Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Алабуганың иң яхшы укучысы билгеле

Узган атнада 1нче гимназиядә "2012 ел укучысы" бәйгесе узды. Алабуганың 20 укучысы тапкырлыкта, зирәклектә һәм уңганлыкта ярышты. Моннан тыш, җитди жюри конкурсантларның сәхнә культурасына, татар телендә матур итеп сөйләшә белүенә игътибар итте.

Нәтиҗәдә, җиңүче исеменә 4нче гимназиянең 7нче сыйныфында белем алучы Лазура Яраева лаек дип табылды. Икенчедә - Айзилә Вахитова (1нче гимназия, 7 нче сыйныф) һәм Алия Идиятуллина (2нче гимназия, 8нче сыйныф). Өченче, мактаулы урында - Илзира Зиннәтуллина (10нчы мәктәп, 8 сыйныф), Аделина Хәйбуллина (2нче гимназия, 8нче сыйныф) һәм Луиза Ногыманова (2нче мәктәп, 8нче сыйныф). Бәйгедә катнашучыларның һәрберсе нинди дә булса бер номинациядә билгеләнде. Укучылар иң матур җыр, шигырьне сәнгатьле сөйләү, сөйкемлелек һәм Алабуга тарихын яхшы белгән өчен бүләкләр алды. "2012 ел укучысы" бәйгесендә барлыгы 20 укучы катнашты. Шуларның нибары икесе егетләр иде. Морт урта мәктәбенең 8нче класс укучысы Райнур Ибраһимов "Иң яхшы биюче" номинациясендә, Шүрнәк мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Руслан Матросов "Иң оста презентация ясаучы" номинациясендә билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250