Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Мәктәпләр яңа уку елына әзер

1 сентябрь көнне шәһәр һәм районның 25 мәктәбе 8 мең укучы өчен ишекләрен ачачак. Мәктәп бусагасын беренче мәртәбә 805 укучы атлап керәчәк.

Алабуга районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге турында сөйләде.

Башкарма комитет карары һәм мәгариф идарәсе боерыгы буенча белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү буенча ведомствоара комиссия булдырылды. 13 августтан 21 августка кадәр комиссия районның барлык мәктәпләрен тикшерде.

Алабуганың 2 нче мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланды. Әлеге эшләргә республика бюджетыннан 92 миллион сум, җирле казнадан 17 миллион сум акча сарыф ителде.

- Укыту-тәрбия процессын оештыру өчен республика исәбеннән өстәмә рәвештә 12 миллион сумлык заманча җиһаз сатып алдык. Морт һәм Юраш мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрелде. Моның өчен аларның һәрберсенә җирле һәм республика бюджетыннан 11 миллион сум акча бирелде. Бу мәктәпләрдә җылыту системасы, түбә ремонтланды, сантехника яңартылды, - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов.

10 нчы һәм 8 нче мәктәптә керү юллары һәм ишекләр яңартылган, 1 нче мәктәптә газ һәм су белән тәэмин итүне исәпләү узелларында, 5 нче мәктәптә җылыту челтәрләрендә җитди эшләр башкарылган, 8 нче мәктәптә бассейн яңартылган, 2 нче гимназиядә ашханә куллануга тапшырылган, 3 нче һәм Бехтерево мәктәпләрендә теплицалар куелган, Олы Шүрнәк авылында хоккей корты төзелгән, барлык мәктәпләрдә спорт инвентаре яңартылган.

Танайка мәктәбе диварларында барлыкка килгән ярыклар зур борчу тудыра иде. Ниһаять, мәктәпне төзекләндерүгә караганда, яңаны төзү яхшырак булачак дигән карар кабул ителгән. Хәзерге вакытта топосъемка үткәрелгән, октябрь аенда яңа мәктәпнең фундаментына нигез салыначак.

Мәктәпкәчә учреждениеләрнең эшен яхшырту һәм чыгымнарны оптимизацияләү максатыннан Поспелово һәм Яковлево балалар бакчалары мәктәп бинасына күчерелде. 6 нчы һәм 12 нче балалар бакчасында үз котельныйлары сафка басты. Ә техник иҗат үзәгенә йөрүчеләр хәзер ипподром территориясендәге яңа бинада шөгыльләнәчәк.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов үз чыгышында мәктәпләрдәге куркынычсызлык системасы турында да сөйләде. Шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә диярлек полицияне чакыру кнопкалары куелган. Ә менә видеокүзәтү системасы бары тик дүрт мәктәптә генә бар. Болар 4, 6, 9 һәм 10 нчы мәктәпләр.

Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Петр Макаров уку йортларының куркынычсызлыгына аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев