Игелекле эшнең иртәсе-киче юк
Укытучы - ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге - укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.
Изге һөнәр булып саналса да, минемчә авырлыклары күбрәктер. Укытучы исеменә лаек булу ул - зур бер батырлык дип әйтер идем мин. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр.
Укытучы эше бик авыр булуын мәктәпләрдә практика үткән студентлар һәм хөрмәтле укытучылар гына белә. Шуңа күрә югары педагогик уку йорты тәмамлаган студентларның күбесе мәктәпкә барырга җөрьәт итми. Балаларны укытудан, тәрбияләүдән башка күпме кәгазь эше. Түземлек кенә җитсен! Шушы авыр эшкә, балалар тәрбияләүгә гомерләрен багышлаган шәхесләр бик күп. Шуларның берсе - Флүзә Миннәхмәт кызы Якупова. Ул шәһәребезнең 8 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, балаларга ана телебез һәм әдәбиятыбыз турында төпле белем бирә, туган телебезне, Ватаныбызны ярату хисләрен тәрбияли.
Флүзә Якупова үз эшенә бар көчен куеп, балаларга бар мәхәббәтен биреп укыта. Аның төп максаты - укучыларына төпле белем һәм яхшы тәрбия бирү. Ул - олы йөрәкле, кешелекле, таләпчән, намуслы, иҗади фикер йөртә белүче, мавыктыргыч һәм үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән укытучы.
Ул рус телле балаларны да татарча укырга, язарга, аңларга һәм иң әһәмиятлесе - татарча сөйләшергә өйрәтә. Татарстанда яшәүче һәркем татар телен белергә, аны аңлаган кешегь зур уңайлыклар, бәхет килүен төшендерә.
Телебез сагында торучы да, халкыбызның гореф-гадәтләрен барлаучы, югалтмыйча саклаучы да, буыннардан-буыннарга тапшырылып килгән әхлак кануннарын укучыларына җиткерүче дә ул - татар теле укытучысы! Без аның хезмәте алдында баш иябез.
Флүзә ханым укыткан балалар тормышта үз урыннарын табып, төрле өлкәләрдә эшли, илебезгә файда китерә һәм уңышларга ирешә. Укучылары үзләренең яраткан һәм хөрмәт иткән укытучыларын онытмый, мәктәп елларындагы кебек өелешеп очрашуга килә, хәлен белеп тора. Мәктәп укучылары да сынатмый: мәктәп, шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнаша, призлы урыннарга лаек була.
Бүген, XXI гасырда, укытучылар тагын да зуррак хөрмәткә лаек булырга тиеш, чөнки мәгълүмати технологияләр чорында туган кызлар-егетләргә белем бирү бик зур гыйлем иясе булуны таләп итә. Заманадан артта калмас өчен укытучы туктаусыз эзләнергә, өйрәнергә тиеш. Флүзә Миннәхмәт кызы яңа заманча программалар, технологияләр кулланып эшли. "Татарча да яхшы бел" яңа укыту-методик комплексын сынау эше башланганда, кемдер аны хуплады, кемдер аңа каршы чыкты. Флүзә Якупова шушы сынау эшендә катнашып, профессиональ яктан да, шәхес буларак та ныгыды. Концентрик технологиянең асылына төшенү өчен күпме фәнни мәкаләләр укыды, ачык дәресләр, мастер-класслар үтте.
Укытучы - ул мәктәптә генә түгел, ул урамда булса да, кибеткә керсә дә, укытучы булып кала. Каникул вакытларында һәм, гомумән, һәрвакыт урамда балаларны күреп, алар белән сөйләшми йөрәге түзми. Балаларны мәктәп стеналарында гына түгел, алардан тыш та балага тәрбия, әдәп, әхлак кануннарын аңлатучы ул - чын укытучы.
Укытучы хезмәте - сайлаган һөнәр генә түгел, бу - укытучы шәхесенең сайлаган язмышы да. Укытучылар рәтендә шундый хезмәткәр булганда, балаларның татар телен белүенә, тәртипле, акыллы булуларына, һичшиксез, ышанырга була. Киләчәктә дә шулай эшегездән ямь табып, армый-талмый эшләргә язсын.
Диләрә Алимова
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 16:30Банан һәм дарчин тыныч йокларга булыша Авыр эш көненнән соң еш кына йоклап китеп булмый. Башта мең төрле уй, борчу... Иренмичә шушы чәйне ясап эчсәгез, төне буе уянмыйча тыныч йокларсыз.2500
-
18 гыйнвар 2021 - 14:48Татарстанда короновируска каршы прививка ясатканнар өчен паспорт кертергә җыенмыйлар Прививка инфекция йоктырудан сакламый, бары тик Covid-19ның җиңел барышын гына гарантияли.1800
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25Короновируска антитәнчекләр бары тик икенче «Спутник V» прививкасыннан соң гына барлыкка килә Беренче инъекциядән соң короновируска каршы иммунитет җитәрлек дәрәҗәдә барлыкка килми.2000
-
18 гыйнвар 2021 - 14:15Алабугалыларны короновирустан прививка ясатырга чакыралар COVID-19га каршы вакцинаны ясату өчен поликлиниканың прививкалар кабинетына 4-41-28 телефоны буенча шалтыратып язылырга була.2600
-
18 гыйнвар 2021 - 13:402020 елда Казанда короновирус аркасында аерылышулар саны кимегән 2020 елда аерылышу турында 4 мең акт төзелгән, бу — 2019 ел белән чагыштырганда 18 процентка азрак.2300
-
18 гыйнвар 2021 - 11:48Әлмәттә пычрак кар өеменә анализ ясалачак Пычратучы матдәләр ачыкланган очракта, гаепле кеше 300 мең сумга кадәр штраф түләячәк.2300
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Бүген Татарстанда короновирустан массакүләм вакцинация башланды Прививка ясатуга республикада яшәүче һәркем языла ала.2800
-
18 гыйнвар 2021 - 09:46Инфекционист бәкегә чуму вакытында короновирус йоктыру куркынычы турында сөйләде Салкын суга чумган вакытта барлыкка килгән адреналин иммунитетны көчәйтә.3000
-
3 декабрь 2020 - 10:57«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылырга җитешегез
-
9 ноябрь 2020 - 19:41Сездә салкын тию, ОРВИ яки COVID-19 симптомнары бармы? Аларны бер-берсеннән ничек аерырга?
-
18 гыйнвар 2021 - 11:09Татарстанда короновирус йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланганАлабугада 1 кеше COVID-19 йоктырган.4400
-
15 гыйнвар 2021 - 16:57Татарстан хастаханәләрендә короновируслы авырулар өчен урыннарның өчтән бере буш Республикада Covid-19 белән авыручы пациентларны госпитализацияләү саны кими.17300
-
16 гыйнвар 2021 - 09:00Алабугада «ЧӘЙнекләрнең тылсымлы дөньясы» күргәзмәсе эшли башлады Ул кичә, 15 гыйнварда ачылды һәм 8 февральгә кадәр эшләячәк.16000
-
15 гыйнвар 2021 - 10:00Алабугада Туган телләр елына багышланган чаралар планы турында фикер алыштылар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2021 ел Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде.15900
-
15 гыйнвар 2021 - 15:14Татарстанда узган тәүлектә короновирустан 4 үлем очрагы теркәлгән Пандемия башланганнан бирле 15 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 218 кешегә җиткән.14900
-
15 гыйнвар 2021 - 11:54Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган Алабугада кичә Сovid-19 белән 1 авыручы теркәлгән.14200
-
15 гыйнвар 2021 - 06:30Татарстанда короновируска каршы массакүләм прививка ясау февраль аена тизләнергә тиеш Февраль аенда республика алдан әйтелгәннән артыграк вакцина дозасы алырга мөмкин.14000
-
15 гыйнвар 2021 - 14:39КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Татарларның күпчелеге телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.14000
-
15 гыйнвар 2021 - 15:18ЮХИДИ һава торышы начарлануы турында кисәтә Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булырга мөмкин.13400
-
16 гыйнвар 2021 - 17:32Татарстанда 4 кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булган Пандемия башланганнан бирле 16 гыйнварга COVID-19дан 222 үлем очрагы теркәлгән.13100
-
15 гыйнвар 2021 - 15:43Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.12900
-
15 гыйнвар 2021 - 10:15Татарстан табиблары кешеләрнең салкыннан өшү сәбәпләрен атады Барыннан да ешрак исерек килеш салкынга чыккан кешеләр өши.12800
-
17 гыйнвар 2021 - 09:00Алабуга педагоглары квалификацияләрен күтәрә КФУның Алабуга институты педагогларның квалификациясен күтәрү максатыннан районның мәгариф идарәсе белән хезмәттәшлек итә башлады.12000
-
16 гыйнвар 2021 - 13:00Алабугада район башлыгы гражданнарны кабул итте Рөстәм Нуриевка 12 алабугалы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте.11400
-
16 гыйнвар 2021 - 09:08ТР Яшьләр парламенты юл йөрү өчен студентлар тарифы турындагы инициативаны хуплады Республика студентлар лигасы президенты «44» тарифын кертергә тәкъдим итте.11200
-
16 гыйнвар 2021 - 10:00Алабугада рейд барышында 33 машина йөртүче җавапка тартылган Тикшерү барышында ачыкланган хокук бозу очраклары теркәлгән һәм машина йөртүчеләргә административ беркетмәләр төзелгән.11200
-
16 гыйнвар 2021 - 08:00Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар Халыкара компетенцияләр үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» исемле бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.10500
-
16 гыйнвар 2021 - 11:44Татарстанда короновирус йоктыруның 98 яңа очрагы теркәлгән 16 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 14 735 очрагы теркәлгән.10500
-
17 гыйнвар 2021 - 17:58Татарстанда 3 кеше коронавирус корбаны булган Пандемия башланганнан бирле 17 гыйнварга COVID-19дан 225 үлем очрагы теркәлгән.9700
-
16 гыйнвар 2021 - 15:02Рөстәм Миңнеханов ТКХ өчен югары бәяләр турында: һәр мөрәҗәгатькә игътибар итәргә кирәк Президент бу мәсьәлә буенча халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген ассызыклады.9600
-
17 гыйнвар 2021 - 11:29Татарстанда тагын 97 кеше короновирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.7700
-
17 гыйнвар 2021 - 10:00Алабугада «Озак вакытлы карау системасы» проекты буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды Әлеге проект Алабуга районында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узган ел башында оештырылган иде.7400
-
17 гыйнвар 2021 - 10:432021 елда Татарстанда 2,6 миллион квадрат метрдан артык торак төзергә планлаштыралар Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.7300
-
17 гыйнвар 2021 - 13:002021 елда төп үзгәрешләр: эш, пенсия, ана капиталы Яңа елда россиялеләрне, шул исәптән алабугалыларны законнарда бик күп үзгәрешләр көтә: физик затлар кеременә салымны яңадан исәпләү, читтән торып эшләүне җайга салу һәм башкалар.6000
-
16 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен татар теле буенча яңа дәреслекләр эшләнәчәк Әзер дәреслекләр полилингваль мәктәпләр һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты партнерлары — мәгариф оешмалары базасында тест уза.5500
-
16 гыйнвар 2021 - 16:00Таудан шуганнан соң... сәламәт калырга Ел башында бөтен Татарстанны коточкыч фаҗига тетрәндерде − өч яшьлек кыз Алабугада таудан шуганда имгәнеп һәлак булды.5400
-
16 гыйнвар 2021 - 11:55Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Крещение бәйрәмендә коенганда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие дөньясы Крещение яки Богоявление бәйрәмен билгеләп үтә.5000
-
18 гыйнвар 2021 - 11:09Татарстанда короновирус йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган Алабугада 1 кеше COVID-19 йоктырган.4400
-
18 гыйнвар 2021 - 06:30Павлова: Махсус Олимпиаданы Казанда үткәрү республиканың инклюзив спортка керткән өлешен күрсәтә 2021 елгы Гайдар форумы дискуссияләре мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Бөтендөнья кышкы уеннар темасына багышланды.4200
-
17 гыйнвар 2021 - 16:002021 елга Кытай йолдызнамәсе Юлбарысларга астрологлар уңыш фаразлый, ә куяннарның хата ясаулары ихтимал. Аждаһалар чит илгә күченеп китәргә мөмкин.3700
-
18 гыйнвар 2021 - 09:46Инфекционист бәкегә чуму вакытында короновирус йоктыру куркынычы турында сөйләде Салкын суга чумган вакытта барлыкка килгән адреналин иммунитетны көчәйтә.3000
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Бүген Татарстанда короновирустан массакүләм вакцинация башланды Прививка ясатуга республикада яшәүче һәркем языла ала.2800
-
18 гыйнвар 2021 - 14:15Алабугалыларны короновирустан прививка ясатырга чакыралар COVID-19га каршы вакцинаны ясату өчен поликлиниканың прививкалар кабинетына 4-41-28 телефоны буенча шалтыратып язылырга була.2600
-
18 гыйнвар 2021 - 16:30Банан һәм дарчин тыныч йокларга булыша Авыр эш көненнән соң еш кына йоклап китеп булмый. Башта мең төрле уй, борчу... Иренмичә шушы чәйне ясап эчсәгез, төне буе уянмыйча тыныч йокларсыз.2500
-
18 гыйнвар 2021 - 11:48Әлмәттә пычрак кар өеменә анализ ясалачак Пычратучы матдәләр ачыкланган очракта, гаепле кеше 300 мең сумга кадәр штраф түләячәк.2300
-
18 гыйнвар 2021 - 13:402020 елда Казанда короновирус аркасында аерылышулар саны кимегән 2020 елда аерылышу турында 4 мең акт төзелгән, бу — 2019 ел белән чагыштырганда 18 процентка азрак.2300
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25Короновируска антитәнчекләр бары тик икенче «Спутник V» прививкасыннан соң гына барлыкка килә Беренче инъекциядән соң короновируска каршы иммунитет җитәрлек дәрәҗәдә барлыкка килми.2000
-
18 гыйнвар 2021 - 14:48Татарстанда короновируска каршы прививка ясатканнар өчен паспорт кертергә җыенмыйлар Прививка инфекция йоктырудан сакламый, бары тик Covid-19ның җиңел барышын гына гарантияли.1800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Окружное шоссе, д. 15
Телефон редакции: (85557) 3-81-11, 3-25-45
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика