Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

“Салават күпере”ндә күңелле җәй

Без сезне 34нче балалар бакчасында жәй көне үткәрелә торган чаралар белән таныштырасыбыз килә.

Бакчаның мөдире Шәймарданова Сөмбел Моряковна, методистыбыз Шәйдуллина Зөлфия Әнәс кызы – үз эшләренең осталары. Шулай ук бакчабызда 33 тәрбияче, 2 логопед, физрук, бассейн буенча инструктор, психолог эшли. Алар арасында тәҗрибәле югары һәм Iнче квалификацион категорияле тәрбиячеләр дә бар. Бакчада барлыгы 13 төркем эшләп килә. Ел саен мәктәпкә уңышлы гына 2шәр төркем чыгарыла. Алар урынына кечкенә балалар җыела. Бакчага яңа балалар кабул итү – мөдиребез өчен бик җаваплы чор. Сөмбел Моряковна һәр әти-әни белән белән аерым сөйләшеп, документларны бик төгәл хисап белән алып бара, аларны бакча һәм тәрбиячеләр белән таныштыра. Шулай ук җитәкчебез бакчаның режимын әти-әниләргә аңлаешлы итеп аңлата, һәм шул ук вакытта алардан да төгәллек таләп итә.

Балалар һәм тәрбиячеләр өчен җәйге чор бик катлаулы. Педсоветта мөдир методист белән берлектә җәйге чорга чыныктыру программасы кабул итә, ул ел саен үзгәртелеп тора һәм шул программа буенча эш алып барыла.  Балаларга җәйге чор бик ошый, чөнки һәр атнаның үзенең темасы бар, шул темага таянып төрле чаралар үткәрелә.

Җәйге иң күңелле бәйрәмнәрнең берсен – “Сабантуй”ны үткәрдек. Шулай ук Юл йөрү кагыйдәләре атналыгы, Сәламәтлек, Чәчәкләр аланы, Гаилә атналыгында кебек күңелле чаралар оештырылды. Асфальтта рәсемнәр ясау, күңелле стартлар, гаилә белән ял итү, күргәзмәгә рәсемнәр ясауда балалар бик теләп катнашалар.

Җәйге чорда сәламәтлеккә бик нык игътибар итәбез: эссе көндә яланаяк йөрү, даими рәвештә иртәнге гимнастика, урамнан кергәч аяк юу, йокыдан торгач чыныктыру. Төркемнәр арасында төрле ярышлар уздырыла, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнала. Балалар белән һәр чәршәмбе көнне кинотеатр “Иллюзион”га мультфильм карарга йөрибез.

Шулай ук һәр төркемнең уен мәйданчыгында балаларга төз табанлык өчен массажлы юллар ясап куелган.

Җәй көне шулай ук хезмәтне дә читтә калдырмыйбыз, балалар белән чәчәкләргә су сибәбез, чүпләрен утыйбыз. Һәр төркемнең үз түтәле бар, алардан уңышлар алабыз. Балалар түтәлләрдә үзләре үстергән яшелчәләргә карап, сөенеп туймыйлар.

Балаларның кызыксынучанлыкларын үстерү өчен, методистыбыз Зөлфия Әнәс кызы җитәкчелеге белән экологик сукмак ясалды. Аңа кошлар ашханәсе, бал кортлары һәм үрмәкүч оялары, әбиемнең бакчасы керә. Балалар бу сукмак буенча бик яратып йөриләр, һәм һәр өлкә буенча үзләренең белемнәрен тулыландыралар, сөйләм телләрен үстерәләр.

Әти-әниләр белән берлектә бик күп эшләр алып барыла. Мәсәлән, аларга төрле темаларга консультацияләр тәкъдим ителә, күргәзмәләргә балалар белән берлектә рәсемнәр ясала.

34нче балалар бакчасында җәй көне менә шундый кызыклы һәм күңелле эшләр алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев