Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Чулман буендагы мәктәп

Алабуга районы Тарловка поселогы табигатьнең искиткеч матур урынында урнашкан. Бер яктан куе нарат урманы булса, икенче яктан аны Чулман елгасы үз кочагына алган. Шул авылда, нарат һәм чыршы агачлары арасында, ике катлы бина - 11нче мәктәп урнашкан. Аның белән Сергей Крюков идарә итә.

Мәктәп тарихы

Тарловка мәктәбенең тарихы бик бай. Ул 1985 елда кечкенә генә агач бинада эшли башлаган. Беренче укытучы - Фаина Забалуева. Берничә ел элек фани дөньяны калдырып киткән укытучыны аның укучылары хәзер дә җылы итеп искә ала. Соңрак мәктәпкә Людмила Чахиреева килә. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ветеран укытучы укучылар, педагогик коллектив белән еш очрашып тора. Яшьләр белән тәҗрибә уртаклаша, укучыларга төпле киңәшләрен бирә.

1995 елда мәктәп ике катлы яңа бинага күченә. 2015 елдан ул - төп белем бирү учреждениесе. Мәктәптә үткәрелә торган тәрбияви, милли һәм спорт чаралары балалар һәм әти-әниләр күңеленә хуш килә. Алар уку һәм тәрбия процессында актив катнашып, мәктәп тормышын алга этәрүдә зур көч куя.

2015 елның 5 октябрендә Тарловка мәктәбе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Туган көн уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларына педагоглар һәм укучылар, районның башка мәктәпләрендә эшләүче мөгаллимнәр һәм мәктәптә 30 ел дәвамында укучыларга белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучылар чакырулы иде.

Укытучылар коллективы

Хәзерге вакытта Тарловка мәктәбендә 16 укытучы хезмәт куя. Биш укытучы беренче категориягә ия, шулай ук мәктәптә ике яшь белгеч бар. Хезмәт укытучысы Д.Крюкова "Безнең яшь укытучы" грантына лаек булды. Өч укытучы - Е.Лобанова, Л.Зарипова һәм Л.Лобанова шушы ук мәктәпне тәмамлап, педагог булып кире туган мәктәпләренә кайтканнар. Ветеран-укытучылар: А.Н.Городская, Р.М.Шаемов, Л.М.Вәлиева, Е.А.Лобанова, Л.А.Зарипова, З.С.Ситдикова мәктәп тарихында тирән эз калдырган, белемле һәм фидакарь шәхесләр.

Безнең уңышлар

Укытучылар һәм укучылар муниципаль һәм республика күләмендә уздырылучы бәйге-ярышларда актив катнаша.

Спорт ярышларында җиңүләр: Алабуга муниципаль районының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган спорт ориентлашуы буенча "Первоцвет-2015" шәхси-команда ачык беренчелегендә 1нче урын; "Алабуга - минем шәһәр" дип аталган һәм район күләмендә үткәрелгән көзге марафонда 2 нче урын; "Листопад-2014" спорт ориентлашуы буенча район беренчелегендә 3нче урын.

Шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә катнашкан 4 нче сыйныф укучысы Александра Кучина һәм "Әдәбият елы-2015" бәйгесендә катнашкан 9 нчы сыйныф укучысы Рафаил Зарипов лауреат дипломына лаек. Авторлык поэзиясе буенча "Цветаева учаклары" бәйгесендә 7 нче сыйныф укучысы Милена Әхмәдиева җиңүче дип табылды. Милена шулай ук Муса Җәлил юбилее уңаеннан уздырылган фәнни-гамәли конференциядә катнашып диплом алды. 8 нче сыйныф укучысы Дарья Зевакова "Тормышка юллама" исемле муниципаль бәйгедә җиңүче дипломына ия булды. Кристина Ожог (3 нче сыйныф) мәктәп укучыларының V Республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңүче исемен яулады.

Батырлар исеме мәңгелек

Бөек Ватан сугышы елларында Тарловка авылында 1489 нчы номерлы эвакогоспиталь урнашкан була. Монда авыр яралы солдатларны дәвалыйлар, вафат булган сугышчыларны исә аерым бер җирдә, нарат урманында җирлиләр. Монда тынычлык өчен көрәшеп җаннарын фида кылган төрле милләт сугышчылары мәңгелек сыену урыны тапкан. Хәзер бу урында 1941-1945 елларда һәлак булган геройлар истәлегенә мемориал торгызылган. Мәктәп укучылары даими рәвештә бу һәйкәлне карап-чистартып тора: алар монда чәчәкләр утырталар, буйыйлар, исемлекне яңартып торалар. Моннан тыш мәктәптә Бөек Ватан сугышына багышланган дан музее булдырылган. Биредә сугыш вакытыннан калган экспонатлар, укучылар һәм сугыш ветераннары ярдәмендә төзелгән фотоальбомнар, стендлар һәм тарихи белешмәләр саклана.

Иосиф Кобзон Тарловкада кунакта

Тарловкага күренекле кешеләр еш килеп тора. Узган елда авыл зиратында солдат каберенә чәчәкләр салу тантанасы үтте. Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны, туганнарын искә алырга РФ Дәүләт Думасы депутаты, СССРның халык артисты Иосиф Кобзон килде. Моннан тыш, тантанада Алабуга районы һәм Яр Чаллы хакимияте, ветераннар советы, милли община вәкилләре дә катнашты.

Фәридә ӘСКАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев