Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуга районы Морт мәктәбендә Корней Чуковскийга багышланганган кичә үтте

Ул Корней Иванович Чуковскийның тууына 131 ел тулуга багышланды һәм 2 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде.

Бу кичәгә укучыларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Чарада шигырь, табышмаклар конкурсы үткәрелде, шагыйрьнең шигырь юллары искә төшерелде, әкиятләре сәхнәләштерелде, "Бу кемнең әйберләре" уены уйналды, "Шигырьне бер сүз белән тулыландыр" кроссворды чишелде.

Укытучы кичә барышында К.И.Чуковскийның тормышында булган иң кызыклы сәхифәләргә тукталды: аның чын исеме Николай, ә фамилиясе Корнейчуков икәнлеген бәян итте. Ул фамилиясенең бер өлешеннән Корней дигән исем, ә киенче өлешеннән Чуковский дигән фамилия ала. Аның яңа әдәби исеме шуның кадәр уңышлы килеп чыккан, киләчәктә ул хәтта аның балаларына һәм оныкларына да күчкән. Бу кичәдә укучылар Чуковскийның очраклы рәвештә балалар шагыйре булып киткәнлеген белде, укучылар яраткан "Крокодил", "Мойдодыр", "Доктор Айболит" һәм башка әсәрләрнең язылу тарихын ишетте. Гомумән, балалар укытучының сөйләвен бик кызыксынып тыңлады.

Укучылар барлык конкурсларда бик актив катнашты. Иң оста шигырь сөйләүче дип Фирүзә Гобәйдуллина, әкиятләрне иң оста сәхнәләштерүчеләр дип Айсылу Исрафилова, Илшат Шәрифуллин һәм Зилә Ибәтуллина танылды, Корней Чуковский иҗатын иң әйбәт белүчеләр исеме Айнур Әхмәтгалиев, Алия Мирзаянова һәм Илназ Гаффановка бирелде. "Иң эрудицияле укучы" исемен Михаил Голушко яулады. Балалар Корней Чуковскийның тормыш һәм иҗат юлы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Кичәдә катнашучылар вакытның ничек үтүен дә сизми калдылар.

Әдәби кичә К.И.Чуковский сүзләренә язылган "Скрюченная песня" жыры белән тәмамланды.

Равилә Гәйфетдинова,

Морт урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев