Алабуга нуры

Һәммәсенә шәхес итеп карый

Укытучы һөнәрен сайлаучыларның хезмәт юлы бик тынгысыз. Таләпләре адым саен үзгәреп торган заманча дәвердә бигрәк тә. Бар бит шундый кешеләр: кыенлыклар аларны куркытмый, ә киртәләр чыныктыра гына. Мәктәптән башка тормышын күз алдына да китермәгән укытучылар күп бездә. Шәһәрнең 9 нчы урта мәктәбендә эшләүче башлангыч сыйныф укытучысы Фәридә Колиева шундыйлардан. Һөнәри...

- Фәридә Мөхәммәтовна, Сез ни өчен нәкъ менә бу һөнәрне сайладыгыз?

- Беренче укытучым Валентина Головченко иде, аны бик яраттым, мөгаен, шуңадыр. Мин бит Пермьнән, дөрес, әти-әнием чыгышы белән Менделеевск районыннан. Валентина Яковлевна искиткеч укытучы иде. Мин аның белән һәрчак хәбәрләшеп тордым. 2013 елда ул вафат булды, аңа кадәр без гел элемтәдә булдык.

- Сез күп еллар шәһәрнең 3 нче урта мәктәбендә укыттыгыз...

- Әйе, мин анда 29 ел эшләдем, выслуга буенча пенсиягә чыккач, мәктәптән киткән идем, 9 нчы мәктәпкә бер елга гына дип, эшкә чакырдылар. Бишенче ел инде эшләп йөрим.

Кайчандыр, совет мәктәпләре чорында башлангыч мәктәпнең беренче уку программаларына арифметика, рус теле, табигать белеме, җәмгыять белеме, физик тәрбия, җыр, рәсем кертелү зур яңалык булган иде. Белем бирү өлкәсендә хәзерге чордагы үзгәрешләр дә заман таләбе булып тора. 2009 елда Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законына үзгәрешләр кертелү белән бәйле яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары эшләнә башлаган иде һәм бүгенге көндә гомуми белем бирү программалары буенча эшләүче башлангыч мәктәпләр федераль дәүләт стандартлары нигезендә укыта.

- Фәридә Мөхәммәтовна, федераль стандартлар буенча эш программаларын әзерләү кыен булдымы?

- Яңа стандартларга күчү, иң беренче чиратта, балаларның кызыксынучанлыгын, мөстәкыйльлеген үстерүне күздә тота. Мин эшемдә һәрвакыт шуңа омтылдым, укытуны да шулай оештырырга тырыштым һәм бу минем өчен үз эшчәнлегемне бүген таләп ителгән формада күрсәтү генә. Дәрестә куелган проблеманы чишү өчен, эш ысулларын ачыклап, укучыны үз алдына максат куярга, үз эшен тикшереп бәяләргә өйрәтү башлангыч мәктәптә үк башлана бит.

- Сер түгел, укучыларда грамоталы яза белмәү глобаль проблема булып тора. Бу мәсьәләгә сез ничек карыйсыз?

- Минем методик темам буенча төп эш рус телендә басымсыз сузыкларны дөрес язарга өйрәтүдән гыйбарәт. Хәзерге балалар матур әдәбият китапларын бик аз укый, күз хәтере эшкә җигелми. Укучылар күп кагыйдә өйрәнә, әмма аларны куллана белми, шуңа күрә мин аларны мөстәкыйльлеккә, уйларга гына түгел, фикерләргә өйрәтәм. Өй эшен тикшергәндә дә: "Ә ни өчен шулай? Синеңчә ничек?" - дип сорыйм. Алар үз җавапларын дәлилләргә өйрәнсен.

Әйе, бар нәрсәне белеп бетерү мөмкин түгел, әмма белергә була. Белергә тиешләр дә. Моның өчен укучы үзенә кирәкле мәгълүматны, дөрес җавапны кайдан һәм ничек табып булганлыкны укытучы белән бергә ачыклый. Укыту эшчәнлеген болай оештырганда, укучы хата ясаудан курыкмый, аңа һәр кагыйдәгә төшенү һәм хатасын төзәтү җиңеләя.

Күп санлы Мактау грамоталары, "Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Фәридә Колиева ел саен төрле семинарларда, укуларда катнаша, берөзлексез белемен күтәрә. Ул бик таләпчән укытучы, дәресләрдә утыз укучысына да вакыт таба, һәрберсен игътибарда тота. Дүрт параллель арасында аның сыйныфы укыту сыйфаты буенча алда бара.

- Мин аларны бик яратам, һәммәсенә шәхес итеп карыйм, - ди Фәридә ханым. - Укытучы булып тәүге адымнарымны ясар алдыннан әниемнең әйткән сүзләрен мин беркайчан да истән чыгармыйм. "Һәр бала - әти-әнисенә бер бөртек", - диде ул миңа.

3 нче мәктәптә аның сыйныфы һәрвакыт чәчәккә күмелгән була иде. Биредә дә сыйныфның бер почмагында ямь-яшел "Җәннәт почмагы" оештырган.

Һәр укучы белән уртак тел тапкангадыр, аны укучылар ярата, аларның әти-әниләре хөрмәт итә.

- Фәридә Мулламөхәммәтовна - минем кызымның беренче укытучысы, - ди ата-аналарның берсе Ольга Согорина. - Беренче очрашудан ук ул үзенең күңел җылысы, елмаюы, сөйкемлелеге белән безнең нарасыйларны берләштерде. Укытучы буларак безнең балаларда теләктәшлек, җаваплылык һәм үзләренә ышаныч тәрбияли. Ул кыен вакытта балага ярдәм итә белә һәм шаярган балага шундый итеп кисәтү ясый: баланың үзенә оят була, ә башкалар мондый адымның дөрес булмаганын аңлый. Кыюсыз балаларны үз карашларын якларга, сыйныф каршында җавап бирергә, ялкауларны кызыксындырып, укуга тарта. Ата-аналар белән зур эш алып бара. Җыелышлардан алар күтәренке күңел белән, алга таба бергә эшләргә рухланып китә. Фәридә Мөхәммәтовна заманча мәгълүмати технологияләрне дәрестә, җыелышларда гына түгел, безнең белән аралашуда да куллана. Әти-әниләрне берләштерүдә, мәсәлән, ул WhatsApp кушымтасыннан файдалана. Без кирәкле мәгълүматны вакытында белеп, кызыксындырган сорауларыбызга җавап алабыз. Киләсе елга балаларыбыз бишенче сыйныфка күчә. Без Фәридә Мөхәммәтовнага балаларыбызга карата күрсәткән игътибары, кайгыртучанлыгы һәм мәхәббәте, аларга биргән белем һәм күнекмәләр өчен бик рәхмәтле. Ул безнең балаларны тәрбияләү белән беррәттән, безнең "Укучының әти-әнисе" дигән дәрәҗәбезне күтәрде.

Газета игълан иткән "Безнең укытучыбыз - иң яхшысы" фотоконкурсында Фәридә Колиева иң күп тавыш җыйды.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 14 декабря 2017 в 10:33
    Кыш көне кошларны ашатыйк! Күптән түгел “Түбән Кама” милли паркы “Кыш көне кошларны ашатыйк – 2017” табигатьне саклау акциясе уңаеннан, “Иң яхшы җимлек” региональ конкурсын үткәрде.
    11
    0
    0
  • 15 декабря 2017 в 13:34
    Иркә: “Табиблар сәхнәгә чыкмаска кушты” Танылган скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова икенче тапкыр әни булырга җыена. Аның белән күптән түгел Илсөя Бәдретдинова концертында күрешкән идек, аннан соң тагын бер концертта юлларыбыз кисеште. Иркә белән шәхси тормышы һәм иҗаты турында сөйләшеп алдык.
    9
    0
    0
  • 15 декабря 2017 в 14:17
    Элвин Грейның апасы Регина: «Мин энемне жәллим» - "Шәһри Казан" газетасы Elvin Grey ике милли башкалада стадионнар тутырып концерт куйды. Мондый зур масштаблы концерт куярга эстрадада әле берсенең дә кыюлыгы җитмәгән иде.
    9
    0
    0