Алабуга нуры

Кем син – археолог?

Безнең институтта студентлар өчен күп төрле түгәрәкләр эшли. Шулар арасында иң кызыклы һәм мавыктыргычы, минемчә, ул - археология түгәрәге.

Институтта укый башлаган беренче көннән ук миңа әлеге түгәрәк турында бик еш ишетергә туры килде. Археология клубы җитәкчесе - Татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы, тарих фәннәре кандидаты, доцент Альберт Нигамаев. Аны институтта барысы да, Татарстан тарихының иң яхшы белгече, студентларда археология фәненә карата кызыксыну, мәхәббәт уяткан кеше буларак белә. Үз эшен бик яратып эшләгәнгәдер, ул вакыты белән кырыс һәм бик таләпчән, ләкин шуңа карамастан, студентлар аңа тартыла, аны үзләренә үрнәк саный. Археология түгәрәгенә күп студент йөри, алар анда бик күп вакыт үткәрә.
Археология түгәрәге үтә торган бүлмә белән таныштырып китим. Ишекне ачып беренче адым ясауга, без якты, матур бер бүлмәгә килеп керәбез. Бүлмәнең зур өлешен түгәрәк өстәл алып тора, сул якта китаплар саклана торган шкафлар. Алда әйтелеп үткән өстәлгә игътибар итсәк, анда бик күп фотолар күрәбез, алар бөтен өстәл буе җәелгән. "Нинди фотолар соң алар?" - дип сорарсыз. Гади фотолар түгел, алар җәйге казылмалар вакытында табылган экспонатларның урыннары һәм шул экспонатларның үзләре төшерелгән фотолар. Элегрәк кергән чакта әлеге өстәлдә ул экспонатларның үзләрен дә күреп була иде, ләкин хәзер инде алар башка бүлмәдә - археология музеенда саклана. Әлеге музей бүлмәсе - иң караңгы бүлмә дисәм дә, ялгыш булмас. Анда утны экскурсия үткәргәндә генә яндыралар, мөгаен. Әлеге музейда үзебезнең факультет һәм тарих факультеты студентлары Альберт Зөфәр улы җитәкчелегендә җыйган экспонатлар тупланган. Монда татар халкының тарихын чагылдыручы бик күп кызыклы әйберләр бар. Алга таба тагын бер ишек. Аның аша узгач, тагын ике кечкенә бүлмә күрәбез. Берсе - түгәрәк җитәкчесе бүлмәсе, ә икенчесе - студент-археологларның эш урыны. Менә шушы бүлмәләрдә көн дә студентлар иртән һәм кич җыелып, барлык буш вакытларын үткәрәләр.
Эш урыннарын, җиһазларын күзәткәннән соң, студентларның ни өчен монда булырга яратуларын, алар өчен нинди шартлар тудырылуын белү максаты белән мин алар белән сөйләшеп, түгәрәктә үткән бер көннәрен күзәтергә булдым. Әңгәмәдәшләрем Гүзәл Сәфәргалина һәм Вилнур Сөйләманов булды.

- Сезне әлеге түгәрәккә йөрергә нәрсә этәрде?
- Әлеге түгәрәккә мин 14 нче февраль көнне килдем. Бәйрәм көнне, икеләтә бәйрәм булды. Кызыксындырды да, килдем.

- Җәй айларындагы практикагыз ничек үтә, анда җыелган материалны соңыннан нишләтәсез?
- Казу эшләрендә көне буе эшләсәк тә, вакыт кызыклы үтә, без анда бергә тату бер гаилә булып яшибез. Бирегә барасы килеп тора, моны ни өчен икәнен аңлатып булмый, анда үзеңә булып кайтырга кирәк.
Җәйге практикада табылган материалларны рәткә китерәбез. Шушы табылган керамикаларны төркемнәргә бүләбез, Болгар керамикасы төсләргә дә бүленә. Ә табылган тимер материалларны күгәректән чистартабыз, соңыннан лак белән буйыйбыз. Матур бизәкле чүлмәк ватыклары һәм тимер материаллар табыла. Шулай бер-беренә туры килгән кыйпылчыкларны килештереп ябыштырабыз, һәм алдагы җәйгә казу эшләренә барыр өчен инструментлар һәм башка кирәкле әйберләрне рәткә китерәбез.

- Түгәрәктә көн тәртибе нинди?
- Быел икенче сменада уку сәбәпле, иртәнге унга киләбез. Уникегә кадәр шунда булабыз, дәресләрдән соң кичке сәгать җидегә кадәр. Уку елы башында кичке сәгать унга кадәр булган көннәр дә булды. Һәр студентның үз вазыйфасы бар, һәркем үз эше белән мәшгуль. Кемдер керамика белән утыра, кемдер компьютерда рәсемнәр төшерә, беркем тик тормый. Безнең түгәрәктә музей барлыгын беләсез инде, без Алсу белән шунда кунакларга экскурсия үткәрәбез, экспонатлар исемлеген тикшерәбез, чисталыгын күздә тотабыз. Егетләребез - административ хуҗалык вәкилләре, алар инструментларның төзеклеген тикшерә, ярдәм итә.
Жәйге практика - онытылмаслык, күңелле, кызыклы һәм мавыктыргыч вакыт. Төрле экстремаль ситуацияләрдән чыгарга, кыен шартларда яшәргә өйрәнәсең. Учакта ашарга пешерергә өйрәндек, гомумән, бик кызык. Ике атна табигатьтә яшәү бик зур тәҗрибә бирә.
- Барыгызны тату бер зур гаилә итеп туплый алу, әлеге фәнгә кызыксындыру уяту өчен, минемчә, нинди дә булса сәләт кирәк. Сезнең җитәкчегез югарыда әйтеп узган сыйфатларга ничек ирешкән икән?
- Ул кырыс, эшне төгәл һәм вакытында эшләгәнне ярата, һәм бездән дә шуны таләп итә. Бер карасаң кырыс та ул, шулай да кызык хәлләр сөйләп, безнең белән сөйләшеп утыра ала.
- Альберт Зөфәр улына без бик рәхмәтле. Биредә аның тырышлыгы белән уңай шартлар тудырылды, түгәрәк - безнең икенче өебез инде ул. Без анда иртәдән кичкә кадәр мәш киләбез. Иҗади эш белән шөгыльләнүме, фәнни эшме ул, барысын да җитәкчебез белән бергәләп эшлибез. Нинди генә сорау туса да, шәхсиме, уку турындамы, безгә дөрес киңәшләрен бирә.
Альберт Нигамаев үзенең эшен яраткангадыр, бәлки, археология түгәрәгенә йөрүчеләр бер дә зарланмый, киресенчә, дәрес вакытында аннан бераз гына курыксалар да, түгәрәккә килгәч, бөтенләй башкача. Алар анда коллегалар кебек, укытучыдан киңәш сорап, аннан өйрәнәләр, тәҗрибә туплыйлар.

Түгәрәккә йөрүче студентлар белән сөйләшкәннән соң, мин үземнең барлык сорауларыма да җавап таптым сыман. Ни өчен монда шулай ашкынып йөрүләре, беренчедән, әлеге фәнгә карата кызыксыну, икенчедән, җитәкчеләренә карата зур хөрмәт, аннан үрнәк алу булып тора, өченчедән, бу алар өчен бер төрле юнәлештә эшләүче яшьтәшләре белән аралашу, киләчәк һөнәрләрендә кулланырга тәҗрибә алу һәм, дүртенчедән, алар монда килеп үзләренә яңа дуслар табалар, аралашалар.

Алсу САДЫКОВА,

1 нче курс студенты

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 февраля 2018 в 08:19
    Көрәш – милләтебезнең йөзек кашы 15нче февральдән 17сенә кадәр Алабугада “Сабантуй” журналы призына 2002-2003нче елда һәм 2004-2005нче елда туган үсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Көрәштә Татарстан Республикасының 35 шәһәр һәм районнарыннан 500дән артык спортчы катнашты.
    8
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 08:17
    Кышкы кечкенә олимпиадалар гөрли Балачак – олылар тормышының кечкенә, әмма үзенчәлекле күчермәсе. Олылар дөньясы балаларга үрнәк, өлге булып тора. Юкка гына балалар олылар тормышыннан алынган үзенчәлекле дөнья тудырып, “сатучылы”, “әниле-кызлы”, “укытучылы” кебек уеннарны уйнамыйлар.
    10
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 21:21
    Татарстанның бакчачылык берләшмәләрен үстерүгә 150 миллион сум тотылган Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша.
    21
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 15:45
    В Елабуге состоится концерт мастеров искусств Завтра в 18.30 в городском Дворце культуры состоится концерт мастеров искусств.
    48
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 12:00
    Үкенечле ядкяр Беренче мәртәбә Язиләнең фотоальбомында буш калган бу битне Нурзифа Х классны тәмамлаган, инде кулга аттестатлар алган, котлаулар тыңлаган һәм хушлашу кичәсе узган көнне, дөресрәге, туып килүче иртәне күргән иде.
    40
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 11:00
    ...Кайнар белен – иң яхшы ашамлык! Май чабу атнасы тиздән ахырына якынлаша, ләкин әле беленнәр белән сыйланыр өчен безнең тагын өч көн бар.
    40
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 10:00
    Бокс – ул яшәү рәвеше Казанда 2004-2005 елгы үсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
    41
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:51
    Алабугалылар сорауларына җавап алды Алабуга шәһәр мәдәният сараенда Ветераннар советының җәмәгать кабул итүе булды.
    40
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 18 февраля 2018 в 21:21
    Татарстанның бакчачылык берләшмәләрен үстерүгә 150 миллион сум тотылган Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша.
    21
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 08:17
    Кышкы кечкенә олимпиадалар гөрли Балачак – олылар тормышының кечкенә, әмма үзенчәлекле күчермәсе. Олылар дөньясы балаларга үрнәк, өлге булып тора. Юкка гына балалар олылар тормышыннан алынган үзенчәлекле дөнья тудырып, “сатучылы”, “әниле-кызлы”, “укытучылы” кебек уеннарны уйнамыйлар.
    10
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 08:19
    Көрәш – милләтебезнең йөзек кашы 15нче февральдән 17сенә кадәр Алабугада “Сабантуй” журналы призына 2002-2003нче елда һәм 2004-2005нче елда туган үсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Көрәштә Татарстан Республикасының 35 шәһәр һәм районнарыннан 500дән артык спортчы катнашты.
    8
    0
    0