Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Җәйге ялыбыз күңелле үтсен

Җәйге каникуллар башланырга ике атна чамасы вакыт калып бара. Аларны сәламәтлек өчен файдалы һәм куркынычсыз итеп уздыру турында Министрлар кабинетында узган видеобрифингта сөйләштеләр.

"Балалар һәм үсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру турында"гы программа 16 ел дәвамында кабул ителә. Әлеге программада балалар һәм үсмерләрне мәктәп яны һәм шәһәрдән читтә урнашкан лагерьларда ял иттерүнең һәм мәшгульлегенең финанс нормалары раслана. Бу максатларга республика бюджетыннан 890 миллион сум акча бүленәчәк, диде ТРның премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева. Татарстанда бу җәйдә төрле лагерьларда 220 мең бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Узган ел белән чагыштырганда бу сан бераз арткан.

Алабуга районы территориясендә "Яшь төзүче" һәм "Космос" шәһәр яны лагерьлары эшләячәк. Шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләре базасында 20 мәктәп яны лагере эшләр дип ниятләнә. Бу лагерьларда смена 1 июньдә ачыла һәм 18 календарь көнгә исәпләнә, ә ял көннәре белән смена 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. "Яшь төзүче" шәһәр яны лагеренда смена 2 июньдә ачыла.

- Юлламаларны башкарма комитетта алырга мөмкин. Түләү мәсьәләсенә килгәндә, бюджет өлкәсендә эшләүче ата-аналар взносы юллама бәясенең 15 процентын тәшкил итәчәк. Әгәр инде алар бюджеттан тыш предприятиедә эшли икән - 45 процентны предприятие түли, ә 15 проценты ата-ана җилкәсенә төшә.

Авыл мәктәпләренә ял һәм хезмәт лагерьлары урнашачак. 3 нче мәктәптә балигъ булмаганнар комиссиясендә исәптә торучы балалар өчен смена оештырыла, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова.

Быел мәктәп һәм шәһәр яны лагерьларында барлыгы мең ярым яшь алабугалы ял итәчәк. КФУ базасында урнашкан "Интеллето" лагеренда тагын 240 баланы кабул итәргә әзерләнәләр. "Яшь төзүче" лагере базасында, профильле һәм палаткалы лагерьларны да исәпкә алып, 540 урын булдырылган. Биредә балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә ял итәчәк.

Эш белән тәэмин итүгә килгәндә исә, Людмила Рыбакова әйтүенчә, быел 740 балигъ булмаган балага ТРның хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан матди ярдәм бүленәчәк. Җирле казнадан хезмәт өчен түләүгә миллион сум акча билгеләнгән. Предприятиеләр 465 яшүсмерне эшкә кабул итәргә әзер. Мәшгульлек үзәге исәбеннән матди ярдәм 850 сум тәшкил итә, калган сумма предприятиедән бирелә, тик бу сумма эш вакыты күләменә бәйле рәвештә хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән азрак булырга тиеш түгел.

Балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча ведомствоара комиссия көн саен эшли. Шәһәр яны лагерьларында санитар эшкәртү эшләре башкарылган. "Яшь төзүче" лагереның әзерлек акты 16 майга тапшырылырга тиеш, чөнки 18 майда биредә "Форпост" җәмәгать оешмаларының 10 нчы республика фестивале узачак.

Алия Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250