Алабуга нуры

Ба­ла­ны яра­тыр­га ки­рәк

Бү­ген­ге тор­мыш мә­шә­кать­лә­ре, ак­ча та­бу проб­ле­ма­сы бе­лән кай­бер ата- ана­лар ба­ла­ла­ры ту­рын­да оны­тып җи­бә­рә. Ә ба­ла­лар юа­ныч­ны ки­тап­лар­да тү­гел, ин­тер­нет­тан та­ба. Ала­бу­га­ның иң ях­шы укы­ту­чы­ла­ры мәк­тәп уңыш­ла­рын һәм проб­ле­ма­ла­рын хәл итү өчен тү­гә­рәк өс­тәл сөй­лә­шү­е­нә җы­ел­ды.

Уңыш­ка юл

Ел са­ен уза тор­ган "Иң ях­шы укы­ту­чы­лар­ны бү­ләк­ләү" кон­курс- про­ек­тын­да Ала­бу­га­ның дүрт укы­ту­чы­сы - Тать­я­на Гу­се­ва (10 нчы мәк­тәп), На­талья Щер­ба­ко­ва (9 нчы мәк­тәп), Ан­на Фир­со­ва, Тать­я­на Кельш (2 нче мәк­тәп) җи­ңү яу­ла­ды. Кон­курс­та кат­на­шу өчен алар соң­гы биш ел­да баш­кар­ган эш­лә­ре ха­кын­да иҗа­ди от­чет әзер­лә­гән. Әле­ге 200 бит­тән ар­тыг­рак пап­ка­да кон­фе­рен­ци­я­дә­ге чы­гыш­лар, олим­пи­а­да­да­гы җи­ңү­ләр, БДИ бил­ге­лә­ре, укы­ту­чы­ның ару­сыз хез­мә­те һәм йо­кы­сыз төн­нә­ре туп­лан­ган. Рос­си­я­дән Та­тарс­тан укы­ту­чы­ла­ры өчен бү­лен­гән кво­та­га ке­рү өчен алар­га аз гы­на уңыш җит­ми кал­ган. Алар хез­мә­те рес­пуб­ли­ка­да юга­ры бә­я­лән­де 200 сум бе­лән бул­ма­са да, бюд­жет хез­мәт­кәр­лә­ре өчен 40-50 мең сум ак­ча да зур сум­ма. Мә­сә­лән, Тать­я­на Ана­толь­ев­на бу ак­ча­га Но­во­си­бирск­та хез­мәт итү­че улы яны­на ба­рып кайт­кан, ә Ан­на Алек­санд­ров­на фа­ти­ры­на ре­монт яса­ган. Лә­кин алар өчен иң мө­һи­ме ак­ча­ла­та бү­ләк тү­гел, ә ра­йон һәм мәк­тәп да­нын кү­тә­рү.

- Бы­ел әле­ге кон­курс­та кат­на­шыр­га әзер­лә­нү­че укы­ту­чы­лар­га шу­ны әй­тә­се ки­лә: "Ба­ры тик ку­рык­мас­ка гы­на ки­рәк, бар да те­лә­гән­чә ки­леп чы­га­чак, эш­не баш­лап җи­бә­рү мө­һим,"- ди баш­лан­гыч сый­ныф укы­ту­чы­сы Тать­я­на Гу­че­ва.

Укыр­га­мы әл­лә тың­лар­га­мы

Бү­ген­ге көн уку­чы­ла­ры­ның төп проб­ле­ма­сы итеп укы­ту­чы­лар алар­ның аз уку­ын ата­ды. Ке­че яшь­тә­ге мәк­тәп ба­ла­ла­ры­ның ата-ана ал­ган яңа ки­тап, бер­гә­ләп ки­тап­ха­нә­ләр­гә йө­рү, ан­да укы­ган­нар ту­рын­да фи­кер алы­шу бе­лән уку­га кы­зык­сы­ну­ын үс­те­реп бул­са да, өл­кән яшь­тә­ге мәк­тәп уку­чы­ла­ры өчен бу юл­лар фай­да­лы бул­ма­я­чак.Ур­та һәм өл­кән мәк­тәп яшен­дә­ге уку­чы­лар­ның кү­бе­се­нең өй­лә­рен­дә компь­ю­тер һәм ин­тер­нет бар. Ди­мәк алар ирек­ле рә­веш­тә "э­лект­рон ки­тап­ха­нә" дән фай­да­ла­на ала. Мон­дый ки­тап­ха­нә­дә мәк­тәп­тә үте­лә тор­ган бар­лык әдә­би әсәр­ләр туп­лан­ган, ди На­талья Ген­надь­ев­на. Бу ки­тап­лар­ны хәт­та те­ле­фон­га да кү­че­ре­гә мөм­кин, әле та­гын ау­дио ки­тап­лар да бар. Әдә­би­ят прог­рам­ма­сын үз­ләш­те­рү­дә бу та­гын бер юл, ба­ла­лар баш­ка эш эш­лә­гән­дә, юл­да бар­ган­да да әдә­би әсәр­ләр­не тың­лый ала. Ә сән­гать­ле укыл­ган әдә­би әсәр­не тың­лау аның хә­тер­дә ях­шы­рак сак­ла­ну­ы­на ки­те­рә икән.

Яра­тыр­га со­ңар­мас­ка ки­рәк

-Ата-ана­лар ба­ла­ла­ры баш­лан­гыч сый­ныф­лар­да укы­ган­да алар бе­лән да­и­ми кы­зык­сы­на. Ә өл­кән­сый­ныф уку­чы­ла­ры­ның кү­бе­се­нең әти-әни­сен­нән: "Без аңа ыша­на­быз,"- ди­гән сүз­ләр ише­тер­гә ту­ры ки­лә, - ди хи­мия укы­ту­чы­сы, за­вуч Ан­на Фир­со­ва.

-Өл­кән сый­ныф уку­чы­ла­ры­ның ата-ана­ла­ры бе­лән уз­ган соң­гы җы­е­лыш­та мин: "Кай­сы ата-ана үз ба­ла­сын ко­чып сөя?" дип со­рау бир­дем. Ан­дый­лар бар­мак бе­лән ге­нә са­нар­лык иде,- ди әдә­би­ят укы­ту­чы­сы һәм сый­ныф җи­тәк­че­се На­талья Ген­надь­ев­на.

-Мин җы­е­лыш са­ен ата-ана­лар­га "Зин­һар өчен, янә­шә­гез­дә бул­ган­да ба­ла­ла­ры­гыз­ны яра­ты­гыз! Ба­ла­ның әни­се янә­шә­се­нә уты­рып эч сер­лә­рен сөй­ләр ва­кы­ты бик тиз узар­га мөм­кин. Бар эше­гез­не таш­лап, аны тың­ла­гыз. Әни ке­ше ир­тән ба­ла­сын ни­чек уя­та? Ут­ны ян­ды­ра да, "Тор, мәк­тәп­кә соң­га ка­ла­сың,"- ди һәм шу­ның бе­лән бе­тә. Ә бит ба­ла яны­на ки­лер­гә, аны ба­шын­нан ая­гы­на ка­дәр сый­пар­га күп ва­кыт ки­рәк­ми. Ба­ла өй­дән чык­кан­да да әни­се энер­ги­я­сен то­яр­га ти­еш. Ба­ла мәк­тәп­тән кайт­кач, "Хәл­ләр ни­чек?" дип со­рау гы­на җит­ми, "Ни­чә­ле ал­дың?" ди­гән со­рау та­гын да мәгъ­нә­сез­рәк. Иң элек ба­ла бе­лән бү­ген бул­ган ях­шы­лык­лар ха­кын­да сөй­лә­шер­гә, ан­нан соң гы­на баш­ка те­ма­лар­га кү­чәр­гә ки­рәк. Ата-ана­лар үз ба­ла­ла­рын яра­тыр­га ти­еш,- ди Тать­я­на Гу­се­ва.

Эш, бор­чу-мә­шә­кать­ләр, ак­ча та­бу бо­лар ту­рын­да гы­на тү­гел, ә янә­шә­дә үсү­че кеч­ке­нә ке­ше ты­рын­да да оныт­мас­ка ки­рәк. Аның да бик тә- бик тә яра­ты­ла­сы ки­лә һәм үзен аң­лау­ла­рын те­ли.

На­лия Ка­сый­мо­ва

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 29 март 2018 - 11:59
    Кар суына юл ачкан – ташудан качкан
    Чын яз апрель башында көтелә, анда инде сулар агачак. Су басуга кагылышлы фаразларны “эшлекле сишәмбе”дә ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин хәбәр итте.
    98
    0
    0
Ночной режим