Алабуга нуры

Чүкеч тотып кулларга...

"Мәктәп эшчәнлеге кимендә кичке сәгать 8 гә кадәр дәвам итәргә тиеш.

Ә күпчелек очракта анда тормыш төшке сәгать икедән соң тынып кала", - дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Мамадыш районында "Дәрестән соң мәктәп" дигән темага багышланган укытучыларның төп август киңәшмәсендә. Мәктәпкә белем бирү генә түгел, хезмәткә өйрәтү, балаларның сәләтен ачарга ярдәм итү бурычы йөкләнә дигән сүз бу.

Бу тагын мәктәпләр өстенә матди-техник базаны яңарту һәм остаханәләр, хезмәткә өйрәтү сыйныфлары булдыру хәстәрен күрүне дә өсти, чөнки инде күп кенә уку йортларында ул онытылып бара иде. Белгечләр әйтүенчә, моңа хезмәт дәресләренең кимүе, мәктәп комбинатларының ябылуы сәбәпче булды. Без соңгы елларда балаларның БДИ биреп, аттестат алуы һәм эшлиме-юкмы, югары белем алып чыгуы турында гына кайгырта башладык. Безне баланың хезмәткә мөнәсәбәте түгел, бәлки кулына аттестат алып чыга алуы мәсьәләсе күбрәк дулкынландыра башлады. Чөнки бу проблема мәктәпкә аяк баскан көннән имтиханнар башланганчы колакта зеңгелдәп тора башлады.

- Бездә дәрестән соң эшчәнлек системалы рәвештә алып барылмады, кайдадыр ул бик яхшы оештырылса, кайдадыр бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Балаларны хезмәткә өйрәтергә кирәк. Алар көндәшлеккә сәләтле булып үсәргә тиеш. Кулга чүкеч, көрәк тота белмәү бик начар, - дип белдерде киңәшмәдә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Хезмәтнең тәрбияви көчен, әһәмиятен аңларга барыннан да бигрәк хезмәт базарындагы кадрлар кытлыгы, вуз тәмамлаган яшьләрнең эшкә яраксыз булуы этәргәндер, мөгаен. Президент тракторчы, машина йөртүче кебек белгечлекләргә техникумнарда түгел, мәктәптә укытырга киңәш итте. Шул ук вакытта соңгы вакытта укучыларның 9-10 нчы сыйныфларда калмавына да борчылды ул.

Президентны авыл хуҗалыгы, ветеринария академияләрен тәмамлаган егет-кызларның авылга кайтмавы да борчый. Анда агроном, зоотехниклар җитми. "Без укыганда курста берничә шәһәр малае булса, калганнары авылдан иде. Авыл балалары үз төбәкләренә эшкә кайта иде. Ә хәзер алар авылга кайтасы дип белмиләр дә. Укыйсың икән, кайтып эшлә инде син", - дип әйтергә мәҗбүр булды ул. Шәһәрнең алдынгы предприятиеләрен исә яшь белгечләрнең белем дәрәҗәсе канәгатьләндерми.

13 сентябрьдә узган ТР Дәүләт Советы сессиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның еллык Юлламасында бу турыда кабат ассызыкланды: "Баланы тәрбияләү, аның иҗади мөмкинлекләрен ачу өчен җаваплылык, нигездә, мәктәп өстенә төшә. Гамәлгә ашырыла торган "Дәрестән соң мәктәп" проектыннан мөмкин кадәр киңрәк файдалану зарур. Уку йортларында түгәрәкләр һәм спорт секцияләре иртәдән алып кичкә кадәр гөрләп эшләп торырга тиеш. Шул ук вакытта дәрестән тыш алып барыла торган эшчәнлектә балаларның һәм яшьләрнең техник иҗатын үстерүгә өстенлек бирергә кирәк".

"... Без яшь татарстанлыларга мөстәкыйль тормышка атлаганда иң яхшы старт мөмкинлекләре бирергә тиеш.

"Бөтен гомер дәвамында белем алу һәм камилләшү" дигән фикер тормышыбыздан аерылгысыз булырга тиеш.

Республикабызда гамәлгә ашырыла торган киң колачлы проектларның кадрлар белән тәэмин ителүенә зур таләпләр куела. Һөнәри әзерлек системасының нәтиҗәле эшләвен арттыру мөһим.

Бу стратегиянең ахыргы максаты - эшче белгечлекләре әзерләүгә генә түгел, яңадан әзерләү буенча да компетенция үзәкләрен булдыру".

Мәктәпләрнең кичкә кадәр эшләве ата-ана өчен дә бик яхшы. Бала ышанычлы кулларда, өстәвенә кирәкле эш белән шөгыльләнә. Чөнки күпчелек әти-әни эштән соң кайта. Бу, үз чиратында, балалар арасында җинаятьчелекнең, тәртипсезлекнең кимүенә дә китерәчәк. Монысы да бүгенге заман өчен бик мөһим. Тик тагын бер проблема бар: икешәр сменалы уку йортларында эшне ничек оештырырга? Түләүле спорт түгәрәкләренә ничек эләгергә? Баланың теләге булса да, ата-ананың матди хәле аны күтәрерлек булырмы?

Редакциядән.

Август киңәшмәләрендә күтәрелгән балаларга хезмәт тәрбиясе бирү мәсьәләсе хакында республика гәзитләрендә күләмле, тирән эчтәлекле язмалар чыккан иде. Без дә бу мәсьәләне газетада күтәрергә булдык.

Кайчандыр шушы сукмаклардан узган идек түгелме: кемдер тракторчы, кемдер киномеханик, кемдер пешекче һөнәре таныклыгы алып чыкты. Ул чакта барысы бушка һәм әйтергә кирәк мәҗбүри эшләнә иде. Бүген ата-аналарны һәм балаларны мәҗбүриләп булыр микән, анысы шикләндерә. Болар тагын вакытлы чаралар булып кына калмасмы? Безнең илдә кайчан да булса эзлеклелек дигән нәрсә булырмы? Заманы да башка бит, ярый ла безнең буын чүкеч, көрәктән башка нәрсәне белмәде. Тракторчы, машина йөртүче таныклыгы алып чыксак та, ул чорда ук югары белем алырга тырыштык. Хәзер инде балаларны югары технологияләргә нигезләнгән заманча техника кызыксындыра. Бу хакта ата-аналар, укытучыларның фикерләрен ишетәсебез килә.Сездән хатлар көтәбез.

К.Габиди

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: