Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Балалар университеты

Казан Федераль университетының Алабуга филиалында беренче мәртәбә балалар өчен лекция укылды.

Кызлар һәм малайлар Яр Чаллының балалар иҗади коллективы әзерләгән кызыклы концерт карады, беренче мөртәбә югары уку йортына килгән Ириска исемле кыз һәм аңа ярдәм иткән Профессор белән танышты.

700 гә якын яшь студент беренче университетларның кайда һәм кайчан барлыкка килүе, ул вакытларда студентлар тормышы һәм алар өйрәнгән фәннәр турында лекцияне кызыксынып тыңлады. Лекция барышында бирелгән сорауларга дөрес җавап бирүчеләр призлар алды. Бу вакытта уку залында утырган әти-әниләр университетның актлар залыннан туры трансляцияне карый алды.

КФУның тарих институты директоры урынбасары, профессор Валерий Летяев (беренче лекцияне ул укыды):

  • Балалар өчен лекцияләрдән тыш семинарлар да үткәреләчәк. Семинарлар барышында алар укытучыларга сорау бирә ала. Тик бернинди "зачет" һәм "экзаменнар" булмаячак. Балалар "аяклары белән тавыш бирә", ягъни, дәресләр ошамаса, алар лекциягә килмәячәк. Һәм бу - проектны куәтләп чыккан һәр югары уку йорты эшенең иң әһәмиятле өлеше булырга тиеш.

КФУның Алабуга филиалы педагогика кафедрасы доценты Фәридә Газизова, проект кураторы:

  • Проект 8-12 яшьлек балаларга исәпләнгән. Айга бер мәртәбә, ял көнендә үткәрелә торган бушлай дәрес-интерактивларны оригиналь методика буенча университет профессорлары һәм Татарстанның танылган кешеләре үткәрәчәк. Балалар биргән сораулар кебек үк, темалар да күп төрле: музыка, хокук, химимя, физика, астрономия, тарих, археология, математика һәм башкалар. Һәр балага спонсорлар ярдәме белән булдырылган махсус папка бирелә. Папкага лекция темалары язылган студент билеты салынган. Кызыклы биремнәр язылган тематик эш дәфтәрләре дә бар. Аларда кроссворд, табышмак, ребуслар табарга мөмкин. Төрле конкурслар үткәрү планлаштырыла. Хәзер "Минем әйләнә-тирә дөньям" темасына рәсемнәр конкурсы бара.

Гомумән, проект озак вакытка исәпләнгән. Перспективада, балалар биредә чын уку йортына кергәнче белем алачак, ягъни без бу балаларны күзәтеп торачакбыз. Берникадәр вакыттан соң аларны кызыксыну юнәлеше буенча төркемнәргә бүләчәкләр һәм һәрберсе өчен махсус программа төзеләчәк.

Руслан Садыйков, "студент" кызның әтисе:

  • Мин монда кызым белән килдем. Икебезнең дә балалар университеты турында беләсебез килде. Зур кызыксыну белән видеотрансляцияне карадым. Хәзер инде кызым безгә сорауларны азрак бирер дип уйлыйм, чөнки университетта белемне балаларга аңлаешлы итеп бирәләр.

Диана Габрахманова, 5 нче мәктәп, 3 нче сыйныф, «студентка»:

  • Университет турында безгә мәктәптә сөйләделәр. Мин монда белем алырга дип килдем. Лекция бик кызыклы булды. Миңа аеруча уку йортлары тарихы ошады.

Роман Панчишин, 4 нче мәктәп, 5 нче сыйныф, «студент»:

  • Мин монда сыйныфташларым белән килдем, безгә бик ошады. Укытучылар матур, аңлаешлы итеп аңлаталар. Барысы турында күбрәк беләсем килә, чөнки бу белемнәр тормышта кирәк булчак. Ә мәктәпне мин алтын медаль белән бетерергә уйлыйм. Киләчәктә кем буласымны белмим, тик миңа математика һәм физика ошый.

P.S. Өстәмә мәгълүматны egpu.ru сайтында карарга һәм 7-54-21, 7-55-02, 917-250-30-3 телефоны аша алырга була.. Шунда ук заявка калдырырга да мөмкин.

Наилә БАЯЗИТОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев