Алабуга нуры

Мин нигә Путин өчен тавыш бирәм

Алда тагын сайлаулар - монысы инде Россия Президентын сайлау. Сайлау алды вәгъдәләре кызганнан-кыза бара.

Бүгенге көндә Президентлыкка кандидатлар исемлегендә биш кеше калды. Шулар арасыннан илнең үсеше, байлыгы, иминлеге өчен җавап бирерлек җитәкчене сайлап алырга кирәк. Интернет, газета битләрендә төрле фикер табып була. Хәзерге властьны яклаганы да, хурлаганы да бар, хәер, соңгылары күбрәк тә ахрысы. Узган сайлауларда да, партиянең программасын да укымаган көе тавыш биреп, оппозициядә булулары белән мактанып йөрүчеләр күп булды.

4 мартка кадәр әле айдан артык вакыт бар. Димәк уйларга, программа белән танышырга, үткәннәрне, тарихны искә төшерергә һәм акыл белән тавыш бирергә кирәк.

Алабуга шәһәр-район мәгариф идарәсе узган атнада "Мин нигә Путин өчен тавыш бирәм" дигән түгәрәк өстәл узды. Очрашуда мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, шәһәр һәм район мәктәпләре директорлары, тәҗрибәле һәм яшь укытучылар, журналистлар катнашты.

Сәяси курсның үзгәрүе мәгарифнең күп еллар дәвамында ирешелгән уңышларын юкка чыгарырга мөмкин, дип саныйлар Алабуга мөгаллимнәре.

90 нчы еллар түләнмәгән хезмәт хаклары, буш кибетләр, талонга бирелүче продуктлар, укытучылар забастовкасы, инфляция һәм спекуляция белән истә калган, дип башлады сүзен дүртенче гимназия директоры Рафаэль Хәмитов.

Бик күп сәләтле педагоглар мәктәптән китеп, базарда сату итә башлады. Авыл мәктәпләрендә эшләүче укытучыларның бик сирәге бу елларда үз һөнәренә тугрылыклы булып кала алды. "Халык хөкүмәткә, президентка булган ышанычын югалтты. Әхлак идеаллары кыйммәтсезләнде. Менә шундый вакытта да мәктәп балаларга тәрбия, белем бирергә, әхлак кануннарын сеңдерергә тиеш иде", - диде мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Дмитрий Сапожников.

Россияне Владимир Путин җитәкли башлагач кына сәясәттә тотрыклылык күзәтелә башлады, икътисад көйләнде, аның артыннан социаль өлкә дә җайланды. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы, пенсияләр индексацияләнеп тора, халыкка вәгъдә ителгән проектлар тормышка ашырыла.

Мәгариф бу үзгәрешләрдән читтә калмады. Мәктәпкә заманча мультимедияле технологияләр килде. Укытучыларның ноутбуклары бар, күп кенә уку бүлмәләре интерактив такталар белән җиһазланган. Димәк укытучы үзенең дәресләрен кызыграк итә ала, фәнгә җәлеп итү җиңеләя, күрсәтмәлелек арта.

- Соңгы ун елда гына мин укытучы буларак шәхес үсеше өчен шартлар барлыкка килүен сиздем,- ди тугызынчы мәктәп укытучысы Галина Соколова. - Укытучы кабинеты заманча технологияләр белән җиһазландырылган, ә бу бик күп мөкинлекләр ача.

Тәҗрибәле укытучының сүзләрен "Безнең яңа укытучы" проекты җиңүчеләре Марат Галләмов һәм Марина Макарова да куәтләде.

Соңгы арада мәктәпләргә кагылган оптимизацияне дә әйтми калып булмый.

- Һәр укучы сыйфатлы белем алырга тиеш, дип саный Иске Юраш мәктәбе директоры Илсур Гыйззәтуллин. - Илмәт башлангыч мәктәбендә укучы балаларның әти-әниләре Юрашка күчүгә башта каршы булды. Тик беренче сентябрь көнне бәйрәмгә килгән балалар зур һәм якты заманча мәктәп буенча соклануларын яшерми йөрде, фотоларга төште. Укучылар булмагач ни эшләргә? Балалар туып торса - мәктәбе дә булыр. Лотерея уйнатып әйбер алулар, җәйге ял акчасын 31 декабрьдә алган вакытлар булды, аларга кире кайту түгел, искә дә аласы килми. Хәзер мәктәпләр өчен бар шартлар булдырылды. Федераль бюджеттан кабинетларны җиһазлауга акчалар бирелә, төрле грантлар тәкъдим ителә, авыл мәктәбендә дә хәзер компьютер, Интернет, интерактив такталар бар. Бары тик эшләргә иренмәскә генә кирәк.

Оптимизация турында үз фикерен Дмитрий Сапожников та әйтми кала алмады:

- Оптимизациянең финанс ягы да бар. Мәктәпләр саны кимесә дә, мәгарифкә бирелгән акчалар кимемәде. Бу акчалар исәбенә без Танайкада озайтылган көн группасы, Хлыстовода балалар бакчасы, Юраш мәктәбендә капиталь ремонт ясадык. Салым түләүчеләрнең акчалары рациональ тотылырга тиеш

Укытучыларга һәм балаларга Бердәм дәүләт имтиханы бирүгә ияләнү авыр булды. Система ел саен камилләшә бара. Президент сайлауларында катнашучы кандидатларның кайберләреннән БДИны бетерү вәгъдәләрен ишетергә була.

БДИның яхшы яклары бик күп дип саный Галина Соколова. Ул иң ялкау укучыда да белем алуга стимул тудыра. Ә яхшы укыган һәм имтиханда зур балл җыйган укучы бернинди дулкынлануларсыз теләгән уку йортына керә ала.

- БДИ турында сөйләшкәндә кайбер төшенчәләр алмаша: имтиханның структурасы, биремнәре һәм укучыларга яхшырак укырга стимул бирүе турында түгел, рухи зыян һәм репетиторлыкка күбрәк игътибар бирелә, - ди ул.

Имтиханга әзерләнүдә репетиторга мөрәҗәгать итәргә кирәкми, дип саныйлар мөгаллимнәр. Имтиханның охшаш биремнәре дәрестә кабатлана, охшаш мәсьәләләр чишелә, үткәннәр кабатлана.

- БДИ кечкенә гражданинның белемен һәм укытучының хезмәтен төрле яктан бәяләүгә нигезләнә. Тик имтихан процедурасы әле камилләштерүгә мохтаҗ, - дип саный Д. Сапожников.

Юрий Ларионов әйтүенчә, илнең киләчәге мәктәп белән бәйле:

- Мәктәп кабул ителгән юнәлештә эшләвен дәвам итсә, егерме елдан соң без дөньяның алдынгы иленә әйләнә алабыз. Президентлыкка кандидатларның берсе өчен дә тавыш бирергә чакырмыйм. Бары тик 2000 елдан илдә булган үзгәрешләр турында уйланырга гына чакырам. Һәрбер кешене, аның шәхесен, фикерен хөрмәт итеп, мин шулай дип әйтер идем: "Күңелең теләгәне өчен тавыш бир! Тик бу вакытта балаларыңның, әти-әниеңнең киләчәге турында уйла. Егерме ел элек илдә булган хәлне исеңә төшер!".

Александр Невский, Дмитрий Донской, Минин һәм Пожарский, Георгий Жуков кебек мәшһүр исемнәр бар. Алар - милли геройлар гына түгел, алар - Россияне чоңгылдан тартып алучылар, рәсәй дәүләтчелеген иң авыр вакытларда коткаручылар. Ни өчен бу исемнәр янына тагын бер кешене, 2000 елда килеп, җимерелгән державаны тезләреннән торгызучы, икътисадны күтәрүче, халыкара абруйны кайтаручыны куймаска ди? Бу Владимир Путин!

Ф.Әскарова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: