Алабуга нуры

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш

Һәр авыл мәктәбендә йөзек кашы булырдай укытучылар бар. Шуларның берсе Морт урта мәктәбе югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Равилә Зиннәт кызы Гайфетдинова.

Мәгариф эшендә 32 ел. Әйтергә генә җиңел - ул еллар эчендә никадәр үзгәреш-борылышлар, кыенлыклар, кыйбла-омтылыш, алмаштырулар булды. Әмма Равилә ханымның "хәзер нәрсә эшләргә инде?!" дип, аптырап калганы булмады. Моны күрә белергә генә кирәк. "Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге", - дип бик белеп әйткәннәр.

Уйландыра торган заманада яшибез. Күңеле, җаны булган кеше бүген тыныч кына яши алмый. Равилә Зиннәтовнаның эшчәнлеге һәм гомер юлы яшь укытучылар өчен үрнәк булып торырлык. Р. Гайфетдинова буш данлауларга мохтаҗ түгел дип уйлыйм.

Үз чиратымда мин Равилә ханымга керәшеннәр җырыннан бер өзек багышлар идем:

Бизмәннәргә салып бәя итмәгез,

Бәяләнми торган заттан икәнсез…

Юбилейга җиткәндә, узган юлга борылып карагач, башкарылган эшләр күп була. "Иң яхшы укытучы" конкурсында катнашып, узган ел җиңү яулады һәм грант иясе булды.

Югары категорияле укытучы балалар язучысы, якташыбыз С.Т. Романовскийга багышлап үзе төзегән программа белән эшләүче, күп еллар районда укытучыларның методик берләшмәсе белән җитәкчелек иткән, Казанда курсларда латин графикасын өйрәнеп кайтып, район укытучыларын шуңа өйрәткән, "Мәгариф" журналы үткәргән "Иң яхшы мәкалә авторлары" конкурсында җиңеп чыккан,Татарстан Республикасы министрыннан "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, авылда, районда, республикада абруй, ихтирам казанган Морт урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Равилә Гайфетдинованың нәтиҗәле хезмәт итүен әйтми мөмкин түгел.

Равилә Зиннәт кызы Гайфетдинованың 23 гыйнварда матур бәйрәме - 55 яшь тулган көне.

Равилә Зиннәтовнаны юбилее белән котлап, иң изге, якты матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, бәхетле һәм сәламәт бул!

Ярдәмчел син, таләпчән син,

Үз сүзеңдә торасың

Һәркемгә үрнәк булырдай

Гүзәл гаилә корасың.

55 яшен тутырган, әмма әле дә җетелеген, хөрлеген, иҗат активлыгын саклый алган бу ханымның яшь вакытларын хәтерлим әле мин. Алабуга педагогия институтында белем алган көннәрдә, бер группа филология факультеты студентлары Морт мәктәбенә практика узарга кайтты, аны минем класска билгеләделәр.

Ул - Норлат-Октябрьский районында туып, Апас якларында кыйбласын югалтмаган гаиләдә тәрбияләнгән кыз бала икән. Аның күңеленә изгелек орлыклары сабый вакыттан ук салынган. Әтисе Зиннәтша, әнисе Хәбирә турында зыялы, булдыклы һәм мәрхәмәтле булуларына сокланып сөйләве - үзе бер тәрбия сәгате ул. "Әткәй һәм әнкәй таләпчән, әмма нечкә күңелле кешеләр иде, авыр туфраклары җиңел булсын", - ди Равилә, читкә борылып

күз яшьләрен сөртә-сөртә. Шул вакытта күңелләр нечкәреп китә, үземнең дә күп еллар элек вафат булган әнием искә төшә… Хәзер үткәннәрне сагынып искә алырга гына кала инде…

1983 елдан бирле Рәшит Әхәтович һәм Равилә Зиннәтовна кулга-кул тотынып үрнәк гаилә булып тормыш итәләр. Икесе дә шул ук елны Алабуга педагогия институтын уңышлы тәмамлый һәм тугыз ел дәверендә Иске Юраш урта мәктәбендә эшли. Анда да талантлы Равилә Зиннәтовнаны күрәләр, һәм ул директор урынбасары булып эшләп тә күрсәтә. Талантлы кешене кайда да күрәләр инде.

Менә яңадан аның авторлык программасына тукталып китик. Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры И.Г.Һадиуллин Равилә Зиннәтовна Гайфетдиновага яңа идеяләргә ия булган авторлык программалары һәм укыту-методик кулланмалары буенча Алтынчы Республика конкурсында катнашкан өчен Рәхмәт белдерә. Ә моның өчен укытучыга күпме эзләнергә, күпме көч, вакыт сарыф итәргә кирәк булгандыр. Әмма тырыш, инициативалы, актив, булдыклы укытучы бервакытта да зарланмый, яраткан хезмәтеннән ямь табып эшли бирә, гел яңалыкка омтыла, авыл һәм шәһәр укытучыларына ачык дәресләр бирә, чыгышлар ясый, укучылары район һәм республикада үткәрелгән төрле конкурсларда катнаша һәм җиңеп чыга. "Ирешелгәннәр әле чик түгел", - дип әйтәсем килә минем.

Әмма болар - "гадәти" эшләр генә әле. Әнә шул ерып чыкмаслык, "тавык чүпләп бетермәслек" күп, гаять мөһим һәм кичектергесез эшләр барышында киң күңелле, кешеләргә игътибарлы, нәзакәтле була алуы сокландыра.

Такташ сүзләре белән әйткәндә, "үзе усал, үзе сөйкемле" ул, Равилә ханым. Авылның иң галим, иң гадел, иң күркәм, иң гүзәл мөгалимәсе ул. Аның эшендәге уңышлары, балалары һәм тормыш иптәше Рәшит Әхәтович өчен икеләтә шатлык.

Гаилә - бәхет ачкычы, ди халык, ә кеше бу дөньяга бәхет өчен генә туа. Бәхет үз чиратында фәкать гаилә аша гына килә. Бәхетле гаиләләрнең генә үз балаларын бәхетле итү мөмкинлекләре зур. "Бүгенге көндә бәхетле булулары белән апаларым Зинфира һәм Дамирә, абыем Әмир, әниебез, әтиебез алдында бурычлы", - ди төпчек кыз Равилә.

Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, Гайфетдиновларның балалары Гөлназ һәм Илназ да уңганнар. Балаларына әти-әниләре кебек күпләргә үрнәк булып яшәрлек гаилә бәхете генә теләргә кала инде безгә.

Бик күп халык җырлары - иҗат гәүһәрләре дөньядагы иң кадерле зат иясенә - әниләргә багышланган, чөнки әниләрсез беркем дә булмас иде. Шуларны онытмаска иде безгә, шул исәптән Гөлназ белән Илназга да. Алар әниләрен һәм әтиләрен бик яраталар, яңгыр, буран дип тормыйлар атна саен "әти-әни" дия-дия туган йортларына кайтып җитәләр. Гаилә - тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетми, хөрмәт белән яшәргә кирәк. Гайфетдиновлар гаиләсе кебек! "Әниләрсез беркем дә булмас иде," - дип яздым да, үземә үзем сорау бирдем : "Ә әтиләрсез?!"

"Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш," - дип язган Тукай. Аның сүзләрен үзенең девизы итеп алган диярсең: Рәшит Әхәтович, мәктәптә укыта, мәрхүм әтисе кебек техниканы бик ярата, җәй җиткәч, ел саен комбайнга утыра. Сочилар, ял йортлары һәм санаторийлар дип баш ватмый. Аллаһы Тәгалә сәламәтлек һәм сабырлык кына бирсен инде аңа.

1992 елда бу гаиләгә бик зур фаҗига килде: йорт-җирләре бөтенләй янып бетте, өсләренә кигән киемнәре генә калды. Ләкин Рәшит Әхәтович төшенкелеккә бирелмәде, гаиләсе белән көне-төне эшләде һәм менә дигән йорт салып куйды, дөрес, аңа район җитәкчеләре дә бик зур булышлык күрсәтте, авыл халкы да, Юраш һәм Морт мәктәбе укытучылар коллективы да аларның кайгысына битараф булып калмады - ярдәм кулы сузды. Шулай булса да, Рәшит Әхәтовичның тырышлыгына, ихтыяр көченә бөтен авыл халкы шаккатты. Менә ул чын Ир Кеше нинди була икән!!!

Мәкаләмне тәмамлар вакыт җитте. Равилә Зиннәтовнаны олуг юбилее белән котлыйбыз, өстәмә итеп 30 ел үрнәк гаилә булып яшәүләре, 30 ел армый-талмый мәгариф өлкәсендә эшләүләре белән тагын бер мәртәбә котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез, гаилә иминлеге һәм башка изге теләкләребезне җиткерәбез, ә Равилә ханымга хезмәттәшләре, дуслары, туганнары исеменнән тагын бер теләк: һәрвакыт шулай көләч, шат булыгыз!

Андреев Павел Сергеевич,

пенсиядәге укытучы-фәнни тикшеренүче.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: