Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Теле барның – юлы бар

Туган оясыннан аерылган кош Канатына мәңге ял тапмый. Туган телен яратмаган кеше, Башкаларның телен яратмый.

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле "әти", "әни", "әби". "бабай" сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф-гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, аларда милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү максаты белән 20 февраль көнне Иске Куклюк урта мәктәбе базасында Алабуга, Кукмара, Минзәлә, Менделеев районы мөгаллимнәре катнашында "Дәрестән тыш эшчәнлектә милли төбәк компонентын куллану" дигән регионара семинар узды.

Семинар барышында кунаклар туган як, туган тел темасына багышланган сыйныф сәгатьләрен карады, дәресләрдән соң эшләүче түгәрәкләрнең эшчәнлеге белән танышты. "Дуслык ярминкәсе" дип аталган мәктәпкүләм чарада балалар дүрт телдә бик матур чыгыш ясады. Бу чара килгән кунаклар өчен бик мавыктыргыч булды hәм семинарның матур бизәгенә әверелде.

Семинарның теоретик өлеше "Түгәрәк өстәл" артында дәвам итте. Фикер алышуда мәгълүмати-методик үзәк белгече Г.Ибраһимова мәктәп эшчәнлегенә яхшы бәя бирде, райондагы милли мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, укытучыларның эшчәнлеге, эшләү юнәлешләре белән таныштырды. Кунаклар үз районнары белән таныштырдылар, семинар турында җылы фикерләрен әйттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.

"Әйе, теле барның - юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!"- дигән сүзләр семинар эшчәнлегенә нәтиҗә булып яңгырады.

Иске Куклюк мәктәбе,

Н.Матросова, В.Мельникова,

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250