Алабуга нуры

Сафранболу хатирәсе

Төрек иленең Сафранболу шәһәре һәм гимназия укучылары арасындагы дуслык күпере елдан-ел колачларын киңәйтә бара. Тугандаш шәһәребезгә сәяхәт быел да апрель аенда Төркиядә традицион рәвештә ел саен үткәрелеп килүче «Балалар бәйрәме» көннәрендә тормышка ашырылды.

Гимназия укучылары һәм «Сәйлән» бию төркеме бу сәяхәткә әзерлек эшләрен уку елы башында ук башлаган иде. Бию-җырлар, шигырьләр өйрәнү - бар да артта калды. Төрек иленә быел да уку алдынгылары, төрле сәнгать бәйгеләре җиңүчеләре генә барды.

Самолеттан төшүгә безне үзенең чисталыгы белән хәйран калдырган, шул ук вакытта яшеллеккә һәм шау чәчәккә төренгән кояшлы Истамбул каршы алды. Мондагы тәртипне, халкының тәрбиялелеген күргәч, үзебезне башка дөньяга килеп эләккәндәй хис иттек. Безне каршы алырга килгән озатучыбыз һәм махсус җибәрелгән автобус белән Сафранболу шәһәренә юл тоттык. Мондагы табигый байлыклар, биек таулар, тау асты юлларына сокланып бара торгач Сафранболуга килеп җиткәнебез сизелми дә калды.

Сафранболу - Төркиянең туризм үзәге. Ул кайсыдыр ягы белән Алабуга шәһәренә дә охшап китә. Безнең шәһәр үзенең музейлары белән дан тотса, Сафранболу ходай тарафыннан бүләк ителгән кыялары, гүзәл мәгарәләре, биек таулары, шул таулардан искиткеч тизлектә биектән агып төшүче шарлавыклары, Авендук күпере, Хозурлык табасы белән шөһрәт казанган. Сафранболулылар бу хозурлыклар белән горурланып кына калмыйлар, аларны саклауга да бик җитди якын киләләр. Икенчедән, Сафранболу халкы гаҗәеп кунакчыл халык. Безне зурлап губернатор, шәһәр мэры кабул итте. Укучыларыбыз хәтта мэрның өендә кунакта да булды. Аның кызы һәм улы белән аралаштылар, рәхәтләнеп уйнадылар.

Гимназия белән үзара килешүгә кул куелган Мостафа Антеп улы исемендәге мәктәптә булу безнең күңелләрдә бары тик соклану хисләре генә уятты. Төрек дусларыбыз безгә махсус очрашу программасы әзерләгән иде. Без дә үз чиратыбызда күчтәнәч итеп алып килгән җыр-биюләребезне бүләк иттек. Кайчандыр шушы уку йортын үз хисабына салдырган Мостафа Антеп улын күрү бәхетенә дә ирештек. Ил агасы 83 яшен тутыруына да карамастан, мәктәптә һәрчак көтеп алынган кунак икән. Укучылар тарафыннан аңа булган хөрмәтне күреп безнең хәтта күзләребезгә яшьләр килде. Менә кайда ул тәрбия! Бернинди ясалмалылык юк, бар да табигый. Гомумән, Төрек иленең кайсы гына төбәгендә булсак та без бернинди дә алдан репетиция ясап куелган мөгалләмәгә юлыкмадык. Кая гын бакма - бар җирдә табигыйлек, эшләгән эшнең чын күңелдән, яратып эшләгәнлеген бик ачык тоемларга була.

23 апрель көнне Сафранболуда «Балалар бәйрәмендә» чыгыш ясадык. Алабугалыларның чыгышларын тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды. Укучыларыбыз бәйрәмдә Кипрдан килгән балалар футбол командасы белән танышты. Танышлык дуслыкка әйләнеп Кипрлыларны озатканчы дәвам итте.

Чираттагы сәфәребез Карабюк шәһәрендә дәвам итте. Анда безне иң гаҗәпләндергәне «Карабюк-Татарстан» урманчылыгы булды. Татарстаннан килгән һәр кешегә монда агач утырттыру традициясе яшәп килә икән. Без дә бергәләшеп 120 төп агач утырттык.

Филиос шәһәрендә безне мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы каршы алды. Аларга концерт программабызны күрсәткәннән соң, һәр укучы йолдызга әйләнде. Автограф алулар, истәлеккә фоторәсемгә төшүләр үзе бер гүзәл хатирә булып укучылар күңелендә озак сакланыр әле.

Әнкарадан чакыру алгач, без бераз каушап та калган идек. Ни дисәң дә, Әнкара - Төрек иленең мәркәзе. Аның тарихында бездәй артистлар җитәрлек булгандыр. Барыр юл да ерак иде. Ләкин ни гаҗәп, мәркәз безне шау-гөр килеп торган ярминкәләре белән каршылады. Алабуганың Спас ярминкәсеннән үрнәк алып әнкаралылар да быел беренче тапкыр халыкара ярминкә оештырганнар. Безгә дә бу ярминкәне музыкаль бизәкләргә төрергә насыйп булды.

Төрек илендә үткәргән атна бер мизгелдә узып та китте. Киләсе елда да күрешергә, хатлар алышып торырга вәгъдәләр бирешеп, без дә Татарстанга юл тоттык. Чит илне макта, үзеңнекендә яшә, ди татар халык мәкале. Казан аэрапорты үзенең шау-шулы тормышы һәм салкын җилләре белән каршы алса да, барысы да гаҗәеп якын һәм сагындырган иде.

Ә без, Төрек илендә булып кайткан укытучылар һәм укучылар, үз чиратыбызда безгә бу сәфәргә баруда рухи һәм матди ярдәм күрсәткән шәһәребез мэры Геннадий Емельяновка чиксез рәхмәтебезне юллыйбыз.

Ләюзә Вагыйзова,

1 нче гимназиянең

директор урынбасары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: