Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Ел укытучысы билгеләнде

Бу атнада шәһәр мәдәният йортында "Танылу -2012" муниципаль конкурсында җиңгән иң яхшы укытучы, тәрбияче һәм өстәмә белем берү педагоглары исемнәре билгеле булды.

Быел бу конкурста районның барлык белем бирү учреждениеләре катнашты, анда мәктәпкәчә тәрбия, гомуми һәм өстәмә белем бирү педагоглары көч сынашты.

Билгеле булганча, "Танылу-2012" конкурсы гыйнвар аенда ук старт алды. Шушы вакыт аралыгында 35 педагог өч этапта көрәш алып барды. Беренче этапта укытучыларның иҗади эшләре бәяләнсә, икенче этапта алар ачык дәресләр үткәрде. Өченчесендә исә педагогларга мастер-класслар оештырылды.

Конкурста катнашучыларның барысы да үзләренә генә хас элементларны файдаланып, зур көч түкте, изге максатларына ирешү өчен барлык иҗади потенциалын эшкә җикте.

Район башлыгы Геннадий Емельянов ярдәме белән быел бүләк фонды, икеләтә артып, 200 мең сум тәшкил итте.

Алабугада балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре пелагоглары арасында да беренче тапкыр "Өстәмә белем бирү педагогы - 2012" конкурсы үтте.

Кичәдә педагогларны Геннадий Емельянов котлады һәм иң лаеклыларга "Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен" дигән күкрәк билгеләре тапшырды. Район башлыгының ярышларга, конкурс һәм олимпиадаларга бару өчен мәгариф идарәсенә автобус бүләк итү турындагы карарын укытучылар зур алкышлар белән хуплады.

Тантананың төп герое - "2012 ел укытучысы" исеменә лаек булган 8 нче мәктәп укытучысы Татьяна Александровна Фоминага 1 нче дәрәҗә диплом, 55 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

22 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Виктория Молоткова "2012 ел тәрбиячесе", "Юлдаш" балалар-үсмерләр үзәгендә эшләүче Михаил Семенов "2012 елның өстәмә белем бирү педагогы" исемнәренә лаек булып, 30 мең сум акча белән бүләкләнде.

Н.Кирамова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: