Алабуга нуры

Һәр яктан камил үскән шәхесләр тәрбиялик

Бездәге мәгариф системасының нәтиҗәле булуын чыгарылыш укучыларының Дәүләт Йомгаклау Аттестациясендәге күрсәткечләре раслый – Алабуга укытучыларының быелгы Август киңәшмәсендә шундый фикер яңгырады.

Конференцияне ачканда район башлыгы Геннадий Емельянов билгеләп үткәнчә, безнең иң зур казанышыбыз – язын заманча күптелле мәгариф комплексын төзү программасына керү.

Җитмәсә, безКазаннан кала икенче. Бездән соң – 2021, 2022, 2023 елларда шундый ук төзелеш Чаллы, Әлмәт, Түбән Камада башланачак. Быел без 258 миллион сум акча алдык һәм төзелеш бара. Хәзер мөгаллимнәр әзерлибез, – дип сөйләде Геннадий Емельянов.

Узган уку елы йомгакларын Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов “безнең район өчен тулаем алганда уңышлы” дип атады. Бездәге мәгариф системасының нәтиҗәле булуын чыгарылыш укучыларының Дәүләт Йомгаклау Аттестациясендәге күрсәткечләре раслый. Былтыргы уку елында барлык фәннәр буенча да диярлек уңай үсеш күзәтелә. Унике предметның сигезеннән безнең нәтиҗәләр республиканыкына караганда югарырак. Математика, физика һәм әдәбият кебек профильле фәннәрне алсак, 3-6 баллга зуррак. Быел 3 укучы физикадан, әдәбияттан һәм, район буенча беренче тапкыр, математикадан – 100 балл җыйды. Чыгарылыш укучыларының тагын 6сы 98 баллга ия, 80 баллдан югары нәтиҗәгә ирешүчеләр саны да арткан. Үткән елда алар 145 кеше булса, быел – 166. Ривал Зарипов уйланырлык нәрсәләр дә барын искәртте. Мәсәлән, бөтен ил буенча 4нче сыйныфларның эшләрен тикшерү нәтиҗәләре укытучыларның методик эшендә җитди тема булырга тиешле, чөнки белгечләр бәяләве буенча: балаларның 60 проценты рус теленнән текстның темасын һәм төп фикерен билгели алмый; математикадан текстлы мәсьәләләрне чишү начар; башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларның 52 проценты әйләнә-тирә дөнья буенча башкала һәм туган якның истәлекле урыннарын тасвирлый алмый.

Туган телне саклау, укучыларның һөнәри юнәлештә хәзерлеге, сәләтле балаларны ачыклау турында да сөйләштеләр. Мурзиха башлангыч мәктәбе базасында икенче ел инде “Сәләтле балалар академиясе” дип аталган профильле лагерь эшли. Безнең балалар даими рәвештә Россия буенча үткәрелә торган предмет олимпиадаларының төбәк этапларында катнаша. Үткән уку елында Алабуга данын 39 укучы яклады. Бу уңайдан иң яхшы нәтиҗәләр – 9, 10 һәм 1нче гимназиядә (“Милли мәгариф үзәге”).

Лаеклы бүләкләр

“1нче гимназия – Милли мәгариф үзәге” җитәкчесе Лилия Сафиуллина хезмәттәшләренең туктаусыз алкышлавы астында, “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеменә лаек булганлыгын белде. Гомумән, егермеләп кеше бүләкләнде. Алар – “Ел укытучысы” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр һәм приз алучылар. Кайберәүләр район башлыгының “Икърар” грантына ия булды – Мәгариф идарәсе методисты Алена Балобанова аңлатуынча, бүләк аларның мәгариф эшенә керткән өлешенә карап бирелгән – 5 мең сумнан 89 мең сумга кадәр күләмнәрдә (гомуми приз фонды 300 мең сум). Мәсәлән, 10нчы мәктәпнең математика укытучысы Ирина Жучкина 25 мең сум грантка лаек булды.

Укытучылар сафын тулыландырган 12 яшь белгечне дә сәламләделәр. Аларга мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасыннан бүләкләр тапшырылды. Яшь укытучыларның берсе – Алинә Мостафина кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты:

– Мин 9нчы мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләячәкмен, 1 “б” классын алдым. Куркыныч түгел, эшкә әзермен. Укучыларымның әти-әниләре ярдәм итәр дип өметләнәм, юкса кыен булыр.

 

Уку башы

Укытучылар уку елын акрынлап башлау ягында, 90 көн буена “эшләми” торган укучыларга тагын укырга кирәклеге белән килешү кыенрак.

– Мин үзем яңа уку елына алдан ук әзерләнәм, – ди 5нче мәктәпнең директор урынбасары, инглиз теле укытучысы Лариса Шишкина, – минем күзәтүләр буенча, ияләнү өчен, укучыларга ай ярымлап вакыт кирәк. Аларның ата-аналарына да кыен. Без, укытучылар, моны яхшы аңлыйбыз... Төп максатыбыз – уку белән интегеп беткән укучыны түгел, һәр яктан камил үскән шәхес тәрбияләү.

– Авылда укуга ияләшү алай авыр бармый, авыл җирендә уку җиңелрәк дип саныйм. Мәктәпләрдә балалар аз, тәртип яхшырак, мохит мәрхәмәтлерәк. Укытучы дәрестә һәммәсеннән сорап, билге куеп өлгерә. Уку барышы нәтиҗәлерәк, – ди Танай урта мәктәбенең музыка укытучысы Алена Клинова.

Проектларны тәкъдирләү

Мәдәният сарае холлында мәктәпкәчә һәм мәктәп мәгариф оешмалары хезмәткәрләре хәзерләгән проектлар тәкъдим ителде. Күргәзмәне район башлыгы Геннадий Емельянов та карады. Проектлар өлкәсе төрле – робототехника, менталь арифметика һ. б., балалар бакчаларының берсе офтальмология өлкәсенә үк үрелгән, кул астындагы әйберләр ярдәмендә күзләр өчен күнегүләр циклы кергән проект төзегән. 39нчы бакча кунаклар алдында кәгазьгә икенче тормыш бирү мөмкинлеген күрсәтте.

– Безнең бакчада “Гаилә” дип аталган үстерелешле үзәк бар... Без икенче чималдан кәгазь ясарга булдык. Открыткалар ясыйбыз һәм аларны бүләк итәбез. Мәсәлән, без бүген бер агачны саклап калдык, – дип сөйләде Алевтина Куземина, 39нчы бакча тәрбиячесе.

Күчмә музей

Бөек Ватан сугышы темасына бәйле “Чемодандагы музей” проекты да конференция көнне тәкъдир ителде. Аны булдыруда авыл һәм шәһәр мәктәпләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре тырышты. 4нче гимназиянең мәгариф ветераны Валентины Кудашева җитәкчелегендә эзтабарлар отряды Польшадан Мишка-татар (Михаил Атаманов. – ред. иск.) исеме белән бәйле материаллар алып кайткан. Бу хакта гимназия укытучысы Ольга Черницына сөйләде. Мәгариф идарәсендә ышандыруларынча, күчмә күргәзмәне шәһәрнең башка чаралары вакытында да күреп булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: