Алабуга нуры

Ничек яшисең, факультет?

Билләһи, Мәһдиев дөрес яза: «Укытучы укытып картаймый, инспектор, завуч, директорның дәресенә керүеннән картая» (Мәһдиев М. "Фронтовиклар". Сайланма әсәрләр, 2 том, 27 б.)

Декан Альберт Нигамаев бөердән чыккан тавыш белән «3 февраль ачык ишекләр көне» дип игълан иткәч, кафедра халкы эчтән генә көрсенде. Тәк, тәк, өчесе, якшәмбе, янды авылга кайту планнары… Декан әйтте дә, һәр укытучыга мәгънәле карап алгач, чыгып китте.

Үз алдына карап уйланып калган укытучыларга карап тордым да, барып китап шкафыннан М. Мәһдиевнең югарыда телгә алган «Сайланма әсәрләр»ен алдым. Укыдым мин моны, менә хәзер кафедрадагы картина турында укыдым. Хәзер, хәзер, кайда әле…әһә, менә: «әнә шулай итә-итә укытучыны тимер кыршау эченә тыгып бетерәләр. Әнә шуңа күрә алар бөтенесе бер төсле итеп алларына ипи телеме куйганнар да колхоз атлары төсле бер төсле хәрәкәт ясап, бер рәвешле күшиләр…»

Дөрес, кафедра әгъзалары классик тасвирлаган сугыштан соңгы авыл мәктәбе укытучылары түгел, аларга инде «күшиләр» сүзен һич кулланып булмый, алар инде чәнечке белән пычакны да Букенгем сарае кешеләре кебек нәзәкатьле тоталар, алар инде ял итүнең Төркиядәме, Мисырдамы яхшырак икәне турында бәхәсләшәләр, ләкин эчке атмосфера «әйттеләр эшләргә» атмосферасы «Фронтовиклар»дагы укытучылар бүлмәсенә якын тора.

Казан федераль университетының Алабуга филиалындагы татар чагыштырма филология факультеты деканы Нигамаев Альберт Зөфәр улының коридор башында гөрелдәвек тавышы ишетелүгә кызларыбызның күзендә сагаю галәмәте барлыкка килә. Студент вакыттан ук таныш булсак та, бер мәл үзем дә каушап китәм. Эш дигәндә үзен дә, кешене дә аямый ул. Шуңа күрә деканат һәм кафедраның уртак профориентация эшенең нәтиҗәсе дә күркәм - безнең факультетка конкурс зур. Ике белгечлек буенча җыела студентлар: 1. татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле; 2. татар теле, әдәбияты һәм тарих. Яшерен-батырын түгел, үзенең югары белем алмый калуының, яки зуррак эшләргә сәләтле булып та, юк-бар эш белән гомер итүенең төп сәбәбе итеп күп кенә ата-ана татар телендә укуын күрсәтә. Андыйлар фикере буенча, русча укысаң, синең алда теләсә нинди уку йортының ишекләре ачык булачак. Әмма мондый логиканы дәвам итсәң, сорау туа: югары белем алуның төп шарты русча уку булгач, ни өчен соң Рязань, Тула, Владимир кебек бары тик руслардан гына торган өлкәләрдә яшәүчеләрнең барысы да югары белемле түгел? Русча укыту сәясәтен алга сөргәннәр, татар теленең киләчәге юк, шуңа күрә баланың татар теле бүлекләренә керүләре кирәксез эш дип тә саныйлар. Ә менә безнең факультетта өстәмә инглиз теле һәм тарих белгечлеге дә бирелү теләсә нинди прагматик әти-әнине уйланырга мәҗбүр итә. Бу факультетны тәмамлаган кеше бер кайчан да эшсез булмаячак. Аннары соң, инглиз телен камил белгән кешенең теләсә нинди коллективта абруе зур булачак.

Өченче февраль көнне институт кырмыска оясы кебек кайнады. Директор, яшь һәм искиткеч гүзәл, күркәм ханым Мерзон Елена Ефим кызы килгән кунакларны каршыларга үзе дә чыккан иде. Әтисе яһүд, әнисе татар булган бу ханым, күп татарларга үрнәк булырлык дәрәҗәдә чиста сөйләшә. Беренче очрашуда ук ул мине шул ягы белән шаккаттырды… һәм, ну ничек «буйсындырды» сүзеннән качарга микән, нинди сүз белән алыштырырга… Кыскасы - җитәкче бөтен кешегә дә ярап бетә алмый, җитәкчене, барыбер әле тегеләй, әле болай дип сөйләячәкләр, әмма минем белән минем туган телемдә сөйләшкән, татар телен ана теле дип кабул иткән өчен генә дә мин Елена Ефим кызын һәрвакыт яклаячакмын. Хаклымы ул, хаклы түгелме…

А. Нигамаев арлы-бирле чапты. Аны бөтен җирдә дә күрергә була иде: ул музейда экскурсия үткәрә, ул интервью бирә… Археология музеена ялгыш кына килеп кергән кызлар сәгатькә карыйлар… Ләкин алар белми: дөньяда ике кеше белән сөйләшү кыен - яшь баласы булган ана белән, чөнки ул гел шуны гына сөйләячәк һәм археология турында Альберт Зөфәр улы белән - бу дөньяга кереп китсә, ул сәгатьләр буе аннан чыга алмый.

Институт белән танышырга килүчеләрнең географиясе зур - Татарстанның бар районнарыннан да диярлек, шуңа өстәп Башкортстаннан, Оренбург өлкәсеннән дә кызыксынучылар күп. Гомум җыелыштан соң деканат ишек төбендә чират, эчтә укырга керергә теләүчеләрнең исемлеген төзеп Нигамаев рәхәт чигә, аңлата, күрсәтә, егетнең, кызның чыннан да бары тик шушы факультетта гына укырга тиешлеген исбат итә. Читтәрәк ата-аналар бәхәсләшә, деканаттан чыккан кыз киләчәктә үзенең әдәбият һәм археология йолдызы булачагына инде инанган, әти кеше әле шикләнә, ну бәгырь кисәгенең теләгенә дә каршы төшәсе килми.

Мин читтән күзәтәм, миңа да рәхәт. Факультет яши, болар бит киләчәктә татарның җанын, рухын аңлаучы белгечләр булачаклар. Башка ВУЗларда да татар бүлекләренә администрация тарафыннан Алабугадагы кебек теләктәшлек күрсәтелсә, татар теленең бүгенге хәле күпкә яхшырак булыр иде. Уку елы барышында татарча үткәрелгән һәр чара Е.Е. Мерзон, уку-укыту эшләре буенча беренче урынбасар А.Ф. Кавиев тарафыннан хуплап кабул ителә, хәер-хаһлык күрсәтелә. Казаннан килгән олпат язучылар, күренекле җырчылар белән очрашуларның берсе дә директор һәм аның урынбасарлары катнашыннан башка үтми.

Институт әкренләп тынычлана. Кафедрага керәм. Укытучылар - олы, танылган галим, профессор Филүс абый Гәлләмов, әдәбият фәнен яшәвенең мәгънәсе итеп таныган Фәридә Габидуллина, сүзгә карый эшне хуп күрә торган кызыбыз Лилия Мирсиапова, кандидатлык диссертациясен Мәскәүнең үзенә барып яклаган Айгөл Мөхәммәтҗанова, терекөмеш кебек тере, һәр вакыт йөгереп йөрүче, декан урынбасары Гүзәлия Әхмәдгалиева, мәктәптә эшләп, гыйльми эшчәнлеген практика белән үреп баручы Рима Камаева, бөтен җиргә дә өлгерергә тырышканлыктан, гомергә вакыты җитмәүчән Гөлназ Саттарова, аудитор сәгатьләр булмаса да, бер көн институтка төшми калмаучан, профессор Леонид абый Арсланов, кафедраның хуҗабикәсе, аның җылысын саклаучы, аз сүзле, әмма әйтсә, өзеп әйтүче Нурисә Гәрәева инде кайтып киткәннәр. 19 гасырда ук төзелгән бинаның озынча тәрәзәләреннән әкрен генә кичке караңгылык иңә. Аллаһ боерса, буш коридорлар иртәгә тагын шау-шуга, кыңгырау чыңыдай көлүгә һәм татарча сөйләшүгә күмелер.

Деканатта ут яна. Димәк, Нигамаев эшли. Ут янмаса, димәк, Чубайс эшли.

Гомәр Даутов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: