Алабуга нуры

Алабугада туган телләрне саклау буенча түгәрәк өстәл узды

Очрашу «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында үтте. 

Алабуганың «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында «Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау өчен белем бирү, медиа һәм проект инфраструктурасын булдыру» темасына түгәрәк өстәл үтте.

Чарада Казанның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова, АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина, укытучылар, тел белгечләре катнашты.

2021 ел — Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Гүзәл Сәгыйтова татар телен үстерүдә Казан шәһәренең тәҗрибәсе белән таныштырды. Чыгышында әйтеп узганча, узган елда телне үстерү өстендәге эшләр мәгарифтән, ягъни балалар бакчалары һәм мәктәпләрдән башланган. Казан шәһәре статистикасына күз салганда, туган телдә сөйләшүче, тәрбияләнүче балалар шактый. 

Узган ел мәктәпләргә «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кертелгән. Казан паркларында төрле заманча алымнар кулланылган спорт һәм бию дәресләре үткәрелде. Иң мөһиме — башлап җибәрү, чөнки быел кеше җыю авырлык тудырмый. Мисал өчен, Гөлназ Сәфәрова аэробика үткәргәндә, кешеләр күп җыелган. 

— Тел бакча һәм мәктәп кысаларында гына калырга тиеш түгел. Ул киң адымнар белән узып, шәһәрнең һәр почмагында булырга тиеш. Хәсән Туфан әйткән кебек, «Витриналар — безнең мәктәбебез», ягъни урам да безне өйрәтергә тиеш. Шәһәрдә без мохит сакларга тиешбез, — диде Гүзәл Рәмзил кызы.

Казан метросы — моңа дәлил. Андагы электричкаларда татар теленә өйрәтә торган видеороликлар күрсәтелә. Узган ел ул гади сүзләр белән башланган булса, быел юмор һәм киңрәк төшенчәләр өстәлгән. «Стихи на балконе» проекты буенча, «Казан тавышлары перфомансы» эшләнгән. Казан мэриясе балконнарында 60 еллар шигърияте татар һәм рус телендә яңгырап торган. 

— Әлеге проектлар барысы кирәкле. Алар татар телен алга җибәрергә ярдәм итә. Безнең кыз һәм егетләребезне телгә тарту, татар телендә сөйләшергә өйрәтү — авыр нәрсә. Телне 1 яшьтән 5 яшькә кадәр өйрәнү — иң үтемлесе, — ди бар гомерен мәктәпкә багышлаган Тәслимә Кәримова.
Гүзәл Сәгыйтова алабугалыларга берничә проект тәкъдим итте. Чыгыштан соң, түгәрәк өстәлдә катнашучылар төркемнәргә бүленеп фикер алышты. 
Беренче төркемнән язучы Лира Ибраһимова чыгыш ясады:

— Иң беренче чиратта, без «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектын хуплыйбыз. Алабугада матур мәйданчыклар, парклар бар. Проектны үстерергә була. Мөмкинлекләребез бар. Аннары «Шигъри балкон» оештырырга була. Иҗади кешеләргә, язучы, композитор, музыкантларга, чыгыш ясау өчен, арт-кафе ясарга мөмкин. 

Икенче төркемнең нинди фикергә килүен телевидение журналисты Гөлназ Гайни җиткерде:

— Безгә татарча спорт чаралары ошады. Татар телендә алып баручылар булсын иде. Автобус һәм метроларда татарча язулар хуш килде. Шәһәр тукталышларын татарча игълан итсеннәр иде. 1989 елда Алабуга укырга килдек, беренче мәктәп янында татарча «пятачок» була иде. Татар җанлы бөтен кеше шунда җыелып, җырлый һәм бии идек, шуны кайтарсак иде. Паркларда да татарча җырлар яңгырасын иде.

Кайбер татар авылы исемнәре дә рус телендә язылган. Бу хакта да сүз булды. 

— Алабуга районында «Космос», «Юный строитель» лагерьлары бар. Бәлки, алга таба «Сәләт» форматындагы өч яки ике телне яхшы белгән балалар өчен лагерь оештырырга булыр. Анда танылган шәхесләр чакырылыр иде, — диде 35нче «Ләйсән» балалар бакчасы мөдире Ландыш Гыйләҗева.

— Төп бурыч — тел мөхитен булдыру. Кеше күп булган урыннарда, кибет-базарларда, эштә, даруханәләрдә оялмыйча татарча гына сөйләшегез, — дип Рәхим Гайсин телебез осталарына, татарча яхшы сөйләшкәннәргә мөрәҗәгать итте.

Гүзәл Сәгыйтова чыгыш ясаучыларга татарча-русча китап бүләк итте һәм нәтиҗә ясап шуны әйтте:

— Казанда Дәүләт тарафыннан оештырылган чаралар татар телендә алып барыла. Пятачокларга килгәндә, ул бик яхшы идея. Аны Алабугада да тормышка ашырырга була. 

— Иң башта паркларда җыелырга кирәк. Беренчесе барып чыкса, ул дәвам итәчәк, — диде АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина.

Планнар зурдан, мөмкинчелекләрдән дөрес файдаланырга кирәк. Иң мөһиме, кадерле мирас — телебезне яшь буынга тапшыру. Ысуллары да заманча, аларга якын булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: