Эльмира Закирова: «Иңнәремә канат үскәндәй булды”
"Ел укытучысы - 2014" конкурсының шәһәр турында җиңгән 10 нчы урта мәктәпнең татар теле укытучысы Эльмира Закирова һәр эшен "бишле"лек булсын, дип тырыша.
- Эльмира, быелгы кебек зур конкурсларда катнашканыгыз бар идеме? Бәйгегә барасыгызны белгәч, нинди тойгылар кичердегез?
- Конкурста беренче тапкыр катнашуым. Безнең мәктәптән мине җибәрәселәрен белгәч, башта югалып калдым: бөтен коллективның ышанычын аклармынмы? Директор белән сөйләшкәннән соң, тынычланып, әзерләнә башладым.
- Бәйге вакытында кыенлыклар булдымы?
- Беренче турга соңгы биш елдагы эш нәтиҗәләре буенча портфолио әзерләдек. Икенче турда ачык дәрес бирдек. Таныш булмаган төркемгә керәсе булгач, борчылган идем, 9нчы мәктәп балаларына дәрес бирдем, бик позитив укучылар! Рус балалары өчен синтаксисны үзләштерү авыр булса да, дәрес җанлы үтте. Өченче турга 8 кеше чыкты. Тема буенча мәктәп җитәкчеләре каршында мастер-класс уздырдык. Конкурста катнашу җиңел булмады, әмма директорыбыз Роза Салихова ярдәмен тою, аның киңәшләре миңа көч бирде. 9нчы мәктәп укытучысы, татар теле укытучыларының шәһәр методик берләшмә җитәкчесе Надежда Мельникова һәм мәгариф идарәсеннән Гөлфия Габдрахманова яныма килеп, нәтиҗәләремә сөенеп, минем белән горурлануларын белдерделәр. Шуннан соң иңнәремә канат үскәндәй булды.
- Эльмира, бу бәйгедән нинди кичерешләр алдыгыз? 17 укытучы катнашкан конкурста җиңү, бәлки, яңа фикерләргә этәргеч булгандыр?
- 10нчы мәктәп - Татарстанда иң яхшы 100 мәктәпнең берсе, Россиядәге алдынгы 500 мәктәп исемлегендә. Безнең мәктәптә эшләүчеләрнең 90 проценты мондый бәйгеләрдә җиңәргә сәләтле, дип уйлыйм. Конкурс вакытында бер укытучы шундый үтемле итеп шигырь сөйләде, зал тып-тын калды. Башкаларның чыгышын караганнан соң, мин шундый фикергә килдем: үзеңнең белемеңне күрсәтә белергә кирәк.
- Сезнеңчә, жиңү өчен укытучыда нинди сыйфатлар булырга тиеш?
- Таләпчәнлек, тырышлык. Мин үзем эшлим икән, эшем "бишле"лек булсын дип тырышам. Бәйге алдыннан көн саен иртән җиде тапкыр Аятел көрси укый идем, шуңа күрә Ходай булышты, дим. Конкурста катнашкан һәр укытучы җиңүгә лаек иде.
- Cез яңа гына институт бетергән кыз кебек күренәсез. Кайда укыдыгыз? Укытучы булып күптән эшлисезме?
- 16 еллык тәҗрибәм бар. Казан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлагач, "Калкан" милиция лицеенда бер ел эшләдем, Чаллы кызы бит мин.
- Ничек Алабугага киләсе булдыгыз? Мәхәббәттер инде.
- Мәхәббәт, билгеле! Алты ел дуслашып йөргән егетем Казанда укуын бетереп, Алабуга прокуратурасына юллама алды һәм без, гаилә корып, биредә яши башладык. Менә шулай инде 15 ел Алабугада эшлим. Салават белән ике кыз үстерәбез, икесе дә 1нче гимназиядә укый. Олы кызыбыз Эльвина 8нче сыйныфта белем ала, бик актив, волонтер, мәктәп президенты. Ул әтисе кебек кыю, юрист булырга уйлый. Кечкенәбез Динара 3нче сыйныфта укый, биергә ярата. Анысы миңа охшаган, тыйнак, минем юлдан китәр, ахры. Иптәш кызы белән "укытучы"лы уйный.
- Укытучы кеше өйгә кайткач та дәфтәрләр тикшереп утыра. Гаиләгезне тәмле ашлар белән сыйларга вакыт табасызмы?
- Бик теләп! Алар минем камыр ашларын бик ярата, атна саен бәлеш пешерәм.
- Сезгә шулай сөенеп яшәргә язсын! Әңгәмә өчен рәхмәт!
Эльмира Закирова укучылары олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Хәзер Казан университетында белем алучы һәм республика олимпиадасында икенче урын алган укучысы, студент кыз Ксения белән дә горурлана ала ул. Эльмира татар теле укытучысы һәм үрнәк әни генә түгел, класс җитәкчесе дә, ул җитәкләгән сыйныф быел тугызны тәмамлый. Бүгенге көндә Эльмира Закирова шәһәр данын март аенда республика күләмендә якларга җыенып яши һәм эшли. Уңышлар телик аңа!
Зөлфия ПРИМАКОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 16:57Татарстан хастаханәләрендә короновируслы авырулар өчен урыннарның өчтән бере буш Республикада Covid-19 белән авыручы пациентларны госпитализацияләү саны кими.1100
-
15 гыйнвар 2021 - 15:43Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.1700
-
15 гыйнвар 2021 - 15:18ЮХИДИ һава торышы начарлануы турында кисәтә Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булырга мөмкин.1500
-
15 гыйнвар 2021 - 15:14Татарстанда узган тәүлектә короновирустан 4 үлем очрагы теркәлгән Пандемия башланганнан бирле 15 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 218 кешегә җиткән.1400
-
15 гыйнвар 2021 - 14:39КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Татарларның күпчелеге телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.1300
-
15 гыйнвар 2021 - 11:54Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган Алабугада кичә Сovid-19 белән 1 авыручы теркәлгән.3100
-
15 гыйнвар 2021 - 10:15Татарстан табиблары кешеләрнең салкыннан өшү сәбәпләрен атады Барыннан да ешрак исерек килеш салкынга чыккан кешеләр өши.2300
-
15 гыйнвар 2021 - 06:30Татарстанда короновируска каршы массакүләм прививка ясау февраль аена тизләнергә тиеш Февраль аенда республика алдан әйтелгәннән артыграк вакцина дозасы алырга мөмкин.3600
-
3 декабрь 2020 - 10:57«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылырга җитешегез
-
9 ноябрь 2020 - 19:41Сездә салкын тию, ОРВИ яки COVID-19 симптомнары бармы? Аларны бер-берсеннән ничек аерырга?
-
15 гыйнвар 2021 - 10:00Алабугада Туган телләр елына багышланган чаралар планы турында фикер алыштыларТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2021 ел Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде.3900
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.51700
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.25500
-
12 гыйнвар 2021 - 10:08Рөстәм Нуриев Алабуга урамнарын кардан чистартуны тизләтергә кушты Алабугада гыйнвар башыннан бирле 60 сантиметрдан артык кар яуды.16800
-
12 гыйнвар 2021 - 06:15Әлмәттә җылылык өчен килгән соңгы исәпләүләрдән соң «кайнар линия» эшли башлаган Чаллыда торак-коммуналь хезмәтләр өчен счет-фактураларны алганнан соң шәһәр халкы социаль челтәрләрдә төркемнәргә оеша.14800
-
12 гыйнвар 2021 - 15:36Салкыннар көтелү сәбәпле мәктәп расписаниесенә үзгәрешләр кертеләчәк ТР Мәгариф министрлыгы ничә градус салкын булганда дәресләрнең үткәрелмәү тәртибен аңлатты.14800
-
12 гыйнвар 2021 - 15:33Татарстанда кичә 89 кеше короновирус йоктырган Алабугада соңгы тәүлектә Сovid-19 белән авыручы 1 кеше теркәлгән.14100
-
12 гыйнвар 2021 - 07:34«Татмедиа» медиахолдингы 2020 елда тираж күләмен 20 процентка арттырган Ваклап сату тиражларының артуы сәүдә нокталарында «Татмедиа» продукциясенең алдынгы урынга куелуы белән бәйле.14000
-
12 гыйнвар 2021 - 09:47"Татмедиа«ның интернет-аудиториясе 2020 елда 36 процентка һәм 138 миллион укучыга арткан Татарстанның иң эре медиахолдингы 98 газета, 20 журнал һәм 17 телеканалны берләштерә.13400
-
12 гыйнвар 2021 - 10:052020 елда Татарстан Хөкүмәте табибларга грант программасы буенча 84 фатир бирде Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә яшәүче медицина хезмәткәрләре торак шартларын яхшыртты.13400
-
12 гыйнвар 2021 - 17:30Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар якындагы ярты елда артмаячак Җылылык өчен түләүләр салкыннар аркасында артты.13200
-
12 гыйнвар 2021 - 11:33Алабуга районына затлы боланнар кайтартылды Боланнарны Красная Горка поселогындагы «Вятский берег» базасында асрарга җыеналар.13000
-
12 гыйнвар 2021 - 15:56Коронавирустан вакцинация алдыннан антитәнчекләрне тикшерү кирәк булмаячак Прививка алдыннан табиб пациентны сораштыра һәм халәтен тикшерә. Әгәр прививкага каршылыклар табылмаса, пациентка вакцинация үткәрелә.12900
-
12 гыйнвар 2021 - 16:08Татарстанда узган тәүлектә короновирустан 3 үлем очрагы теркәлгән Пандемия башланганнан бирле 12 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 210 кешегә җиткән.12700
-
12 гыйнвар 2021 - 16:30Алабугада уникаль чәйнекләр күргәзмәсе ачыла Күргәзмәдә 300дән артык коллекцион чәйнек күрергә мөмкин.12700
-
13 гыйнвар 2021 - 14:56Татарстанда кичә короновирус йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган Алабугада соңгы тәүлектә Сovid-19 белән авыручылар теркәлмәгән.12300
-
13 гыйнвар 2021 - 15:57Алабуга шәһәр судында яңа судья присяга кабул итте Лилия Мирзаһит кызына суд эшчәнлеге символы буларак мантия һәм судья чүкече тапшырылды.10500
-
13 гыйнвар 2021 - 07:30Авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде Яңа кагыйдәләр 2021 ел башыннан кабул ителде. Алар 2016 елдан бирле гамәлдә булган кагыйдәләрне алыштыра.10300
-
13 гыйнвар 2021 - 18:23Эдуард Хәйруллин «Казан» журналының эксперименталь чыгарылышын тәкъдим итте Журналны чыгаручылар Казандагы илһам чыганакларын атады.10000
-
14 гыйнвар 2021 - 10:24Алабуга районында 36 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан Татарстанда «Спутник V» вакцинасының беренче фазасы республиканың 2,4 мең кешесенә ясалган.10000
-
13 гыйнвар 2021 - 10:112021 елда ана капиталы арттырылган күләмдә түләнәчәк Республика халкы өчен ана капиталы бирү турындагы гаризаларны карау вакыты кыскара.9900
-
13 гыйнвар 2021 - 10:46Дөньяны сезнең күзләр белән күрәбез: Фәрит Мөхәммәтшин матбугат көне белән котлады 13 гыйнварда журналистлар, редакторлар, нәширләр һәм полирафистларның һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.9600
-
13 гыйнвар 2021 - 15:00Татарстанда уку ел башыннан 90 мәктәп укучысы коронавирус йоктырган Хәзер республикада аерым укучы сыйныфлар юк.9100
-
13 гыйнвар 2021 - 15:26Фазлыева: Татарстан халкының эмоциональ халәте түләүләр һәм пенсияләргә бәйле Казанда Татарстан буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырышы узды.9100
-
13 гыйнвар 2021 - 15:53Алабуганың торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаментында яңа директор Бу вазифаны хәзер Андрей Томилин җитәкли.8300
-
13 гыйнвар 2021 - 15:09Әлмәттә җылылык өчен түләүләр буенча оештырылган кайнар линия күпканаллы булачак Димәк, колл-үзәккә күбрәк кеше шалтырата алачак.8200
-
13 гыйнвар 2021 - 10:50Әсгать Сәфәров Татарстан журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләренә «һәрвакыт илһамланып эшләүләрен» һәм «яңа кызыклы проектлар» теләде.8100
-
13 гыйнвар 2021 - 15:45Алабугадан күп балалы гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды Яхъяевлар гаиләсе яңа 2021 елны яңа фатирда каршы алды.7400
-
14 гыйнвар 2021 - 08:30Алабугада Яңа ел чараларында 70 меңнән артык кеше катнашкан Районда барлыгы 446 бәйрәм чарасы уздырылган.7300
-
14 гыйнвар 2021 - 06:25Татарстан геопорталында тарих һәйкәлләрен саклау зоналары барлыкка килде Мәгълүмат Казанның барлык тарихи мирас объектларына, шул исәптән Кремль территориясендәгеләргә дә кагыла7200
-
14 гыйнвар 2021 - 18:57Татарстанда «Фермер мәктәбе» эшли башлый Укулар Казан дәүләт аграр университет базасында үтәчәк.6800
-
14 гыйнвар 2021 - 09:23Алабугалылар узган елда күбрәк төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык сыйфатына зарланган Барлыгы район җитәкчелеге адресына гражданнардан 567 мөрәҗәгать кабул ителгән.6200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:32Алабугалылар Яңа ел бәйрәмнәрендә шау-шулы күршеләргә һәм низагларга зарланган Алабугада яңа ел ялларында оператив вәзгыять тотрыклы сакланган.6100
-
14 гыйнвар 2021 - 14:57Татарстанда салкында өшегән балаларның анасын тикшерү изоляторына озаттылар 22 яшьлек хатын-кыз 13 мартка кадәр сак астында булачак.6000
-
14 гыйнвар 2021 - 15:17Татарстан инспекторлары машина йөртүчеләргә буранда шәһәр читенә чыкмаска киңәш итә Республикада 14 һәм 15 гыйнварда һава шартларының начараюы көтелә.5800
-
14 гыйнвар 2021 - 14:38Татарстанда кичә 92 кеше короновирус йоктырган Алабугада соңгы тәүлектә Сovid-19 белән авыручылар теркәлмәгән.5700
-
14 гыйнвар 2021 - 09:59Казан журналистлары «Миллиард.татар» сайтын ачты Тарих һәм журналистиканы берләштергән медиапроектны ай ярым вакыт эчендә яхшылап эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.5500
-
14 гыйнвар 2021 - 14:42Миңнеханов: Татарстан «Абилимпикс» хәрәкәте үсешенә ярдәм итәчәк Чемпионатта Татарстанның җыелма командасы икенче урын алды.5300
-
14 гыйнвар 2021 - 14:06Татарстанда ковидка каршы чикләүләр коллектив иммунитет аркасында йомшармаячак Республика бизнесының күпчелеге инде катгый тыюларсыз эшли.4900
-
15 гыйнвар 2021 - 10:00Алабугада Туган телләр елына багышланган чаралар планы турында фикер алыштылар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2021 ел Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде.3900
-
15 гыйнвар 2021 - 06:30Татарстанда короновируска каршы массакүләм прививка ясау февраль аена тизләнергә тиеш Февраль аенда республика алдан әйтелгәннән артыграк вакцина дозасы алырга мөмкин.3600
-
15 гыйнвар 2021 - 11:54Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган Алабугада кичә Сovid-19 белән 1 авыручы теркәлгән.3100
-
15 гыйнвар 2021 - 10:15Татарстан табиблары кешеләрнең салкыннан өшү сәбәпләрен атады Барыннан да ешрак исерек килеш салкынга чыккан кешеләр өши.2300
-
15 гыйнвар 2021 - 15:43Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.1700
-
15 гыйнвар 2021 - 15:18ЮХИДИ һава торышы начарлануы турында кисәтә Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булырга мөмкин.1500
-
15 гыйнвар 2021 - 15:14Татарстанда узган тәүлектә короновирустан 4 үлем очрагы теркәлгән Пандемия башланганнан бирле 15 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 218 кешегә җиткән.1400
-
15 гыйнвар 2021 - 14:39КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Татарларның күпчелеге телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.1300
-
15 гыйнвар 2021 - 16:57Татарстан хастаханәләрендә короновируслы авырулар өчен урыннарның өчтән бере буш Республикада Covid-19 белән авыручы пациентларны госпитализацияләү саны кими.1100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Окружное шоссе, д. 15
Телефон редакции: (85557) 3-81-11, 3-25-45
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика