Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Төрлерәк һәм күбрәк: Алабуга укучылары хәзер яңача туклана

Беленнәр, пудинг, суфле... Бу ризыкларның барысы да хәзер мәктәп менюсына кертелгән. Быелдан ул Алабуга районының барлык мәктәпләре һәм балалар бакчалары өчен бердәм булды. Туклану системасында үзгәрешләр 1 гыйнвардан башланды, шул вакыттан алып безнең районда аны оештыру белән “АБК-Пеймент” (“Бәхетле” компаниясе партнерларының берсе) шөгыльләнә.

Хәзер Алабуга укучылары рационында яңа ризыклар гына түгел, ә җиләк-җимеш, салатлар, бутербродлар да пәйда булды, ә порцияләр тагын да артты.

Хәбәрчебез 6нчы мәктәпкә юнәлде, анда яңа менюны үз күзләре белән күрә алды, балалардан яңартылган рационның ошау-ошамавы турында сораштырды һәм хәтта мәктәп төшке ашын да татып карады. Тәнәфескә кыңгырау чыңлауга, ашханә башлангыч мәктәп укучылары белән тулды. Өстәлләрдә – тавык түшкәсеннән пылау, май һәм сырлы бутербродлар, ике төр икмәк, чәй һәм әфлисун.

Ашханә савыт-сабага кагылган кашык тавышы белән тулды һәм менә... берничә минут эчендә тәлинкәләр бушап та калды.

– Мәктәптә ничек ашатулары миңа бик ошый. Барлык ризыклар да тәмле, – диде 3нче сыйныф укучысы Камил Галиуллин.

− Ә миңа барыннан да бигрәк  карабодай, тавык яки сосиска белән макароннар ошый, – дип кушылды Степан Полещиков.

Җитештерү җитәкчесе Тәнзилә Гайнуллина сүзләренә караганда, хәзер барлык пешекчеләр дә яңартылган менюга һәм яңа технологик карталарга ияләшә.

– Балалар яхшы ашый. Хәтта өстәмә порция ашаучылар да бар, – ди ул.

Яңа меню урта звено укучыларына да ошаган.

– Кичә төшке ашка карабодай һәм ике сосиска иде. Бик тәмле булды. Хәзер порцияләр зуррак, салатлар барлыкка килде. Сыер итеннән ашамлыклар һәм ашларны да ешрак пешерсәләр шәп булыр иде, − дип теләделәр сыйныфташлар Арыслан Бакиров белән Денис Романов.

Сүз уңаеннан, балаларның мәктәптә өч комплексның берсе буенча туклану мөмкинлеге бар: 7.70 сум, 28.40 сум яки 40-43 сум. Аларны катнаштырырга да була, мәсәлән, беренче комплекс 7.70 һәм 28.40.

– Элек бездә 16 тәэмин итүче иде һәм шуңа күрә елына азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә 80 килешү төзергә туры килде. Хәзер аларга алмашка азык-төлек белән генә түгел, ә укучыларның туклану процессын да контрольдә тотачак бер оештыручы килде. Бездә туклану яхшырыр дип уйлыйм. Компания төрле комплекслар тәкъдим итә. Шуларның берсе – 7.70 сумга, анда нигездә боткалар керә. Икенче комплекс башлангыч мәктәп өчен – 40 сум, өченче – 5-11 сыйныфлар өчен – 43 сум, ә 28.40 сум – озынайтылган көн өчен, безнең мәктәптә аңа 25 кеше йөри. Икенче һәм өченче комплекс арасындагы аерма граммнарда гына. Көн саен яшелчәләрдән салат көтелә, атнага бер көн сосиска, балык яки тавык-яшелчә рагуы, тефтель, компотлар күздә тотыла. Әгәр укучы мәктәптә көн дәвамында булса, аның теләсә кайсы, хәтта берничә комплексны сайлап алу мөмкинлеге бар, – дип сөйләде 6нчы мәктәп директоры Татьяна Хайдукова.

Без балалар һәм мәктәп җитәкчелеге белән аралашкан арада төшке аш вакыты да килеп җитте, шуңа күрә, темадан ерак китмичә, без дә мәктәп ризыгын татып карарга булдык. Шуны билгеләп үтәсе килә, ул бик тәмле һәм туклыклы булып чыкты.

– Менюда салкын кабымлыклар яки бутерброд булырга тиеш, Алабуга районында алар юк иде, хәзер алар туклану рационына кертелде. Барлык нормалар да тиешенчә үтәлгән. Шул рәвешле, әгәр без 100 грамм ботка, эремчек яки пудинг урынына 150 грамм бирә башласак, бу бәянең артуына китерә. Туклануның кыйммәтләнүе без бәяләр күтәргән өчен генә түгел, без рационынны моңа кадәр булганына караганда күбрәк һәм төрлерәк итеп бирдек. Төшке ашта беренче ашлар юк иде, хәзер мәктәп җитәкчелеге үтенече буенча без аларны озынайтылган көн төркеменә керттек, − дип сөйләде җитәкчеләр планеркасында “ПроВипСервис” ҖЧҖ генераль директоры Гөлнара Хәсәнова.

Сүз уңаеннан, меню бәясе арту белән муниципалитет субсидиясе дә артты. Шулай итеп, төп суммадан субсидия күләмен тотып калганнан соң, ата-аналарга бер көнгә – 40 сум түгел, ә 33 сум тирәсе акча түләргә туры киләчәк.

Укучыларның туклануын контрольдә тоту да үзгәрде – ул катгыйланды.

Хәзер ризыкны Роспотребнадзор, мәктәп медиклары гына түгел, “АБК- Пеймент” туклануын оештыручылар да тикшерә, алар теләсә кайсы вакытта мәктәпләргә килә һәм ризыкларның составын, теге яки бу продуктның күләмен, аны әзерләү сыйфатын карый ала. Аш-су әзерләнә торган чимал да ныклы контроль астында. Ата-аналар өчен баланың туклануын тикшерү хокукы да саклана.

− Алар ашарга әзерләү, аны тарату һәм проба алу вакытында катнашу хокукына ия. Моның өчен мәктәпкә барып, директор исеменә гариза язарга кирәк, шуннан соң ул иҗтимагый комиссия составына кертелә һәм комиссиянең башка әгъзалары белән бергә үз баласының туклануын тикшерә ала, − дип өстәде мәктәп директоры.

Азык-төлек сыйфатына Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев та аерым игътибар бирергә кушты. Ул ассызыклаганча, үсеп килүче бала организмына тулы кыйммәтле туклану кирәк. Сүз уңаеннан, мәктәп ашлары өчен азык-төлекне (сөт, икмәк, ит эшләнмәләре) Алабуга районы җитештерүчеләре китерә.

Гөлнара Хәсәнова билгеләп үткәнчә, азык-төлек блокларының җиһазланышы да яңадан каралачак – җиһазлар исемлеге өлешчә үзгәрәчәк, чөнки хәзер менюда салатлар, суфле һәм башкалар барлыкка килде, ә димәк, пешекчеләргә яшелчә турагычлар, суфле һәм пудинглар әзерләү өчен махсус кыргычлар (протирка) кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев