Алабуга нуры

Форум: ачык лекцияләр, осталык дәресләре, тәҗрибә уртаклашу

20-21 ноябрьләрдә КФУның Алабуга институтында мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең II Бөтенроссия форумы үтте. Ул “Мәктәпкәчә белем бирүнең заманча тенденцияләре һәм перспективалары” дип аталды.

Биредә мәктәпкәчә белем бирүне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән талантлы педагоглар, тәрбиячеләр, балалар бакчасы җитәкчеләре һәм бу өлкә белгечләре җыелды. Алар Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан гына түгел, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Мәскәүдән һәм башка җирләрдән килгәннәр иде. Мәртәбәле кунаклар арасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Йолдыз Хисамиева, педагогика фәннәре докторы, профессор, билингваль белем бирү өлкәсендә дөнья дәрәҗәсендәге әйдәп баручы белгеч, Берлиннан килгән Христо Славов Кючуков, педагогика фәннәре докторы, профессор, сөйләмне һәм иҗади сәләтләрне үстерү лабораториясе мөдире Оксана Ушакова һ.б. бар иде. Быел беренче тапкыр форум эшендә ата-аналар һәм педагоглар өчен “Мәктәпкәчә дөнья” федераль журналының баш мөхәррире Ирина Бесчаскина катнашты.

Чараны Алабуга шәһәренең 35нче “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүчеләр һәм тәрбиячеләр ачып җибәрде. Аннары сүз фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Ринат Ибатуллинга бирелде. Ул барлык катнашучыларны сәламләде, шушы ике көн эчендә мәктәпкәчә белем бирү процессының актуаль проблемаларын караячакларын белдерде. Шулай ук Ринат Ибатуллин форум кысаларында “Педагогик осталык калейдоскобы” дигән VI Республика конкурсы узуын билгеләп үтте. Быел анда барлыгы 130дан артык кеше катнашкан.

Форум вакытында аерым игътибар билингвизмны үстерү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда полилингвизмны формалаштыру мәсьәләләренә багышланган иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безнең республикада бу юнәлештә беренче адымнар ясала инде. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән республикада полилингваль комплекслар челтәре булдырыла, анда балалар берничә телне өйрәнәчәк. Күптән түгел Алабугада да шундый балалар бакчасы ачылды, ә озакламый мәктәп тә үз ишекләрен ачачак.

Йолдыз Хисамиева үз чыгышында белем бирү сыйфатына, берничә телдә (полилингваль) укытуга игътибар бирергә кирәклеген искәртте.

– Бик кызыклы, эчтәлекле программа. Без фикер алышу барышында бик күп файдалы мәгълүмат алырбыз дип ышанам. Форумны нәкъ менә Алабуга институтында үткәрү күркәм традициягә әверелер, һәм ул безгә мәктәпкәчә белем бирүне үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк.

Христо Славов Кючуков үз чыгышында шулай ук тел мәсьәләсен күтәрде. Ул билингвизм проблемалары белән шөгыльләнә. Татарстанга килер алдыннан, ул бөтен илдә 5 миллион 330 мең кеше татар телендә сөйләшүен ачыклаган.

 –Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә белгечләр буларак, безнең эшебез - туган телне үстерү  бик мөһим булуын күрсәтү, безгә туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә, аны сакларга һәм үстерергә кирәк. Мин Татарстанга татар балалары катнашында тикшерү үткәрү өчен килдем. Глобальләшү чорында игътибар зур телләргә бирелә, мәсәлән, инглиз, испан телләренә, ә татар яки башкорт телләре читтә кала. Мин аларның да бик мөһим булуын күрсәтергә телим, − дип сөйләде Христо Славов Кючуков.

Оксана Ушакова үз чыгышында тел шәхесенең дөрес үсеше мәктәпкәчә яшьтән башланырга тиеш дип белдерде. Шул ук вакытта моның күпкырлы проблема булуына басым ясады, чөнки ул төрле күзлектән карала.

Ике көн дәвамында форумда катнашучылар заманча мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүче галим-белгечләрнең ачык лекцияләрендә, төрле осталык дәресләрендә һ.б. катнашып, үзләренә файдалы белемнәр ала, тәҗрибә уртаклаша алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: