Алабуга нуры

Милли кадрлар хәзерләү кызыксындыра

Германиядән килгән делегация КФУның Алабуга институтында булып китте.

“Татар манарасы артыннан” проектын тормышка ашыру кысаларында килгән немецлар делегациясен төрки телләр белгече, Кавказ, Татарстан, Төрекстанны тикшеренү институты (ИКАТАТ) директоры һәм “Татар манарасы артыннан” проекты координаторы Мисте Хотопп-Рике җитәкләде. Кунаклар арасында шулай ук татар һәм башка төрки халыкларның тарихын һәм мәдәниятын өйрәнү һәм тарату, фашизмга каршы көрәшүен дәвам иткән һәм Германия җирләрендә  һәлак булган әсирләрнең батырлыгын мәңгеләштерү белән шөгыльләнүче немец галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре бар иде.

Татарстанның мәдәнияты, гореф-гадәтләре, һәм мәгариф үзенчәлекләре белән таныштыруга багышланган чаралар барышында югары уку йорты бинасы буенча экскурсия үткәрелде. Алабуга институты тарихы турыдан-туры шәһәр һәм республиканың үткәне белән бәйле. Чит ил кунакларын институт директоры Елена Мерзон сәламләде: “Татарстанга килгәч, Алабуганы һәм безнең институтны күрүегезгә бик шатбыз. Вуз бинасын бераз карап йөрүгә, инде аңлагансыздыр, уку йортына 120 елдан артык, һәм шунысы әһәмиятле: биредә һәрвакыт укытучы кадрлар әзерләделәр, шул исәптән милли мәгариф өчен дә. Россия, чит илләр өчен, әмма, беренче чиратта, республикабыз һәм шәһәребез өчен, кадрлар хәзерләүдә без иң яхшы традицияләрне сакларга тырышабыз, шуңа күрә татар телен, татар мәдәниятын өйрәнү гамәлдә педагогик хәзерлекнең бар юнәлешләрендә диярлек  күзәтелә”.

Институтка делегация визитының төп максаты: университет һәм мәктәптән тыш мәдәни-тарихи белем белән танышу. Түгәрәк өстәл артында кунаклар белән бергә чит телләр факультетының немец бүлеге мөгаллимнәре һәм студентларының да эшләве максатка ярашлы булды. Очрашу вакытында делегатлар милли балалар бакчалары өчен педагогик кадрларны һәм туган тел укытучыларын хәзерләү үзенчәлекләре турында тулырак белде. Шунысы куанычлы: югары уку йорты белгечләрне республика өчен генә түгел, илнең татарлар күпләп яши торган төбәкләре өчен дә әзерли. Шулар арасында, мәсәлән, Оренбург өлкәсен һәм Пермь ягын әйтергә мөмкин.

Чит ил делегатларын Алабуга институтының күптелле белем учреждениеләре өчен укытучылар хәзерләү дәрәҗәсе аеруча кызыксындырды. Хәтерләсәгез, Татарстанда полилингваль комплекслар булдыру юнәлешендәге проектлар тормышка ашырыла, аларда иң нәтиҗәле ысуллар белән, укучыларны рус, татар һәм чит телләренә өйрәтәчәкләр. Алабугада андый мәктәп 2020 елда ачылыр дип планлаштыралар.

Хәзерге вакытта Алабуга институтында кайбер мәгариф проектлары эшли. Алар гореф-гадәтләрне, тарихны саклауга, милли кадрлар әзерләүгә юнәлтелгән. Мисалга, Халыкара төрки телләрне өйрәнү конференциясендә төрки халыкларның телен, әдәбиятын һәм мәдәниятын өйрәнүнең фәнни проблемалары һәм практикасы хәл ителә. Икенче проект – бөтен дөнья укытучыларын ел саен берләштереп торган Халыкара укытучылар фестивале.

“Шунысы нык тәэсир калдырды: вузда укытучылар хәзерләү беркайчан да тукталмаган, һәм ул төрле рәвешләрдә үткән. Мөгаллимнәрнең һәм студентларның һөнәри осталык дәрәҗәсе нинди югары булу да гаҗәп. Алар немец телендә искиткеч сөйләшә. Германия һәм Россиядәге мәгариф системасы бер-берсеннән шактый аерылганга, без яңа һәм файдалы күп мәгълүмат белдек. Без үзара тәҗрибә уртаклашырга әзер һәм хезмәттәшлек өчен һәрчак ачык”, – дип ассызыклады делегация җитәкчесе Мисте Хотопп-Рике.

Мәгълүмат чыганагы: КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: