Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Ялыбыз күңелле үтте

Җәйге каникул балалар өчен көтеп алынган иң рәхәт мизгелләрнең берсе. Алар озын җәйдә рәхәтләнеп ял итә, сәламәтлекләрен ныгыта.

Көнен эштә уздыручы ата-аналар өчен җәйге лагерь бик уңайлы, чөнки балалар укытучылары, тәрбиячеләре күзәтүендә була. Каникул җитү белән баласын кая куярга белмәгән ата-ана өчен мәктәп яны лагерьлары - авыр хәлдән чыгу юлының берсе. Бу очракта ике куянны берьюлы атырга була: бала караулы һәм ул урамда трай тибеп йөрми.

Июнь ахырыннан 24 июльгә кадәр шәһәрнең биш мәктәбендә ачылган мәктәп яны лагерьларында 7 яшьтән алып 12 яшькәчә 175 бала ял итте. Әйтергә кирәк, лагерьда үткән көннәрнең берсе дә башкаларына охшамаган иде, чөнки җәйге лагерьларны оештыручылар балалар күңелен күрү өчен бик тырышты. Лагерда һәр көнне нинди дә булса кызыклы чара үтте. Аларның барысы да балаларга акыл, физик, әхлакый тәрбия бирүгә, ә иң мөһиме үзара дуслык атмосферасы булдыруга юнәлтелгән иде.

Балалар күбрәк саф һава суласын өчен, уеннарны һәм спорт күнегүләрен ачык һавада үткәрергә тырыштылар. Шул ук вакытта балаларны тукландыруга да зур игътибар бирелде. Иртәнге зарядкадан башланган лагерь көне кичке линейкада нәтиҗә ясау, актив балаларны бүләкләү белән тәмамлана иде.

Балалар бергәләп кинога, бассейнга йөрде, экскурсияләргә, музейларга барды, иҗади эшләр белән шөгыльләнде. Шаян конкурслар, күңелле уеннар, музыка - болар барысы да педагоглар белән балалар арасындагы үзара ышанычны ныгытты. Балаларга башка мәктәптә белем алучы яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеге дә булды. Моның өчен уртак чаралар үткәрелде. Әйтик, лагерьлар арасында үзара ярышлар, туристлар слеты, боулинг буенча чемпионат балаларга аеруча ошады.

Җәйге каникул вакытында кичен район мәктәпләре базасында өстәмә ун уен һәм спорт мәйданчыклары эшләде. Укытучылар җитәкчелегендә балалар футбол, мини-футбол уйнады, туп, скакалка белән уеннар үткәрелде, музыкаль конкурслар, интеллектуаль уеннар оештырылды.

Кыскасы, укытучылар балаларның ялын үткәрүгә көчен дә, сәләтен дә кызганмады.

Наилә Баязитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев