Алабуга нуры

Безнең икенче әни

Мәктәп еллары… Бу чактан да гүзәлрәк нәрсә була ала икән? Яраткан мәктәбем, уку еллары эчендә бик якын булган сыйныфташлар һәм, әлбәттә, безнең икенче әни - сыйныф җитәкчесе.

Әле һаман исемдә, без нинди түземсезлек белән аның белән очрашуны көттек. Барыбызга да бик кызык иде: нинди ул - таләпчән яки киң күңеллеме, яшь яки өлкәнме, җитди яки яшь күңеллеме. Һәм, ниһаять, сыйныф ишеге ачылды, бусагада урта буйлы яшь хатын-кыз күренде. Аның тышкы кыяфәтендә таләпчәнлек һәм тотнаклылык ярылып ята иде. Куе караңгы чәчләре матур гына җыеп куелган. Кара каш астыннан безгә игътибарлы көрән күзләр бакты. Аның карашы һәрберебезгә аерым юнәлсә дә, шул ук вакытта ул бар сыйныфны күрә иде кебек. Укытучы чак сизелерлек елмаю белән берничә минут тын гына торганда, барыбызны да күзләп, һәр укучының җанына кереп, аның холкын өйрәнеп, фикерләрен ишетеп чыкты сыман. Барыбыз да тындык. Безнең сыйныф беркайчан да үрнәк тәртип белән аерылып тормый иде, без "кечкенә юлбасарлар" идек. Хәзер генә олыгайдык, безгә акыл керде. Ә ул вакытта барысы да башкача иде. Нәкъ менә шул вакытта ул үз өстенә безнең өчен зур җаваплылык алды. Рузилә Габдерәшит кызы 5 ел безнең сыйныф җитәкчесе булды. Ул, чыннан да, безнең икенче әниебез иде. Без, кыз балалар, үз серләребез, хыялларыбыз белән бүлешеп, киңәш артыннан аның янына йөгерә идек. Малайлар да гел аның тирәсендә бөтерелде. Рузилә Әхмәтҗанова укучылары тормышы белән яши: безнең борчылулар, кызыксынулар белән. Барыбызга ярдәм итәргә тырыша. Дәресләрдә исә ул җитди, гадел һәм таләпчән укытучы.

Аның ярдәме белән безнең сыйныф зур һәм дус гаилә булды. Без үзебезнең "сыйныф әниебезгә" олы йөрәге, түземлеге, мәхәббәте өчен рәхмәт әйтәбез, аның алдында баш иябез.

Лилия Ганеева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: