Мәктәп эскәмиясеннән юнәлеш бирелә

“Юлдаш” Балалар-яшүсмерләрнең туризм һәм экскурсияләр үзәге 3 миллион 400 мең сумлык “Кама буеның сәнәгый туризмы” грантына ия булды.
– Грантның 1 миллион 400 мең сумы – федераль бюджет чараларыннан, шул ук күләмдә инвесторлар бүлеп биргән һәм 600 мең сумы – республика казнасыннан, – дип аңлатты әлеге үзәкнең директоры Лариса Закирова. Аның сүзләренә караганда, бу проектның эше өч өлештән торачак, беренчесе майда башланган.
– Нәкъ шул вакытта шәһәр җитәкчелеге Туризм һәм экскурсияләр үзәгенә Нефтьчеләр проспекты, 82 “а” адресы буенча ике катлы иске бина биргән иде. Аны төзекләндерүгә мәктәп укучылары җәлеп ителде, алар җәйге чорда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша рәсми рәвештә урнашты. Кем әйтмешли, акча да юнәтелә, эшче һөнәренең ни икәне дә беленә. Пычкы, дрель, шөреп, боргыч кебек коралларны үз күзләре белән күреп, шулардан файдаланып, 30лап бала ташчы, сылаучы-буяучы булып, үз көчен сынап карады, ламинат җәеп, хәтта стеналарны гипсокартон белән тышлап маташты, – дип билгеләп үтте Лариса Закирова.
Боларның барысы да тәҗрибәле төзүчеләр җитәкчелегендә барганы аңлашыладыр. Хәзер бинадагы коммуникацияләргә ремонт ясау мәсьәләсе хәл ителә.
– Һөнәргә юнәлеш бирү шушы була да инде, шул рәвешле балалар офисларда утырып эшләүдән башка, эшче һөнәрләре дә барлыгын белә. Үзләренә кирәген соңрак сайларлар, – дип аңлатма бирде “Юлдаш” директоры.
Программаның икенче этабы – 6-11 сыйныфларда укучыларына Алабуга предприятиеләрен күрсәтү, гаризалар кабул итү, оешмалар белән килешүләр төзү. Үзәк хезмәткәрләре әйтүенчә, мәктәпләрдән экскурсия сораулар күп, кызыксыну зур. Сәнәгать предприятиеләренә килгәндә, укучыларны кунакка чакырырга ниятләп торганнары экскурсияләр үткәрүгә ризалык биргән инде, мәсәлән, Кастамону, Армстронг һәм АлАЗ шундыйлардан. Шулай ук КФУның Алабуга институтына һәм Алабуганың политехник көллиятенә бару планлаштырылган, чөнки алар сәнәгать предприятиеләре өчен кадрлар әзерли.
Өченче этап – экскурсияләр, алар якынча сентябрь ахырында – октябрь башында уздырыла башлаячак, дип ышандырды Лариса Закирова. Ул һөнәргә юнәлдерелгән хәзерге программаның элеккеләреннән укучыларның яше буенча күбрәк колачлануы белән аерылып торуын әйтте, ягъни моңа кадәр экскурсиягә сигезенче сыйныфтан башлап чакыра торган булсалар, бу юлы алтынчы класслардан башларга карар кылганнар. Проект авторлары фикеренчә, һөнәргә юнәлеш бирү никадәр иртәрәк башланса, балаларга булачак һөнәрләрен аңлап сайлау шуның кадәр җиңелрәк булачак.
Фото “Юлдаш” үзәгеннән тәкъдим ителде
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.10800
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.35700
-
30 июнь 2022 - 10:00«Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.15800
-
30 июнь 2022 - 09:40Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП.14900
-
30 июнь 2022 - 12:30Алабугалылар өчен ял паркында кино күрсәтәчәкләр Халык ачык һавада «Кире» фильмын карый алачак.14900
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.12700
-
1 июль 2022 - 18:30Алабугада җәядән ату буенча турнир булачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.12600
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.11800
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.11400
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.10800
-
1 июль 2022 - 16:55Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды.10700
-
30 июнь 2022 - 08:30Ел башыннан бирле дәүләт автоинспекторлары Алабугада 200ләп исерек шоферны тоткарлаган Шуларның 31е исерек килеш руль артына кабат эләккән.10600
-
2 июль 2022 - 15:00«Алабугада җәйге кичләр» фестивале 14-17 июльдә узачак Проект 2018 елда ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.10400
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.10300
-
2 июль 2022 - 12:00Алабуганың 8нче мәктәбендә капиталь ремонт бара Шәһәр һәм районның берьюлы берничә мәктәбендә ремонт бара.10100
-
30 июнь 2022 - 15:10Ринат Мөхәммәдиев: «Кесә китаплары бүгенге көндә популярлык казана» Бу — кечкенә, кесә форматындагы басмалар.9500
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.8400
-
2 июль 2022 - 10:30Алабугада — ябык футбол мәйданы булачак Тугаров урамында 1408 квадрат метрлы мәйданда каркас-тентлы өслек белән футбол манежын төзү эшләре бара.8000
-
2 июль 2022 - 08:30Алабугалылар өчен Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.7900
-
30 июнь 2022 - 11:00Алабугалыларны «Спортлы җәй-2022» гә чакыралар Чаралар җомга көннәрендә Гуляй паркта уза.7600
-
30 июнь 2022 - 13:01Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итү чарасы үтте Китап «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Татмедиа» җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган.7600
-
3 июль 2022 - 09:00Алабуга районында сөт җитештерү артты Бер тәүлектә савып алынган сөт күләме 73 тонна тәшкил итте.4900
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.4800
-
3 июль 2022 - 12:00Әбисеннән калган истәлекне саклый «Алабуга нуры» нда «Гаилә истәлекләре» акциясе дәвам итә.4600
-
3 июль 2022 - 14:00Алабугада җәядән ату буенча турнир узачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.4400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика