Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Тумыштан укытучы булып туган

Үзләренең гомерләрен балалар тәрбияләүгә, аларга төпле белем бирүгә җаны-тәне белән бирелгән чын укытучылар күп. Сүзем шундыйларның берсе - 8 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тамара Каләмдәр кызы Рамазанова турында.

Тамара Каләмдәр кызы - үзенең бөтен гыйлемен укучыларына өләшүче мөгаллим. Аңа бу сәләт нәселдән күчкән, чөнки ул укытучылар гаиләсендә туып үскән. Аның әтисе дә, әнисе дә укытучылар - авылның иң хөрмәтле кешеләре. Укытучыга хас сыйфатлар Тамара ханымга ана карынында сеңдерелгән, ана сөте белән кергән һәм язмышына алдан язып куелган. "Тумыштан укытучы булып туган", дисәк, бер дә ялгыш булмас. Тынгысыз хезмәттәшебез нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп эшли. Гыйлемнең иң кыйммәтле байлык икәнлеген аңлый һәм аңлата белә. 30 елдан артык башлангыч сыйныф укучыларын туган телебезнең матурлыгын тоярга өйрәтә, туган ягыбызга, татар теленә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияли.

Тамара Рамазанова һәр укучыга шәхси якын килә, аңа зур шәхес итеп карый, һәрвакыт укучыларының күңелен күтәрә белә, баланың үз-үзенә ышанычын үстерә, өмет хисе тәрбияли, төшенкелеккә бирелергә урын калдырмый. Ул үзенең укучыларына һичкайчан тавыш күтәрмәс, матур, йомшак сүзләре, ягымлы карашы белән балаларның күңелендә сабырлык, тормышны, кешеләрне ярату хисләре уята. Ул укыткан балаларның белемнәре нык, укырга теләкләре зур. Рус телле балаларны да укырга, язарга, татарча аңларга һәм сөйләшергә өйрәтү күп көч һәм сабырлык таләп итә, шулай булса да ул үз эшен яратып, намус белән башкара, илебезгә файдалы шәхесләр тәрбияли.

Тамара Каләмдәр кызы кешелекле, тирән белемле, иҗади эшләүче, бай тәҗрибәле, инициативалы, талантлы, тырыш, сабыр, ихтирамга лаек укытучы. Ул авыр, катлаулы хәлләрдән дә чыгу юлын таба һәм башкаларга да күрсәтә, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, киңәшләре, җылы сүзе белән кешенең күңелен күрә белә.

Тынгысыз хезмәттәшебез замана белән атлый, һәрвакыт эзләнә, укый, заманча технологияләр белән иркен эшли, яңача фикерли белергә омтылучы балалар белән "замана" телендә сөйләшә.

Эшең сөенеч, шатлык китерсен өчен, сине ихлас күңелдән аңлаган гаилә учагың булу шарт. Ул яктан Тамара ханым бәхетле. Гомер юлдашы - Ришат белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр, югары белем биреп, олы тормыш юлына озаттылар. Тамара ханым бу көннәрдә үзенең якыннары белән 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. 50 яшь кеше гомеренең иң матур мизгеле, хатын-кызның акыл туплаган, асыл иң күркәм чоры. Безнең арабызда яшәүче һәм тынгы белми эшләүче хезмәттәшебезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш, иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә дөнья ямен тоеп, иң кадерле кешеләр - акъяулыклы әби, түбәтәйле бабай булып, газиз балаларының һәм оныкларының җылы карашын, ныклы терәген тоеп, өйнең түр башында утырырга язсын.

Флүзә Якупова,

8 нче мәктәпнең татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев