Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың 3 нче мәктәбенә – 45 ел

Алабуганың Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3нче урта гомуми белем мәктәбе үзенең 45 еллык юбилеен каршылый.

Мәктәп тормышы да, кеше гомере кебек, сикәлтәле юллар аша уза, борчу-мәшәкатьләрне җиңеп, уңышларга ирешеп шатланып яши. 1968 елда ачылган 3 нче урта мәктәп 45 ел буена нинди генә авыр сукмаклардан узмаган да, нинди генә үрләр яуламаган?! Соңгы ун ел эчендә генә дә безнең мәктәп үзенең күпкырлы юнәлештә эшләвен исбатлады. Мәктәбебез бүгенге көндә иң мәрхәмәтле, иң күркәм мәктәп булып санала. Чөнки мәктәптә укыту-тәрбия эшенә зур игътибар бирелә. Монда төп бурыч - һәр баланы аңларга тырышып, укучыга индивидуаль якын килеп эшләү.

2000 елдан алып 3 нче мәктәптә инклюзив укыту гамәлгә кертелде. Максатыбыз - шәһәрнең күрше-тирә мәхәлләләреннән дә килгән, сәламәтлекләре чикле булган балаларны, физик мөмкинлекләренә карамыйча, башка балалар белән бертигез күреп, укыту-тәрбия эше аша, укучыларны җәгыятькә кирәкле, мәрхәмәтле-игелекле бала итеп тәрбияләү. 2000-2001, 2001-2002 нче уку елларында, ике ел рәттән, күрү сәләте какшаган инвалид балалар өчен махсус коррекция класслары ачтык. Бу укучылар, һәркайсы мәктәпне яхшы гына тәмамлап, тормышта үз урыннарын тапты. Ә мәктәп - игелекле балалар тәрбияләвен дәвам итә. 2009 елда мәктәп Россия күләмендә "Дөньяның игелекле балалары" исемен яулады һәм ил күләмендә "Ялкынлы йөрәк" статуэткасы белән бүләкләнде. Хәзер дә, ел саен үткәрелә торган "Дөньяның игелекле балалары" халыкара слётына чакырылып тора. Мәктәптә һәр укучыга аерым игътибар булган кебек, укучылар да әйләнә-тирәгә игътибарлы, мәрхәмәтле, игелекле булырга тырыша.

2007 елда, һәр милләт баласын үз итеп, без ял мәктәбе оештырдык. Ял саен төрле халыклар: әзәрбайҗан, әрмән, украин, удмурт, чуваш, мари һәм башкорт халыклары, олысы-кечесе җыелып, һәркайсы үз туган телендә сөйләшеп, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен барлап, бәйрәмнәрен-йолаларын искә алып, үз милләтенең тарихын өйрәнү белән мәшгуль булды.

"Туган телем - горурлыгым!" кебек күп кенә республикакүләм бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алды. Ял мәктәбе инде "Халыклар дуслыгы" бинасына күчерелсә дә, бездә әле бу традиция давам итә. Төрле милләт балалары, үз телләрен онытмыйча, үткәнен тирәнтен өйрәнеп, киләчәгенә өмет белән карап, дус һәм тату яши.

Бүгенге көндә мәктәбебез кадет сыйныфлары белән дан тота. Менә инде дүрт ел рәттән кадет класслары ачылып бара. Бу сыйныфларда малайлар гына түгел, кызлар да белем ала. Алар да, малайлар белән беррәттән, кадет сыйныфы программасындагы барлык шөгыльләрдә катнаша. Бер яктан кырыс, шул ук вакытта таләпчән һәм җитди хәрби җитәкчеләр һәм укытучылар бу балаларга хәрби белем серләрен ачарга, кыюлыкка һәм төгәллеккә өйрәнеп үсәргә ярдәм итә. Мәктәп директоры Ирина Владимировна Смирнова кадет сыйныфларына зур өметләр баглый. Ул алар белән үзе шәхсән шөгыльләнә, аларны туплау өчен зур тырышлык куя, булган барлык кыенлыкларны хәл итү өчен көчен дә, вакытын да кызганмый. Аның тырышлыгы белән шушы дүрт ел эчендә бу укучы-кадетларның ирешкән уңышлары, яулап алган кубок-медальләре һәм мактау грамоталары санап бетергесез. Мәктәптә мондый кадет сыйныфлары булу безнең өчен зур горурлык!

Һәр эш уңышлы булсын өчен бердәмлек һәм бер-береңә ярдәмчел булу кирәк. Безнең мәктәп нәкъ шулай, Герой исеменә тап төшермичә, куйган максатларына ирешеп, хәрбиләренең җитдилеге белән горурланып, игелекле балаларының мәрхәмәтлекләренә куанып, төрле юнәлештә, заман белән бергә атлап, җиң сызганып эшләвен дәвам итә.

Гөлфинур ГЫЙЛЬФАНОВА

милли белем һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

3нче урта мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев