Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Нинди дәреслекләр буенча укырбыз?

Киләсе уку елы өчен ата-аналарга дәреслекләр сатып алыргамы, әллә басма китапларны электрон дәреслекләр алыштырырмы?

Бүген бу сорау күп ата-аналарны борчый, шунлыктан газета хәбәрчесе Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсенең "Мәгълүмати-методик үзәге" директоры Ирина Пьянкова белән очрашып, аннан җентекле аңлатуын үтенде.

-Уку дәреслекләре белән тәэмин ителеш ничек һәм кайчан тулысынча хәл ителәчәк?

-Барыннан да бигрәк, электрон дәреслекләргә күчкәчтер. Дөрес, ул чакта икенче бер проблема - дәреслекләрнең функциональлеге, зарарсызлыгы, бәясе һәм аны саклау мәсьәләсе алга килеп басачак. Әйтергә кирәк, бу процесс башланды инде: узган уку елында республиканың 53 мәктәбендә 7-11 класс укучылары өчен "Электрон дәреслек" проекты эшли башлады. Алабугадагы 9 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныфлары да бу проект кысаларында алар белән эшләп карады инде. Балаларга һәм укытучыларга эксперимент ошады: уңайлы навигация, билгеләр ясау мөмкинлеге, җиңеллеге. Алар гадәти дәреслекләрдән кайбер уңайлыклары белән дә аерылып тора: кушымталарның булуы, компьютерга, Интернетка тоташтыру, саклау һәм хезмәт күрсәтү мөмкинлеге.

Әмма әлегә без традицион дәреслекләр белән эшлибез һәм уку процессын тәэмин итүдә төрле юллардан файдаланабыз: республика бюджеты, район субвенцияләре хисабыннан дәреслекләргә заказ бирәбез, кайтартабыз. Бер тапкыр гына кулланыла торган кирәк-яраклар: эш дәфтәрләре, контурлы карталар, язу дәфтәрләре гадәттә ата-аналар акчасына алына. Мәктәпләрдән килгән заказ буенча ел саен 3-3,5 миллион сумлык төрле эчтәлектәге дәреслек һәм китаплар ала килдек.

-Яңа уку елында нинди яңа дәреслекләр кайтачак?

- Бүгенге 1-10 нчы сыйныф укучылары өчен бигрәк тә җайлы вакыт туры килде. 2011-2012 нче уку елы башында федераль гомумдәүләт башлангыч гомумбелем стандартлары кертелү белән, алар республика бюджеты хисабыннан төп мәктәп предметлары буенча тулысынча дәреслекләр белән тәэмин ителде. (Бары тик математикадан дәреслек-дәфтәр генә (авторы Л.Петерсон) искәрмә булып тора). Яңа уку елында 2 нче сыйныф укучылары өчен төп фәннәрдән тыш, өстәмә рәвештә күпмедер музыка һәм технология дәреслекләре кайтачак. Уку дәреслекләре 4-5 елга исәпләнгәнлектән, дәреслекләргә кытлык булмас дип уйларга кирәк, чөнки алар 3-4 ел элек әйләнешкә кертелгән иде. 1нче гимназиянең 3 нче сыйныфында белем алучы 142 укучыга, 8-10 нчы мәктәпләрдәге эксперименталь программада катнашучыларга төп фәннәр буенча дәреслекләр кайтачак. 4-5 нче сыйныф укучылары Россия халыкларының рухи-әхлакый нигезләре фәненнән рус һәм татар телләрендә дәреслек белән тәэмин ителәчәк. Мәктәпләрнең региональ дәреслекләргә биргән заказлары 100 процентка канәгатьләндереләчәк. Шулай ук тәрҗемә федераль дәреслекләр дә килер дип көтелә.

Яңа стандартлар буенча белем алуга күчәчәк 5 нче сыйныфлар өчен дә барлык фәннәрдән дәреслекләр алыначак.

-Ә башка сыйныфлар? Алар өчен дәреслекләр җитәрлекме?

-6-11 нче сыйныфларда кайбер фәннәр буенча дәреслекләрнең җитмәве ихтимал. Әмма бу проблема турында да сөйләшү булды: җитмәгән дәреслекләрне мәктәпләр, районнар арасында алышу һәм муниципаль акчалар хисабына сатып алу юлы белән хәл итәрбез дип уйлыйбыз. Кайбер мәктәпләр дәреслекләрне субвенцияләр хисабына кайтартачак.

Әлеге мәсьәләләрнең барысы да хәл ителәчәк, шуңа күрә педагоглар һәм ата-аналар үз хисапларына дәреслек алырга ашыкмасын иде. Җитмәсә, мәгариф министрлыгы һәм район мәгариф идарәсе бу сыйныфлар өчен дәреслекләр кайтмаячак дип өздереп әйтмәде, башка средстволарны җәлеп итү мөмкинлеген дә онытмаска кирәк.

Тагын бер нәрсә: дәреслекләрне саклау. Әйткәнебезчә, алардан якынча биш ел файдаланачаклар. Дәреслекләрнең яхшы сакланганлыгы алар белән тәэмин ителешне яхшыртачак.

-Ата-аналар балаларның мәктәп дәреслекләре белән тәэмин ителешен ничек күзәтеп бара алачак?

-15 августтан 1 октябрьгә кадәр район мәгариф идарәсендә 3-20-52 телефоны буенча "кайнар линия" эшләячәк. Мәктәпләргә "Уку әдәбияты электрон фонды" мәгълүмати системасы кертелү белән дәреслекләр белән тәэмин ителеш мәсьәләсе һәркемгә ачык булачак. 20 августтан соң барлык мәгълүматны"Татарстан Республикасында электрон мәгариф" порталындагы "ИС ЭФУЛ" мәктәп бүлегеннән табарга булачак.

Дәреслекләргә кагылышлы барлык яңалык Алабуга муниципаль районы (elabuqacity.ru) һәм мәгариф идарәләренең (elabuqaedu.ru) рәсми сайтларында урнаштырылып барачак.

Шулай ук "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарында оператив һәм иң дөрес мәгълүматны табарга була.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев