Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк

Укытучы - ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге - укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

Изге һөнәр булып саналса да, минемчә авырлыклары күбрәктер. Укытучы исеменә лаек булу ул - зур бер батырлык дип әйтер идем мин. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр.

Укытучы эше бик авыр булуын мәктәпләрдә практика үткән студентлар һәм хөрмәтле укытучылар гына белә. Шуңа күрә югары педагогик уку йорты тәмамлаган студентларның күбесе мәктәпкә барырга җөрьәт итми. Балаларны укытудан, тәрбияләүдән башка күпме кәгазь эше. Түземлек кенә җитсен! Шушы авыр эшкә, балалар тәрбияләүгә гомерләрен багышлаган шәхесләр бик күп. Шуларның берсе - Флүзә Миннәхмәт кызы Якупова. Ул шәһәребезнең 8 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, балаларга ана телебез һәм әдәбиятыбыз турында төпле белем бирә, туган телебезне, Ватаныбызны ярату хисләрен тәрбияли.

Флүзә Якупова үз эшенә бар көчен куеп, балаларга бар мәхәббәтен биреп укыта. Аның төп максаты - укучыларына төпле белем һәм яхшы тәрбия бирү. Ул - олы йөрәкле, кешелекле, таләпчән, намуслы, иҗади фикер йөртә белүче, мавыктыргыч һәм үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән укытучы.

Ул рус телле балаларны да татарча укырга, язарга, аңларга һәм иң әһәмиятлесе - татарча сөйләшергә өйрәтә. Татарстанда яшәүче һәркем татар телен белергә, аны аңлаган кешегь зур уңайлыклар, бәхет килүен төшендерә.

Телебез сагында торучы да, халкыбызның гореф-гадәтләрен барлаучы, югалтмыйча саклаучы да, буыннардан-буыннарга тапшырылып килгән әхлак кануннарын укучыларына җиткерүче дә ул - татар теле укытучысы! Без аның хезмәте алдында баш иябез.

Флүзә ханым укыткан балалар тормышта үз урыннарын табып, төрле өлкәләрдә эшли, илебезгә файда китерә һәм уңышларга ирешә. Укучылары үзләренең яраткан һәм хөрмәт иткән укытучыларын онытмый, мәктәп елларындагы кебек өелешеп очрашуга килә, хәлен белеп тора. Мәктәп укучылары да сынатмый: мәктәп, шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнаша, призлы урыннарга лаек була.

Бүген, XXI гасырда, укытучылар тагын да зуррак хөрмәткә лаек булырга тиеш, чөнки мәгълүмати технологияләр чорында туган кызлар-егетләргә белем бирү бик зур гыйлем иясе булуны таләп итә. Заманадан артта калмас өчен укытучы туктаусыз эзләнергә, өйрәнергә тиеш. Флүзә Миннәхмәт кызы яңа заманча программалар, технологияләр кулланып эшли. "Татарча да яхшы бел" яңа укыту-методик комплексын сынау эше башланганда, кемдер аны хуплады, кемдер аңа каршы чыкты. Флүзә Якупова шушы сынау эшендә катнашып, профессиональ яктан да, шәхес буларак та ныгыды. Концентрик технологиянең асылына төшенү өчен күпме фәнни мәкаләләр укыды, ачык дәресләр, мастер-класслар үтте.

Укытучы - ул мәктәптә генә түгел, ул урамда булса да, кибеткә керсә дә, укытучы булып кала. Каникул вакытларында һәм, гомумән, һәрвакыт урамда балаларны күреп, алар белән сөйләшми йөрәге түзми. Балаларны мәктәп стеналарында гына түгел, алардан тыш та балага тәрбия, әдәп, әхлак кануннарын аңлатучы ул - чын укытучы.

Укытучы хезмәте - сайлаган һөнәр генә түгел, бу - укытучы шәхесенең сайлаган язмышы да. Укытучылар рәтендә шундый хезмәткәр булганда, балаларның татар телен белүенә, тәртипле, акыллы булуларына, һичшиксез, ышанырга була. Киләчәктә дә шулай эшегездән ямь табып, армый-талмый эшләргә язсын.

Диләрә Алимова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев