Алабуга нуры

Өч гасырлык тарихы булган мәктәп

Онытылмаслык, бәхетле-гамьсез, дөньяны кочардай булып ашкынган мәктәп еллары. Кемнәр генә сагынмый да, кемнәр генә юксынмый икән аларны? Беренче уңышлар, беренче хаталар, иң тәүге мәхәббәт хисләре шушы бүлмәләрдә кичерелгән, зур тормышка беренче адымнар шушы бусагадан ясалган.

Газетаның бу саныннан башлап, махсус рубрикада без Алабуга районы мәктәпләре турында сөйли башлыйбыз. Беренче сүзне, әлбәттә, 1 нче санлы мәктәпкә бирик.

Тарих битләре буйлап...

Беренче мәктәпнең тарихы 1860 елның 8 сентябреннән языла башлый. Нәкъ шул вакытта Алабуга шәһәрендә "ике нормаль һәм бер хәзерлек сыйныфыннан" торган хатын-кызлар гимназиясе ачыла. Шушы рәвештә уку йорты 1870 елның 2 августына кадәр яшәп килә һәм өч сыйныфлы гимназиягә үзгәртелә. 1896 елда прогимназия сигез сыйныфлы гимназия итеп үзгәртелә. Бөек Ватан сугышыннан соң, хатын-кызлар гимназиясе нигезендә, 300 кешелек 2 нче дәрәҗәле бердәм хезмәт мәктәбе оештырыла.

1919 елда ул "Владимир Ленин исемендәге мәктәп" итеп, 1933 елда унъеллык урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1996-1999 елларда - 1 нче номерлы гимназия-мәктәп. Хәзерге вакытта - Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының "1 нче урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе. Мәктәп үзенең эшен 1986 елда төзелгән бинада дәвам итә.

Бөек сынау елларында...

1 нче мәктәп педагоглары Бөек Ватан сугышы елларында зур батырлык үрнәге күрсәтә. Михаил Атаманов - татар партизан отрядының танылган командиры ("Мишка-атаман"), сержант, зенитчы Галина Чигвинцева. География укытучысы Алексей Дулалаев, тарих укытучысы Михаил Сомов, башлангыч хәрби әзерлек җитәкчесе Николай Фирстов сугышны башыннан ахырынача үтә.

Хәзерге көндә

Бүгенге көндә мәктәптә 488 бала укый, аларга 40 укытучы белем бирә. Укучыларның төрле дәрәҗәдә үткәрелгән олимпиада һәм бәйгеләрдә яулаган җиңүләре - укытучыларның югары һөнәри осталыкка ия булуын күрсәтә. Мисалга: Роман Коновалов (җәмгыять белеме һәм әдәбият), Секретарева Юлия (ике ел рәттән - экология) һәм Габтрахманов Артур (җәмгыять белеме) - бөтенрәсәй олимпиадасының республика этабы җиңүчеләре.

Укучылар рус теле һәм әдәбиятыннан, җәмгыять белеме, тарих фәннәреннән имтиханнарны уңышлы тапшыра. Мәктәпне тәмамлаган егетләр һәм кызлар укуларын төрле уку йортларында дәвам итеп, төрле һөнәрләргә ия була.

Нәтиҗәләр куанырлык

Мәктәп җәмгыятьтә һәм эш базарында югалып калмаслык, төрле яктан әзерлекле булган яшь буын үстерүне төп максаты итеп куя. Укучыларда патриотик хис булдыру юнәлешендә зур эш башкарыла. Монда "Җиңү өчен бабайга рәхмәт!", "Минем зур абыем - солдат", "Герой булып тумыйлар - герой булып үсәләр" проектлары гамәлгә ашырыла. Мактанырлык нәтиҗәләр дә бар: мәктәп Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җыр һәм сафка басу бәйгесендә - 3 нче дәрәҗә, бөтенрәсәй иҗади эшләр конкурсында - 1 нче дәрәҗә, 2015 елда шәһәр мәктәпләре арасында "Иншалар" сәнгать бәйгесендә 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Мәктәптә сәламәтлекне саклауга да зур әһәмият бирәләр. Уку йорты "Сәламәтлекне саклау буенча көмеш дәрәҗәсенә лаек мәктәп" квалификация характеристикасына ия. Ел әйләнәсендә экологик һәм хокук тәрбиясе бирү өлкәсендә күп эшләр башкарыла.

Укучыларга югары профессиональ белем бирүдә мәктәпнең материаль-техник базасы ярдәм итә. Һәр ел саен кабинетлар аттестация уза. 2014 елда математика кабинеты Алабуга районы буенча 1 нче урынга, физика кабинеты 2 нче урынга, 2015 елда мәктәп музее район буенча узган конкурста лауреат исеменә лаек булды.

Педагогоик коллектив

Мәктәпне тәмамлаучылар арасында педагогик коллективка укытучы ролендә кайтучылар да бар. Болар - Нина Коновалова (чит тел), Ирина Виноградова (математика), Наталья Колычева, Эльвира Златина (чит тел), Елена Шмелева (физика), Александра Фәрхетдинова (тарих).

Моннан берничә ел элек салынган мәктәп традицияләре бүгенге көндә Рәмзия Оленёва җитәкчелегендәге коллектив тарафыннан дәвам ителә.

Горурлык

Мәктәп үзенең чыгарылыш укучылары белән горурлана. Алар арасында фән, мәдәният, медицина һәм сәнгать өлкәсенә зур өлеш кертүчеләр бар.

Владимир Кайгородов һәм Борис Шапуков - Казан Дәүләт Университетының математика фәннәре профессорлары.

Вадим Швалев - профессор, кардиолог, медицина фәннәре докторы. Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, нерв системасын өйрәнү буенча зур фәнни эш алып бара һәм 150 фәнни эш яза.

Юрий Калистов хәрби табиб булып эшли, ул хәрби хезмәт полковнигы.

Лев Швалев - Казан авиация институты профессоры.

Гелла Аптикаева - биолог-генетик.

Фәридә ӘСКАРОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!