Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Мил­ли Мә­га­риф учак­ла­ры.

Шә­һә­ре­без­дә эш­ләп ки­лү­че 1нче һәм 2нче та­тар гим­на­зи­я­лә­ре, Ис­ке Юраш һәм Морт мәк­тәп­лә­ре мө­гал­лим­нә­ре­нең эш­чән­ле­ге һәр­ва­кыт юга­ры дә­рә­җә­дә бул­ды.

Нә­ти­җә­ле­лек­нең төп бил­ге­се бу­лып бу уку йорт­ла­рын тә­мам­лап чы­гу­чы­лар­ның яз­мы­шы, алар­ның тор­мыш­та үз урын­на­рын та­бу­ла­ры то­ра. Мәк­тәп-гим­на­зи­я­ләр­дә ти­рән бе­лем­ле, кон­ку­рент­лык­ка сә­ләт­ле, ини­ци­а­ти­ва­лы һәм җәм­гы­ять­тә ак­тив шә­хес, хә­зер­ге за­ман­да үзе­нең иҗа­ди сә­лә­тен тор­мыш­ка ашы­ра алыр­дай, ил­нең ин­тел­лек­ту­аль по­тен­ци­а­лын үс­те­рү­че, мил­ли-ру­хи мә­дә­ни­ят­не аяк­ка бас­ты­ру­чы, үз кө­че­нә та­я­нып эш йөр­тә бе­лү­че, үз фи­ке­рен әй­тер­гә кы­ен­сын­мый тор­ган җәм­гы­ять­кә ки­рәк­ле шә­хес­ләр тәр­би­я­лә­нә.

Бу уку йорт­ла­рын­да Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се­нең һәм Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның "Мә­га­риф ту­рын­да за­кон"­на­ры­на, "2010-2015 ел­лар­га Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның мә­га­риф үсе­ше ст­ра­те­ги­я­се", "Рос­сия граж­да­ни­ны шә­хе­се­нең ру­хи-әх­ла­кый үсе­ше һәм тәр­би­я­се" ке­бек до­ку­мент­ла­ры­на һәм Ала­бу­га му­ни­ци­паль ра­йо­ны­ның мил­ли тө­бәк, иҗ­ти­ма­гый-ик­ти­са­дый, эко­ло­гик, де­мог­ра­фик һәм мә­дә­ни үзен­чә­лек­лә­ре­нә ни­гез­лә­неп ал­да­гы биш ел­га Үсеш прог­рам­ма­сы тө­зел­гән.

Мәк­тәп­ләр­дә һәм гим­на­зи­я­ләр­дә уку­чы­лар­ның һәм укы­ту­чы­лар­ның ме­то­дик, фән­ни-тик­ше­ре­нү эш­лә­ре­нә ае­рым игъ­ти­бар би­ре­лә, мон­да уку­чы­лар­ның "Ми­рас" фән­ни оеш­ма­сы ак­тив һәм нә­ти­җә­ле эш­ләп ки­лә. Уку­чы­лар шә­һәр, зо­на, рес­пуб­ли­ка, Рос­си­я­кү­ләм олим­пи­а­да­лар­да, кон­фе­рен­ци­я­ләр­дә, бәй­ге­ләр­дә уңыш­лы чы­гыш ясый.

Рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә үт­кә­рел­гән олим­пи­а­да­лар­да гим­на­зия уку­чы­ла­ры та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты, рус те­ле һәм әдә­би­я­ты, ге­о­гра­фия, хи­мия, аст­ро­но­мия бу­ен­ча ел са­ен приз­лы урын­нар яу­лый­.. 2010-2011 нче уку елын­да 1 нче гим­на­зия уку­чы­сы Ләй­сән Ва­фи­на та­тар әдә­би­я­тын­нан, зур ты­рыш­лык күр­сә­теп, 1 урын­ны яу­ла­ды (укы­ту­чы­сы З.М.Гай­си­на). Рус те­ле бу­ен­ча приз­лы урын­ны шу­шы ук гим­на­зи­я­дән 11 сый­ныф уку­чы­сы Ин­ди­ра Дин­мө­хәмм­мә­то­ва (укы­ту­чы­сы З.Ю.Гай­си­на) алып кайт­ты. Төр­ле фән олим­пи­а­да­ла­ры бу­ен­ча да бу гим­на­зия шә­һәр мәк­тәп­лә­ре ара­сын­да бе­рен­че өч­лек­тә ба­ра. Морт ур­та мәк­тә­бе­нең 9 класс уку­чы­сы Илү­зә Вә­лиул­ли­на рес­пуб­ли­ка олим­пи­а­да­сын­да та­тар те­лен­нән һәм рус те­лен­нән приз­лы урын яу­ла­ды (укы­ту­чы­сы Р.Г.Әх­мәт­җа­но­ва). Мил­ли мәк­тәп­ләр да­и­ми рә­веш­тә ал­тын һәм кө­меш ме­даль­гә ла­ек уку­чы­лар әзер­ли. Алар­да 2010-2011 нче уку елын 5 уку­чы ал­тын ме­даль­гә, 3 уку­чы кө­меш ме­даль­гә тә­мам­ла­ды. Уку­чы­лар үз­лә­ре­нең бе­лем дә­рә­җә­лә­ре­нең нык­лы­гын дәү­ләт им­ти­хан­на­рын­да ак­ла­ды­лар. БДИ (бер­дәм дәү­ләт им­ти­хан­на­ры) бу­ен­ча нә­ти­җә­ләр дә ча­гыш­тыр­ма­ча юга­ры. Соң­гы өч ел­да би­рел­гән БДИ нә­ти­җә­лә­ре - уку­чы­лар­ның бе­лем дә­рә­җә­се­нең ачык ми­са­лы. Чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­ла­рының барысы да өл­гер­гән­лек ат­тес­та­ты­на ия бул­ды­ һәм сай­ла­ган һө­нәр­лә­ре бу­ен­ча бе­лем алу­ны юга­ры уку йорт­ла­рын­да дә­вам ит­те. Рус те­ле, ма­те­ма­ти­ка, фи­зи­ка, та­рих, җәм­гы­ять бе­ле­ме, ге­ог­ра­фия, рус әдә­би­я­ты фән­нә­рен­нән ур­та­ча бал­лар рес­пуб­ли­ка һәм ра­йон күр­сәт­кеч­лә­рен­нән юга­ры.

Мил­ли уку йорт­ла­рын­да тәр­бия про­цес­сы «У­ку­чы­лар­ның сә­ла­мәт­ле­ге», «Ми­рас вә за­ман», «Э­ко­ло­гик тәр­би­я», «Ру­хи-әх­ла­кый тәр­би­я», «Пат­ри­о­тик тәр­би­я» прог­рам­ма­ла­ры­на, тәр­бия про­цес­сын оеш­ты­ру кон­цеп­ци­я­се­нә ни­гез­лә­неп, шә­хес­нең үзе­нә юнәл­де­реп алып ба­ры­ла һәм уку­чы­лар­га нык­лы ру­хи-әх­ла­кый тәр­бия би­рү юнә­ле­ше­нә ба­сым яса­ла. У­ку­чы­лар ара­сын­да ка­ләм тиб­рә­тү­че сә­ләт­ле ба­ла­лар бе­лән ин­ди­ви­ду­аль эш алып ба­ры­ла. Ши­гырь­ләр, әки­ят­ләр, хи­кә­я­ләр, ин­ша­лар яза­лар, проект­лар эш­ли­ләр. Иң ях­шы яз­ма­лар "Кө­меш кың­гы­рау", "Са­бан­туй", "А­ла­бу­га ну­ры", "Ял­кын" жур­на­лын­да урын ала, мәк­тәп-гим­на­зи­я­ләр­дә уку­чы­лар­ның тор­мы­шын һәм иҗа­ди эш­чән­ле­ген як­тырт­кан "Кың­гы­рау" , "Ту­ган тел - са­ек­мас чиш­мә" га­зе­та­ла­ры чы­гып ки­лә.

Тәр­бия про­цес­сы та­тар хал­кы­ның мил­ли үзен­чә­лек­лә­рен исәп­кә алып, ха­лык пе­да­го­ги­ка­сы­на ни­гезләнеп алып ба­ры­ла. Мил­ли го­реф-га­дәт­ләр­не яңар­ту һәм сак­лап ка­лу мак­са­тын­нан, уку­чы­лар, ата- ана­лар өчен "Дус­лык" клу­бы (Төр­ки­я­нең Саф­ран­бо­лу шә­һә­ре бе­лән үза­ра мө­нә­сә­бәт­ләр), "Хо­ре­ог­ра­фи­я" мәк­тә­бе, "Ру­хи­ят" як­шәм­бе мәк­тә­бе, "Ә­ти­ләр со­ве­ты", " Яшь ху­җа­би­кә­ләр мәк­тә­бе" эшли, "Шах­мат һәм шаш­ка клу­бы"н­да уку­чы­лар фи­кер­ләү дә­рә­җә­лә­рен үс­те­рә­. "Әх­лак дә­рес­лә­ре" ндә га­рәп гра­фи­ка­сы өй­рә­те­лә (җи­тәк­че­се Р.Г.Әх­мәт­җа­но­ва). "Та­тар хал­кы мә­дә­ни­я­те һәм көн­кү­ре­ше" бер­ләш­мә­сен­дә уку­чы­лар бо­рын­гы әби- ба­ба­ла­ры­быз­ның фольк­ло­ры, ди­ни бәй­рәм­нә­ре, мил­ли тра­ди­ци­я­лә­ре, го­реф- га­дәт­лә­ре бе­лән та­ны­ша­лар, "Бе­лем бәй­рә­ме", "Сөм­бе­лә", "Нәү­рүз", "Са­бан­туй", "Гим­на­зия гү­зә­ле", "Я­ңа ел ки­чә­лә­ре", "Ү­зи­да­рә кө­не". "Ту­ган тел кө­не", "Кар­га бот­ка­сы", "Соң­гы зво­нок", КВН, "Сан­ду­гач сай­рар илем" ба­ла­лар иҗат кон­кур­сы, "Ту­ган тел" кө­не шу­ның бер ми­са­лы. Тра­ди­ци­я­гә кер­гән бәй­рәм­нә­ре­без, ки­чә­лә­ре­без сән­гать­кә мә­хәб­бәт, сә­ләт үс­те­рү бе­лән бер­рәт­тән, уку­чы­лар­да әх­ла­кый кыйм­мәт­ләр дә тәр­би­я­ли.

Гим­на­зи­я­ләр­дә пат­ри­о­тик тәр­бия би­рү­дә Фа­зыл Шә­ех һәм Маһинур Фәй­зул­ли­на исе­мен­дә­ге, "Ба­тыр­лык­ка урын бар" му­зей­ла­ры зур роль уй­ный. Уку­чы­лар му­зей ма­те­ри­ал­ла­рын­нан фай­да­ла­ны­п, шә­һәр­кү­ләм, ре­ги­о­наль, рес­пуб­ли­ка­кү­ләм фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ци­я­ләр­дә, бәй­ге­ләр­дә һәр­да­им кат­на­шып, приз­лы урын­нар яу­лый­лар.

Уку­чы­лар­ның имин­ле­ген сак­лау - төп бу­рыч. Учас­ток инс­пек­то­ры, ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­лар һәм яшь­ләр эше бү­ле­ге бе­лән да­и­ми элем­тә­дә то­ра. Мо­ның нә­ти­җә­се буларак, соң­гы биш ел­да бу уку йорт­ла­ры уку­чы­ла­ры ара­сын­да хо­кук бо­зу оч­рак­ла­ры юк.

Юл-транс­порт фа­җи­га­лә­рен про­фи­лак­ти­ка­лау мак­са­тын­нан ДАИ (дәү­ләт ав­то­мо­биль инс­пек­ци­я­се) бе­лән ты­гыз элем­тә ур­наш­ты­рыл­ган. ДАИ хез­мәт­кәр­лә­ре кат­на­шын­да бик күп ча­ра­лар, ярыш­лар уз­ды­ры­ла. 1 нче гим­на­зи­я­нең яшь юл инс­пек­тор­ла­ры ко­ман­да­сы (җи­тәк­че­се Д.Ә.Әх­мәт­вә­ли­е­ва) Рес­пуб­ли­ка­кү­ләм "Кур­кы­ныч­сыз тә­гәр­мәч" бәй­ге­сен­дә ел са­ен приз­лы урын­нар яу­лый.

Мәк­тәп-гим­на­зи­я­ләр ата-ана­лар бе­лән ты­гыз элем­тә­дә то­ра. Тәр­бия эше уңыш­лы һәм нә­ти­җә­ле бул­сын өчен, га­и­лә, мәк­тәп, җә­мә­гать­че­лек алып бар­ган тәр­би­я­ви ча­ра­лар ара­сын­да уңай элем­тә ур­наш­ты­ры­ла. Иң бе­рен­че тәр­бия чат­кы­ла­рын ба­ла нәкъ ме­нә ана те­лен­дә га­и­лә шарт­ла­рын­да ала. Ата-ана­лар мәк­тәп­тә үт­кә­ре­лә тор­ган ча­ра­лар­да бик те­ләп кат­на­ша­лар, уку­чы­лар үз әти-әни­лә­рен зур тү­зем­сез­лек бе­лән кө­теп ала­лар, үт­кә­рел­гән ча­ра­лар­да бер­гә кат­на­шып, алар бе­лән бер­гә го­рур­лык хи­се ки­че­рә­ләр.

Гим­на­зи­я­дә фи­зик тәр­бия һәм спорт-сә­ла­мәт­лән­де­рү дә­рес­лә­ре өчен бар­лык шарт­лар бул­ды­рыл­ган. 1 нче гим­на­зия «Ал­тын дә­рә­җә­дә­ге сә­ла­мәт­лек­не сак­лау­чы мәк­тәп" ква­ли­фи­ка­ци­я ка­те­го­ри­я­се­нә ия. Шу­лай ук гим­на­зия "Пат­ри­о­тик тәр­бия би­рү бу­ен­ча иң ях­шы эш оеш­ты­ру­чы" мәк­тәп му­зей­ла­ры, "Кур­кы­ныч­сыз юл", "За­кон җир­ле­ге", "У­кы­ту­чы­га компь­ю­тер", "Та­тарс­тан­ның иң ях­шы мәк­тәп­лә­ре", мәк­тәп сә­ла­мәт­лек те­атр­ла­ры­ның рес­пуб­ли­ка бәй­ге­лә­ре (җи­тәк­че­се З.М.Гай­си­на) җи­ңү­че­се. "Го­му­ми бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә Габ­дул­ла Ту­кай исе­ме би­ре­лү хо­ку­кы­на" рес­пуб­ли­ка бәй­ге­се при­зе­ры, "Ел ха­тын-кыз ди­рек­то­ры" (Л.М.Са­фиул­ли­на) бәй­ге­се дип­ло­ман­ты, "Мәк­тәп әле ул..." II ачык му­ни­ци­паль фес­ти­ва­ле­нең һәм "Ел укы­ту­чы­сы-2011" (З.М.Гай­си­на) рес­пуб­ли­ка бәй­ге­се­нең му­ни­ци­паль эта­бы җи­ңү­че­се.

2 нче гим­на­зия "Кө­меш дә­рә­җә­дә­ге сә­ла­мәт­лек­не сак­лау­чы мәк­тәп» ква­ли­фи­ка­ция ка­те­го­ри­я­се­нә ия. Шу­лай ук гим­на­зия - рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә үт­кә­рел­гән "Ма­тур мәк­тәп" бәй­ге­се, "Ел ха­тын-кы­зы" (укы­ту­чы Н.Н.Га­лә­вет­ди­но­ва), "Ел сый­ныф җи­тәк­че­се" при­зе­ры.

Гим­на­зи­я­ләр­дә, Ис­ке Юраш һәм Морт мәк­тә­бен­дә ике укы­ту­чы «Яшь укы­ту­чы» Бө­тен­рә­сәй гран­ты­ның му­ни­ци­паль эта­бы, 16 укы­ту­чы "Иң ях­шы укы­ту­чы" рес­пуб­ли­ка гран­ты җи­ңү­че­лә­ре бу­лып та­ныл­ды. 1 нче гим­на­зия укы­ту­чы­ла­ры һәм уку­чы­ла­ры "50 ин­но­ва­ци­он иде­я­ләр..." ав­тор­лык прог­рам­ма­ла­ры рес­пуб­ли­ка кон­кур­сы, III ха­лы­ка­ра тюр­ко­ло­гия кон­фе­рен­ци­я­се, Х.Бә­дигый­ рес­пуб­ли­ка­кү­ләм фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ци­я­се җи­ңү­чесе, "Ел укы­ту­чы­сы", Мил­ли про­ект­ның "Мә­га­риф" шә­һәр бәй­ге­лә­ре при­зе­ры (Р.Н.Нигъ­мә­тул­ло­ва), Ф.Әмир­хан исе­мен­дә­ге рес­пуб­ли­ка­кү­ләм фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ци­я­се, Ка­юм На­сый­ри исе­мен­дә­ге рес­пуб­ли­ка­кү­ләм эз­лә­нү эш­лә­ре, Т. Миң­нул­лин­ның туу­ы­на 75 ел ту­лу­га ба­гыш­лан­ган рес­пуб­ли­ка­кү­ләм фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ция при­зе­ры, "Та­тарс­тан ди­гән Ва­та­ным бар, та­тар ди­гән бө­ек хал­кым бар" рес­пуб­ли­ка­кү­ләм кон­кур­сы дип­ло­ман­ты, "Кон­ку­рент­лык­ка сә­ләт­ле укы­ту­чы" Рос­си­я­кү­ләм фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ци­я­дә кат­на­шу­чы, "Ел укы­ту­чы­сы" кон­кур­сы­ның шә­һәр ту­ры лау­ре­а­ты (Л.Г.Ва­гый­зо­ва), "Ал­га­рыш" прог­рам­ма­сы бу­ен­ча грант җи­ңү­че­се, "Сый­ныф­та проб­ле­ма­лы ба­ла" Рос­си­я­кү­ләм бәй­ге­сен­дә кат­на­шу­чы (В.М.Ар­та­мо­но­ва), Му­са Җә­лил­гә ба­гыш­лан­ган рес­пуб­ли­ка­кү­ләм фән­ни-га­мә­ли кон­фе­рен­ция при­зе­ры (И.Ф.Зин­нә­тул­ли­на), Мил­ли про­ект­ның "Мә­га­риф" рес­пуб­ли­ка­кү­ләм бәй­ге­сен­дә ра­йон ту­ры при­зе­ры, "А­чык дә­рес" пе­да­го­гик иде­я­ләр фес­ти­ва­лен­дә кат­на­шу­чы (Ф.Б.Са­и­то­ва), "За­ман­ча сый­ныф җи­тәк­че­се " Рос­си­я­кү­ләм кон­курс җи­ңү­че­се ( Р.Г.Ха­җи­е­ва, Н.Ә.Рөстәм­ха­но­ва), дис­тан­ци­он ин­тер­нет рес­пуб­ли­ка кон­курс­ла­ры җи­ңү­че­лә­ре (В.Р.Ха­ли­ко­ва, Р.М.Мир­за­ну­ро­ва, И.Ф.Зин­нә­тул­ли­на), "Без­нең ми­рас" ре­ги­о­наль эз­лә­нү эш­лә­ре кон­кур­сы җи­ңү­чесе (Н.Ә.Рөстәм­ха­но­ва, Г.Н.За­ки­ро­ва, К.Г.Гай­си­на, Ф.Б.Сә­и­то­ва), төр­ле юнә­леш­тә­ге спорт бәй­ге­лә­ре җи­ңү­че­лә­рен әзер­ләү­че (Р.К.Иб­ра­һи­мов), рес­пуб­ли­ка һәм ха­лы­ка­ра бию бәй­ге­лә­ре лау­ре­ат­ла­ры ("Чул­пан" В.В.Га­ла­ши­на, "Сәй­лән" А.М.Га­лиул­ли­на), Рә­сәй һәм рес­пуб­ли­ка җыр бәй­ге­лә­ре лау­ре­ат­ла­ры (Н.Ә.Ти­мер­га­ли­е­ва) бар.

2 нче гим­на­зия укы­ту­чы­ла­ры һәм уку­чы­ла­ры рес­пуб­ли­ка нә­фис сүз бәй­ге­лә­ре җи­ңү­че­лә­ре (Н.Б.Ни­за­мо­ва), Бө­тен­рә­сәй ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр га­зе­та­сы фес­ти­ва­ле җи­ңү­че­се, "Бе­рен­че адым" рес­пуб­ли­ка бию бәй­ге­се җи­ңү­че­се ("Шат­лык"), нар­ко­ма­ни­я­гә кар­шы "Иң ях­шы ви­де­о­ро­лик" му­ни­ци­паль бәй­ге җи­ңү­че­се, Ка­юм На­сый­ри исе­мен­дә­ге рес­пуб­ли­ка­кү­ләм эз­лә­нү эш­лә­ре при­зе­ры (Ф.Ә.Шә­вә­ли­е­ва, И.Р.Вә­ли­ха­нов), «Мил­ли моң» Рес­пуб­ли­ка­кү­ләм сән­гать­ле уку бәй­ге­се җи­ңү­че­се.

Ис­ке Юраш ур­та мәк­тә­бе­нең 9 нчы сый­ныф уку­чы­сы Әх­мә­то­ва Гөл­фия (укы­ту­чы­сы К.Ф.Гай­нет­ди­но­ва) "Мә­га­риф" жур­на­лы һәм "Мәгъ­ри­фәт" га­зе­та­сы ре­дак­ци­я­лә­ре бе­лән бер­лек­тә Г.Ту­кай­ның туу­ы­на 125 ел ту­лу уңа­ен­нан, пе­да­гог­лар һәм уку­чы­лар ара­сын­да үт­кә­рел­гән "Ту­кай- пуб­ли­цист" рес­пуб­ли­ка­кү­ләм бәй­ге­се­нең "Ту­кай - жур­на­лист» но­ми­на­ци­я­сен­дә бе­рен­че урын­ны ал­ды. Фольк­лор­чы һәм пе­да­гог Х.Бә­ди­гый­нең иҗа­ди ми­ра­сын өй­рә­нү­гә ба­гыш­лан­ган II Рес­пуб­ли­ка­кү­ләм фән­ни-тик­ше­ре­нү уку­ла­ры­ның "Га­лим­нәр сү­зе" но­ми­на­ци­я­сен­дә 10 сый­ныф уку­чы­сы Ди­на­ра Сә­ли­мо­ва (укы­ту­чы­сы К.Ф.Гай­нет­ди­но­ва) III урын ал­ды, 11 сый­ныф уку­чы­сы Г.Хә­би­бул­ли­на (укы­ту­чы­сы Л.Р.Са­бир­җа­но­ва) "Бә­рәң­ге җи­теш­те­рү­нең яңа тех­но­ло­ги­я­лә­ре" те­ма­сы бу­ен­ча Мәс­кәү­дә фән­ни эшен як­лап, ме­даль һәм дип­лом алып кайт­ты. 2011ел­да Ис­ке Юраш мәк­тә­бен­дә ра­йон кү­лә­мен­дә оеш­ты­рыл­ган Кыш­кы уен­нар­ны ачу бәй­рә­мен­дә Ис­ке Юраш мәк­тә­бе ко­ман­да­сы Хок­кей яры­шын­да приз­лы урын яу­ла­ды, ко­ман­да­га бү­ләк­кә бер кап­ка­чы бе­лән биш уен­чы­га хок­кей­чы­лар ки­е­ме тап­шы­рыл­ды.

Гим­на­зия һәм мәк­тәп укы­ту­чы­ла­ры үз­лә­ре­нең уңыш­ла­рын, яңа­лык­ла­рын ин­тер­нет сайт­ла­ры­на ур­наш­ты­ра­лар, рес­пуб­ли­ка­да чы­га тор­ган га­зе­та-жур­нал­лар­да бас­ты­ра­лар, уку­чы­ла­ры бе­лән бер­лек­тә эз­лә­нә­ләр, иҗат итә­ләр, эш­лә­ре­нең нә­ти­җә­ле­ле­ген арт­ты­ра­лар.

Мәк­тәп-гим­на­зи­я­ләр за­ман бе­лән бер­гә күз­гә-күз, йөз­гә-йөз оч­ра­шып яши, ди­сәк бер дә арт­ты­ру бул­мас. Мә­га­риф өл­кә­сен­дә­ге яңа­лык­лар иң бе­рен­че гим­на­зи­я­ләр­дә сы­нау үтә. Бү­ген­ге көн­дә һәр мө­гал­лим­гә "Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сын­да элект­рон бе­лем" дә эш­ләү өчен ноут­бук­лар би­рел­де, элект­рон жур­нал һәм көн­дә­лек ту­ты­ру, ин­те­рак­тив так­та­лар кул­ла­нып укы­ту өчен вай-фай (WI-FI) нок­та­ла­ры урт­наш­ты­рыл­ды. Шу­лай итеп, мәк­тәп-гим­на­зи­я­ләр­дә укы­ту-тәр­бия про­цес­сын алып ба­ру өчен бар мөм­кин­лек­ләр дә ту­ды­рыл­ган. За­ман­ча җи­һаз­лан­ды­рыл­ган уку, компь­ю­тер ка­би­нет­ла­ры, спорт­зал­лар, бай ос­та­ха­нә, ки­тап­ха­нә, аш­ха­нә, авыл мәк­тәп­лә­ре уку­чы­лар­ны йөр­тү өчен яңа ав­то­бус­лар бе­лән тәэ­мин ител­гән.

Мил­ли тра­ди­ци­я­ләр, го­реф-га­дәт­ләр, хал­кы­быз­ның га­сыр­лар буе туп­лан­ган акыл хә­зи­нә­се яр­дә­мен­дә ана те­ле­без­гә ка­ра­та зур кы­зык­сы­ну, го­рур­лык хис­лә­ре тәр­би­я­лә­нә, мил­ли тәр­бия би­рү шарт­ла­рын­да уку­чы­лар­да ях­шы­лык, дө­рес­лек, ма­тур­лык­ка ом­ты­лыш, мәр­хә­мәт­ле­лек ке­бек сый­фат­лар үс­те­ре­лә, уку­чы­лар ара­сын­да­гы мө­га­мә­лә­не ях­шыр­ту­га, эч­ке дөнь­я­ла­рын ба­е­ту­га зур яр­дәм итә.

Ба­ла­лар­ны хал­кы­быз­ның га­сыр­лар бу­е­на туп­ла­нып кил­гән го­реф-га­дәт­лә­ре­нә ни­гез­лә­неп тәр­би­я­ләү - ул ха­лык пе­да­го­ги­ка­сы, ягъ­ни без­нең әби-ба­бай­ла­ры­быз­ның те­ләк-ки­ңәш­лә­рен, ва­сы­ять­лә­рен җит­ке­рү ди­гән сүз.

Ти­рән­лек-диң­гез­дә, зи­рәк­лек-гый­лем­дә ди­гән­дәй, бе­лем дәрь­я­быз та­гын да ти­рә­нә­еп, мил­ли мәк­тәп­ләр­дә һәм гим­на­зи­я­ләр­дә укыр­га те­ләү­че­ләр кү­бә­еп, та­гы да зур­рак уңыш­лар­га ире­шер­без ди­гән өмет­тә ка­ла­быз.

Р.И.За­ри­пов, А­ла­бу­га ра­йо­н

мә­га­риф ида­рә­се баш­лы­гы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев