Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабугада ике укучы дәүләт имтиханын 100 баллга язган 

БДИны югары баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары 9нчы мәктәптә һәм 4нче гимназиядә укый.

Алабугада чыгарылыш сыйныф укучыларының икесе рус теле һәм әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды.

Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, БДИны югары баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары 9нчы мәктәптә һәм 4нче гимназиядә укый. Әлегә барлык имтиханнарның да нәтиҗәсе билгеле түгел, шуңа күрә 100 балл җыючылар күбрәктер дә. БДИның ахыргы нәтиҗәсен 4 июльдә беләчәкбез. Ә без чыгарылыш укучылары белән аралаштык, БДИны ничек 100 баллга тапшыра алулары турында белдек, киләчәккә планнары белән кызыксындык.

Андрей Филиппов быел 9нчы мәктәпнең 11 сыйныфын тәмамлаган. Дүрт имтихан тапшырган: әдәбият, рус теле, математика (профиль) һәм информатика.

— Ниндидер могҗиза белән әдәбият буенча имтиханнан 100 балл җыйдым. Калган фәннәр буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә: рус теле — 96 балл, математика (профиль) — 78 балл, информатика буенча әлегә билгеле түгел — мин аны 21 июньдә генә тапшырдым. 10 сыйныфка кадәр мине тулы хокуклы «технарь» дип санарга була иде. Монда минем бабамның роле зур, мин аны бик яратам. Тик 10 сыйныфта үзем өчен әдәбият дөньясын ачтым һәм аны тапшырырга карар кылдым. Әйләнә-тирәдәгеләр бу хакта белгәч, гаҗәпләнделәр, хәтта баш тартырга тәкъдим иттеләр. Мин үзем дә шикләнә башладым. Шулай да алда торган сынауларның бөтен авырлыгын аңлап, әзерләнә башладым. Нәтиҗәсен беләсез. БДИ тапшыруга әзерләгән укытучыларга рәхмәт: Наталья Анатольевна Ионова (рус теле һәм әдәбияты), Татьяна Федоровна Тамакова һәм Мария Владимировна Молчанова (информатика), Светлана Илдар кызы Власова (математика). Әниемә һәм әбиемә рәхмәтем зур. Алар һәрвакыт миңа терәк булдылар һәм алга да миңа ярдәм итәселәренә ышанам. Үзем өчен компьютер индустриясе, сценаристика яки язу эше, әдәбият белеме белән бәйле юнәлешне сайладым. Беренче чиратта, мин Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрен карыйм. Әмма бу әле планда гына. Кем белә, тормыш сукмагы кая илтер... — дип фикерләрен уртаклашты Андрей.

Рус теле буенча имтиханны 100 баллга тапшырган икенче бер чыгарылыш укучысы — 4 нче гимназиядән Тимур Гыйләҗев.

— Мин җәмгыять белеме, математика (база), инглиз һәм рус теле буенча имтихан тапшырдым. Рус теле буенча тест һәм «Хыял» темасына инша иде. Имтиханнарга мин уку елы дәвамында әзерләндем. Әни: «Әйдә, ярышка әзерләнгән кебек әзерләник», — диде. Әнием — теннис буенча тренер һәм мин бу спорт төре белән 5 яшьтән бирле шөгыльләнәм. Миңа инглиз телен өйрәнү ошый, ул зур мөмкинлекләр ача. Укытучының тырышлыгы әйтеп бетергесез. Минем укытучым — Раушания Әхмәт кызы Степанова — әнә шундыйлардан. Мин барлык укытучыларга рәхмәтлемен. Уку йортына кереп, ә аны тәмамлаганнан соң яхшы эш табарга ниятлим. Эшнең сөенеч һәм табыш китерүе мөһим, — ди чыгарылыш сыйныф укучысы.

— Тимур һәрвакыт гуманитар фәннәргә тартылды. Балачактан хәтере яхшы булгангадыр, мөгаен. Аңа дүрт яшь булганда, логопед күп текстлар белән эшләргә кушты: укырга һәм сөйләргә. Һәм мәктәптә текстны укып истә калдыру аңа бик җиңел бирелде. Рус теле буенча яхшы нәтиҗәне мин өченче сыйныфтан инглиз телен өйрәнүе белән бәйли алам. 2013 елда без теннис командасы белән Казанга Универсиадага бардык. Тимурны үзем белән алдым, ул вакытта аңа 9 яшь иде. Анда инглиз телендә сөйләшүче 11 сыйныф укучылары бар иде. Улым: «Әни, мин дә шулай сөйләшергә телим», — диде. Һәм мин аны инглиз теле буенча репетиторга яздым. Ул рус теле буенча имтиханга әзерләнгәндә, укытучысы Анна Павловна Родионова: «Инглиз телен өйрәнүчеләргә рус теле җиңелрәк бирелә», — диде. Мин дә анда укыдым, дәресне искиткеч кызыклы уздыра, бар дөньябызны онытып аны тыңлый идек. Тимур имтиханын 100 баллга тапшырганын белгәч, көн буе шатланып йөрде, киләсе имтиханга — инглиз теленә әзерләнә башлау өчен җыела алмадым, — ди Тимурның әнисе Флорида Фәрит кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев