Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Мәктәп рекордлары һәм яңа бурычлар

Бу көннәрдә укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре, җырлар һәм шигырьләр бүләк итә. Яңа уку елында мәктәп һәм балалар бакчаларында нинди дә булса үзгәреш-яңалыклар көтеләме? Бу турыда без мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зариповтан сорарга булдык.

- Ривал Исмәгыйлович, быелгы чыгарылыш имтиханнары өметләрне акладымы? Гомумән, чыгарылыш елы нинди булды?

- Тулаем алганда, нәтиҗәләр куанырлык. 9 нчы сыйныфта дәүләт имтиханнарын кабул итү рәвешенең катгыйлануына карамастан (металлодетектор һәм видеокамералар, җәмәгать күзәтүчеләре), барлык укучылар да тапшырды һәм аттестат алды. Бердәм дәүләт имтиханыннарында да уңай якка үзгәрешләр сизелә: күп фәннәр буенча уртача баллар үсте. 29 медаль иясенең һәрберсе уку отличнигы исемен раслады. Кызганычка, ике укучыбыз җәй көне балларның минималь бусагасын үтә алмады. Сентябрьдә БДИны кабат тапшырганнан соң, алар да аттестат алу хокукына ия булырлар дип ышанам.

"Мәгарифнең югары сыйфаты өчен" республика рейтингында Алабуга районы 48 муниципалитет арасында 12 нче урынны алды.

Сыйфат яхшырды, ә өлгереш элеккечә калды.

- "Хаталар өстендә эш" алып бару өчен сәбәп бармы?

- Алабуга районында милли мәгариф дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Туган теле татар теле булган балаларны ата-ана татар төркеменә бирсен иде. Телне тирәнтен өйрәнү рухи мирасның матурлыгын, байлыгын саклап калуда ярдәм итә - ата-ана шуны онытмасын иде. Кызганыч, әлегә аларның кайберләре, татар булуларына карамастан, рус төркемен сайлый (монда инде телне гадиләштерелгән программа буенча өйрәнәләр).

Укучыларны олимпиадаларга әзерләгән вакытта, шәһәр вузлары мөмкинлекләрен куллануга игътибар бирергә кирәк.

Шәһәребез өчен белгечләр потенциалы булдыру максатыннан, узган елда уңышлы гына башланып киткән профориентация эшен дәвам итәчәкбез. Инде хәзер үк тугызынчы сыйныф укучыларының күпчелеге һәм аларның әти-әниләре эшче профессияләрнең күп җирдә таләп ителүен, урта һөнәри белем алуның мөһимлеген аңлый башлады.

- Балалар бакчасына чират мәсьәләсе Алабугада ничек хәл ителә?

- Бүгенге көндә балалар бакчасында 4500 сабый тәрбияләнә. 2014-2015 елларда өч балалар бакчасы ачылу сәбәпле, 2015 елның 1 сентябренә 2 яшь тулган балаларның барысы да урынлы булды. 3 яшьтән 7 яшькәчә булган балалар арасында бакчага чират юк.

Туган телне өйрәнү мәсьәләсенә әйләнеп кайтып, шуны әйтәсе килә: менә инде өченче ел рәттән Алабуганың мәктәпкәчә учреждениеләре "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантына ия була. Быел 20 нче балалар бакчасы "миллионер" булды.

- Беренче сыйныфка баручы балалар саны быел рекордлы булган, диләр. Дөресме?

- Соңгы 5 ел эчендә беренче мәртәбә быел беренче класска баручылар саны меңнән артып китте. Димәк, шәһәрнең киләчәге бар!

- Алабуга укучылары нинди түгәрәк һәм секцияләрне күбрәк сайлый?

- Һәр бала үзенең сәләтләрен үстерә алсын, буш вакытын файдалы итеп үткәрсен өчен, өстәмә белем бирү учреждениеләренең киң челтәрен саклап калуга ирештек. Техник юнәлештәге түгәрәкләргә йөрергә теләүче балаларның артуы куандыра. Балалар техник иҗат: робототехника, картинг, авиа- һәм судомодельләштерү белән шөгыльләнсенгә, Мәгариф министрлыгы ярдәме белән районда яхшы матди база булдырылды. Бию һәм вокаль коллективларда тәрбияләнүчеләр дә республика бәйгеләрендә районны лаеклы тәкъдир итә.

- ГТО нормаларын тапшыруны укучылар ничек кабул итте?

- Кызыксынып кабул иттеләр. Балалар ГТО нормаларын тапшырырга һәм югары нәтиҗә алырга омтыла.

ГТО нормаларын тапшыру - укучыларның сәламәтлек һәм физик үсеш дәрәҗәсен күрсәтә, ул югары уку йортына укырга кергәндә дә исәпкә алына. Укучылар моны аңлап кабул итә.

- Яшьләр хәзер мәгарифкә киләме?

- Быел тәрбияче һәм педагог сафларын 32 яшь белгеч тулыландырды. Алар Алабуга укытучылык юнәлеше традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләр булыр дип ышанам. Районда барлыгы 431 тәрбияче, 663 укытучы һәм 29 өстәмә белем бирү педагогы эшли.

- Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы ни хәлдә?

- 2015 елда бу программа тәмамлана. Тик республика җитәкчелеге инициативасы буенча мәктәпкәчә учреждениеләрне этаплап ремонтлау буенча яңа программа эшли башлый. 2016 елда аңа Алабуганың 14 нче, 22 нче һәм 24 нче балалар бакчалары керде. Район җитәкчелеге дә һәрдаим ярдәм итеп тора: халык белән очрашулардан соң, район башлыгы Геннадий Емельянов мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүгә җирле бюджеттан акча бүлеп бирү турында карар кабул итте. Шулай, җәй көне Илмәт авылы балалар бакчасы бинасы ремонтланды, Иске Куклюк мәктәбе түбәсен төзекләндерү тәмамлану алдында, Бехтеревода балалар бакчасын төзекләндерүгә керештеләр. Геннадий Егорович инициативасы буенча 13 нче балалар бакчасының өч бүлмәсендә идәннәр җылытылды, урамнан керү урынында пандус куелды. 36 нчы балалар бакчасында җирле бюджет исәбеннән бассейнны төзекләндереп, эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

- Һөнәри бәйрәмнәре көнендә мөгаллимнәргә нинди теләк теләр идегез?

- Һәр укытучыны чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм! Укытучы булып теләсә кем эшли алмый. Укытучы - үзеңне тулысынча балаларга багышлау дигән сүз. Укытучы - күңел омтылышы, рухи халәт ул. Мөгаллим һәр баланың сәләтен һәм мөмкинлекләрен күрә, үзгәрүчән һәм катлаулы дөньяда үз урынын табарга өйрәтә. Намус һәм зур мәхәббәт белән башкара торган фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт!

Сезне игътибар белән тыңлаучы тырыш укучылар, белем алуның мөһимлеген аңлый торган әти-әниләр телим. Иҗат итү, яңа ачышлар ясау, биек үрләр яулау өчен бетмәс-төкәнмәс энергия телим сезгә!

Надежда ХӘМИДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев