Алабуга нуры

Мәктәп турында уйлар

Менә инде 48 ел буе 3нче урта мәктәпнең ишекләре үз укучылары, ата-аналары, укытучылары һәм кунаклары өчен көн саен ачык. Дәресләр башланганчы ук, аның сыйныфларында һәм коридорларында балаларның күңелле тавышлары, көлүләре яңгырый. Димәк, бу укучылар сөенә-сөенә дәресләргә килгән дигән сүз.

Биредә якын-тирә мәхәллә балалары гына түгел, Зур Качка, Хлыстово авылы балалары да белем ала.

Мәктәп тарихы

1982 елга кадәр мәктәп директоры булып Николай Владимирович Леонтьев эшләгән. Ул укытучыларны, гомумән мәктәп коллективын, үзенең эчке тоемлавына таянып туплаган. Николай Владимирович мәктәп тормышына хәтта элеккеге фронтовик ир-ат укытучыларны, тәҗрибәле педагогларны һәм яшь укытучыларны җәлеп итә алган.

Николай Владимирович һәр укытучының иҗади мөмкинлекләренә ышанган, тәкъдимнәрен хуплаган. Педагогик хезмәт ветераннары В.С.Зимурова, Г.С.Галимова, З.З.Мөхәммәдиева, Л.Ф.Гурьева, Г.И.Почкалина, Л.А.Гурьева, С.В.Киселев, Т.М.Фәхриева, Ю.П.Леонов, Н.П.Токмачева, Л.М.Лушнова, В.А.Галимова, Т.М.Макрополова, Д.Х.Шәймәрдәнова, Т.Е.Сомова, Л.А.Кочнева, А.Г.Ермакова кебек укытучылар мәктәп өчен күп хезмәт һәм тырышлык күрсәткәннәр.

31 ел буе кечкенә алабугалыларны тәрбияләүче һәм укытучы О.Д.Гурьева һәм тарих укытучысы Г.П.Гурьева шушы мәктәпне тәмамлап, югары белемле белгечләр булып, үз туган мәктәпләренә әйләнеп кайткан.

Укытучылар коллективы

Бүгенге көндә мәктәп белән Ирина Смирнова идарә итә. Ул - зур тәҗрибә һәм белем туплаган, уку-укыту процессын иҗади алып баручы, үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкаручы идарәче. Андый кешеләр турында, "ут чәчеп тора" диләр.

Кыңгырау шалтырый, мәктәп тынып кала. Якты кабинетларда укучы белем дөньясына чума. Ә моның өчен мәктәптә барлык шартлар да тудырылган. Бу белем юлларыннан балаларны тәҗрибәле укытучылар алып бара. Укытучы хезмәте җиңел булмаса да, аның балаларга булган мәхәббәте һәм тырышлыгы бу эшне уңышлы башкарырга ярдәм итә. Күп кенә укытучылар дәрәҗәле бүләкләргә ия. Ф.К.Баранова, Г.Ә.Гыйльфанова, Н.Г.Полуйко, Г.В.Чупрынина "Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре" өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Гөлфинур Гыйльфанова ике тапкыр "Иң яхшы укытучы" Грантына, И.Иванова "ИКТ өлкәсендә иң яхшы укытучы" Грантына ия булды, Элла Манакова "Ел укытучысы-2016" Бөтенрәсәй конкурсының муниципаль этабында җиңү яулады, "Ел укытучысы" конкурсында шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Х.Шәйдуллина һәм Р.И. Әшрәфуллина да уңышлы катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Ф.Әсхәбиева А.Костюнин әсәрләре буенча "Купель" халыкара әдәби конкурсында I урын яулады, ә Р.Ф.Мурдашева һәм Р.З.Әгъләмова федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру буенча нәтиҗәле эш алып бара. Н.Г.Полуйко, Н.В.Окунева - "Спорт - зарарлы гадәтләргә альтернатива" Бөтенрәсәй конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре.

агыйрь музее

2004 елда, мәктәп директоры Ирина Смирнова инициативасы белән, җирле язучы Гөлзадә Әхтәмовага багышлап музей ачылды. Шул вакыттан бирле музей изге бер җылы иҗат йортына әверелде. Биредә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, язучы иҗатын төрле яклап яктыртып, укучылар белән җанлы эш алып бара, төрле чараларда катнашып, призлы урыннар яулый, үзләре дә, бик теләп, каләм тибрәтәләр. Ә шигъри җанлы Гөлзадә апа 3нче мәктәптә һәрдаим көтеп алган кунак.

Инклюзив белем бирү

Ун елдан артык мәктәптә инклюзив укыту алып барыла. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар уртак эш нәтиҗәсендә әйләнә-тирә социумга җайлаша, интеллектуаль һәм хезмәт эшчәнлеге күнекмәләренә ия була. Ел саен мәктәптә 15ләп инвалид бала белем ала.

Кадетлар

2009 елда мәктәптә кадет сыйныфлары оештырыла. Бу сыйныфларда сәламәт яшәү рәвешенә бигрәк тә зур игътибар бирелә - балалар спорт белән шөгыльләнә, барабан кагарга, җырларга, биергә, сафта йөрергә өйрәнә. Кадетлар - спорт буенча республика һәм бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре, "Россия сакчылары, без сезнең белән горурланабыз!" дигән патриотик акциядә катнашучылар, "Кто, если не мы?" шәһәр проектында җиңүчеләр.

Мәктәп горурлыгы

Шәһәр, өлкә, республика, Рәсәй күләмендә узган олимпиадалардагы уңышлар - әти-әниләрнең, укытучыларның, укучыларның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Нәтиҗә күрсәткечләренең берсе булып татар теле буенча В.Чернышова (укытучысы Г.Р. Шафикова), Д.Платонова (укытучысы Э.И.Гаффарова), икътисад буенча А.Тихонова (укытучысы Г.П.Гурьева), математика буенча К.Малыкина (укытучысы О.Д.Гурьева), әдәбият буенча С.Софронова (укытучысы Г.В.Чупрынина) уңышлары тора.

Укучылар укытучыларның зур ярдәмчеләре, кызыклы чараларның инициаторлары. Бу хакта күпсанлы дипломнар, бүләкләр, премияләр сөйли. Виктория Голубева (җитәкчесе - Г.В.Чупрынина) язучылар, шагыйрьләр, драматурглар тормышы һәм иҗатына багышланган иҗади проектлар регионара бәйгесендә, рус әдәбияты буенча Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә I урын яулады. Розалия Ахунова "Искиткеч вожатый" республика конкурсының муниципаль этабында Гран-при алды. "Мирас" әйдәманнары республика сменасында катнашты. Чернышова Виктория "Көз патшабикәсе-2015" конкурсы муниципаль этабының абсолют җиңүчесе, Екатерина Карпова, Валерия Федотова наркомания һәм җинаятьчелекне кисәтү өлкәсендә Бөтенрәсәй фәнни олимпиадасының муниципаль этабында I урын алды.

Мәктәпнең "сәяси тормышы" да гөрләп тора: бездә президент та, аның ярдәмчеләре дә мәктәп тормышында бик актив катнашалар, башкаларны да шуңа өндиләр. Мәктәпнең вице-президенты Анастасия Якупова мәктәп идарәчеләренең Бөтенрәсәй конкурсының республика этабында "Мәдәни традицияләрне саклау" номинациясендә җиңеп, Артекка юллама белән бүләкләнде.

"Яктылык" волонтерлары

2015 ел нәтиҗәләре буенча "Яктылык" ("Свет добра") волонтерлар отряды - шәһәрдә иң актив отрядларның берсе булып билгеләнде. Мәктәпнең иң актив волонтерлары -Диана Меньшикова, Валерия Федотова, Надежда Михайлова, Виктория Голубева, Надежда Спиридонова.

1968 елдан бирле мәктәпне өч меңнән артык укучы тәмамлаган.

1995 елдан мәктәп Александр Епанешников исемен йөртә. 3 нче мәктәпне тәмамлаган Александр - хәрби очучы, үзенең батырлыгы өчен Татарстанда беренче Россия Герое исеменә лаек булган. Хәзерге вакытта аңа багышланган музей реставрацияләнә, экспонатлар дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда кулланыла. Һәр ел саен Ватан каһарманнары көнендә Александр Епанешниковка багышланган хәрби-спорт уеннары үткәрелә. 2015 елдан ул муниципаль дәрәҗә алды. Хәрби-патриотик темага багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрү традициягә әйләнде.

Мәктәпнең горурланырлык чыгарылыш укучылары да бар:

- Казан (Идел Буе) федераль университеты ректоры, Татарстан Республикасы югары уку йоры ректорлары Советы председателе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Илшат Гафуров;

- ИСГЗ Алабуга филиалының директоры Федор Рузанов;

- укыту эшләре буенча КФУның Алабуга институты директор урынбасары Айрат Кавиев;

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Вадим Махеев;

- мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкүрова;

- Татарстан Республикасы Алабуга районы буенча УФМС РФ башлыгы Сергей Бубеков;

- Үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Марина Мелихова;

- бокс һәм кикбоксинг буенча спортмастеры Константин Балобанов;

- шәһәр Советы депутаты Александр Закиров;

- шәһәр Советы депутаты Роман Есаулов.

3нче урта мәктәп коллективы үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән горурланып яши.

Фәридә ӘСКАРОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: