Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

Әни дә шат, әти дә...

Алабуга районында тагын бер балалар бакчасы ачылды. Бу юлы яңа бакчага Поспелово халкы сөенә.

Моңа кадәр 3-7 яшьлек 20 балага исәпләнгән бер группалы балалар бакчасы 1974 елгы аерым бинада урнашкан иде. Бүгенге көндә районда балалар бакчасын мәктәп бинасында урнаштыру практикасы тормышка ашырыла. Мондый бакчалар Олы Шүрнәк, Иске Куклюк һәм Тарловка авылларында эшли. Быел Поспелово мәктәбендә ремонт үткәрелде. Ике группага исәпләнгән балалар бакчасы да мәктәп бинасында урнашты. Хәзер балалар бакчасына 35 бала йөри алачак. Беренче төркемгә өч яшькә кадәр булган 15 бала, икенчесенә 3-7 яшьлек 20 бала йөрер дип ниятләнә. Балалар бакчасының эш режимы да 12 сәгатьлегә үзгәртелде. Бу үзгәрешләр "2011-2012 елларда Алабуга районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре челтәрен үстерү" максатчан программасы кысаларында ясалды.

Балаларны, аларның әти-әниләрен һәм бәйрәмгә килгән кунакларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов, Поспелово авыл җирлеге башлыгы Андрей Портнов, мәктәп директоры Фазыл Сөләйманов тәбрикләде. Балаларга уенчыклар һәм концерт номерлары бүләк ителде. Сабыйлар үзләре дә өлкәннәрне матур шигырьләре белән куандырды. Кызыл тасманы тантаналы рәвештә кискәннән соң балалар гөрләшеп яңа һәм чиста бүлмәләр буенча таралышты. Хәзер Поспелово авылында балалар бакчасы проблемасы хәл ителде дип ышанып әйтергә була.

2012-2013 елда район балалар бакчаларына балаларны кабул итү исемлеге 1-4 июньдә "Электрон балалар бакчасы"ндагы чират буенча төзеләчәк. Әти-әниләр баланы бакчага кабул итү турындагы мәгълүматны uslugi.tatar.ru порталында күрә ала. Баланы кабул иткән очракта, аның статусы "Теркәлгән"нән "Юллама бирелгән" дигәненә үзгәрәчәк. "Юллама бирелгән" дигән статус алганнан соң әти-әни балалар бакчасына килеп баланы теркәргә яки балалар бакчасы җитәкчесенә киләчәк көнен хәбәр итәргә тиеш. Балалар бакчасына баланы кабул итү процедурасы һәм чират турында Алабуга районы җирле үзидарәсенең рәсми сайтыннан (elabugaciti.ru) укып белергә мөмкин.

Татьяна Исламова,

мәгариф идарәсе белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев