Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Тынгы белмәс мөгаллим

Ике дистә елдан артык Алабуганың 10 нчы мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биреп эшли Рәмилә Әхмәтова. Аның күркәм сыйфатларын санап бетерерлек түгел. Укытучы, тәрбияче, остаз һәм әни - барысына җитешә, барысын җиренә җиткереп башкара ул. Җиң сызганып эшләгән Рәмилә ханым район башлыгының Мактау грамотасы иясе, ә быел "Безнең иң яхшы...

Рәмилә Әхмәтова үзенең бөтен гомерен балаларга татар теле һәм әдәбият укытуга багышлаган тәҗрибәле укытучы. Һәркемгә игътибарлы һәм ачык мөгаләмәдә булган, үз һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшенгән бай тәҗрибәле һәм югары белемле укытучыларның берсе ул! Бүгенге көндә мәктәп кысаларында балаларны тәрбияләүдә, һичшиксез, аның хезмәте үлчәп бетергесез. Тынгы белмәс күңеле белән һәрчак яңалыкка омтылып, эшендә яңа алымнар белән беррәттән озак еллар дәвамында үзенең нәтиҗәлелеген раслаган эш ысулларына таянып эшләве, аны тагын бер кат югары квалификацияле белгеч буларак та ачып бирә. Белеме, туплаган тәҗрибәсен яшь буын белгечләре белән уртаклаша, аларны тәрбияләүгә зур игътибар бирә.

Кешенең бәхете һәм байлыгы аның балаларында, дигән борынгылар. Бу яктан алганда, Рәмилә ханым балалары Алмаз, Римма белән йөзләтә бай һәм бәхетле. Икесе дә югары белемле, ана кадерен, кешеләрне хөрмәт итә белгән, сүзләрендә генә түгел, бөтен кыяфәтләрендә, кылган гамәлләрендә әдәпле һәм әхлакка туры килә торган үтә нечкә тәрбиялелек, җитдилек, абруй һәм дәрәҗә сизелеп тора. Оныгы Аделиночка да Рәмилә апа өчен тормыш мәгънәсе, куанычы, шатлыгы.

Рәмилә Зөфәр кызы дуслары белән дә мул. Ә дуслык - теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә. Дуслык, барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сынала. Янәшәңдә Рәмилә ханым кебек якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмаячак. Белем йортына һәм безгә, дусларга, аның бетмәс-төкәнмәс көче, зыялылыгы һәм бай тәҗрибәсе бик кирәк.

Табигате белән сабыр холыклы, әмма тынгысыз кеше буларак, Рәмилә ханымның белмәгән, башкармаган эше юктыр: өе һәрвакыт нур белән бөркелә, оста бәйли, чигү чигә, затлы гөлләр үстерә, искитмәле тәмле аш-сулар әзерли. Рәмилә апа һәрвакыт кунакчыл, киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле шәхес.

Ноябрь - көзнең могҗизалы ае. Миләшләр кып-кызыл булып балкыган, беренче ап-ак кар яткан чак... Адәм баласының да шундый ае бар: ул - гомернең кыл уртасына җиткән чор... Тәҗрибә, акыл туплаган, татлы җимешләрең - балаларың үсеп җиткән, тупырдатып оныклар сөйгән чак... Иҗади эшләр башкарган чак... Рәмилә апаның да шундый халәт кичергән көннәре әле. Бәхет савытларың тулып-ташып торсын, дустым! Аллаһы Тәгалә сине җан тынычлыгыннан аермасын, барлык эшләреңне уң итсен!

Эльмира ЗАКИРОВА

10 нчы мәктәп укытучысы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев