Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Заман белән бергә атлыйбыз

Бүгенге җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү - төп максатыбыз. Ә ана теле укытучысы алдында үзенең туган телен камил белгән, милли традицияләрне таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы өстәлә....

Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологиянең өстенлекле яклары күп. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдырып, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү аркасында, дәреснең эчтәлеге байый һәм кызыклырак була. Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсен күтәрерү мөмкинлеге арта, чөнки материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга була. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен компьютер технологияләре уңайлы.

Соңгы елларда Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән интерактив кулланмалар укытучыларыбызның алыштыргысыз ярдәмчеләренә әверелде. Мәсәлән, Г.Тукай, Р.Фәхреддин, М.Җәлил, Г.Исхакый, Ф.Яруллин иҗатларына багышланган мультимедияле программалар, "Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты", "Tatar telle zaman" исемле электрон дәреслекләр, күпсанлы DVD һәм CD дисклар дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда уңышлы кулланыла. Мультимедияле кулланманы укытучыларыбыз үзләре әзерли, бу эшкә сәләтле укучылар да җәлеп ителә. Бигрәк тә 10 сыйныф укучылары бу эшне теләп башкара. Гүзәл Хәтмулловна җитәкчелегендә эшләүче бу укучылар төрле темаларга презентация эшләп, аларны дәрес вакытында һәм дәрестән тыш чарада актив куллана. Мәсәлән, Никита Паранин, Аня Васильева, Екатерина Абрамова төрле тема буенча үзләренең эшен тәкъдим итте. Аларның әдәбият буенча да бик күп презентацияләре бар.

Төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференциядә, семинарда укучылар да, укытучыларыбыз да үзләре әзерләгән мультимедияле компьютер презентациясен кулланып чыгышлар ясыйлар, конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар."Мәктәп белемнәреннән фәнни эзләнүләргә" исемле район фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, 9нчы сыйныф укучысы Ләйсән Абдуллина 1нче урын яулады (укытучысы Г. Гыйльфанова), Диләрә Биктимирова Мактау кәгазе белән бүләкләнде (укытучысы Г. Шәйдуллина).

"Безнең мирас" V Республика фәнни-гамәли конференциядә катнашып, Л. Абдуллина беренче урын яулады. Укытучы Г.Шәйдуллина укучысы Лилия Кашапова белән Мактау кәгазенә лаек булдылар. Бу укучыларның фәнни эше Республика күләмендә бастырылып чыгарылган конференция җыентыгына кертелде.

Узган уку елында Россия һәм Татарстан Республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, фестивальләрдә дә катнаштык. Туфан Миңнуллинга багышланган республика фәнни-гамәли конференциясендә укытучылар Г. Шәйдуллина һәм Р. Әгъләмова 2-3нче урыннарны алдылар, Мактау кәгазе һәм "Мәйдан" журналының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Аларның эше җыентыкта басылды.

Р.Әшрәфуллина һәм Г.Шәфикова "Мәгърифәт" газетасы оештырган "Юлларыбыз имин булсын" исемле республика бәйгесендә катнаштылар. Бөек Тукайга 125 ел уңаеннан Тукай исеме белән бәйле шәһәребездә бик күп чаралар үтте. "Тукайның тылсымлы сүзе" республика фестивале кысаларында рәсем бәйгесендә мәктәп укучылары актив катнашып, призлы урыннар алды. Шушы ук исемдәге эрудит бәйгесендә мәктәп командалары 2, 3нче урынны алды. Ә шигырь уку бәйгесендә 6 сыйныф укучысы Пупырева Юлия 2нче урын алды (укытучысы Ф. Баранова).

Һәр елны республика күләмендә үткәрелә торган "Мин татарча сөйләшәм" акция - бәйгесендә катнашып, Мактау кәгазе белән бүләкләндек.

Республика күләмендә үткәрелә торган "Зирәк тиен" бәйгесенең дә нәтиҗәсе бик сөенечле. Өч укучыбыз республикада беренче урын алды. Алар Гөлфинур Гыйльфанова укучылары Руслан Рөстәмов, Кристина Карпова һәм Гүзәлия Шәфикова әзерләгән укучы Анастасия Нецветаева. Гүзәлия Шәфикова "Иң яхшы укытучы" грантына лаек булды.

Мәгълүмати технологиядән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү - зур нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә: соңгы елларда укучыларыбыз татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә катнашып, мәктәбебез данын яклыйлар.

Татар теле мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә, балаларны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Шуңа күрә Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче, аның төп ышанычы булып кала да.

Гүзәл Шәйдуллина 3 нче мәктәпнең татар теле методик берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев