Саннар ни сөйли...
2011-2012 нче уку елында район мәктәпләрендә 8 меңнән артык бала белем алды, аларның 513е - отличник, 3075е ударник булды.
Быелгы уку елында Алабуга муниципаль районында мәктәпне тәмамлаган 530 кешенең (514 кеше 11 нче сыйныфны, 16 кеше 12 нче сыйныфны тәмамлады) 17 се - алтын, 18е көмеш медальгә ия булды.
БДИ буенча Татарстан Республикасындагы уртача күрсәткечләр белән район күрсәткечләре сыйфатының үсеше:
рус теленнән - 1,6 баллга
математикадан - 1,8 баллга
химиядән - 1,8 баллга
биологиядән - 4,5 баллга
Россия тарихыннан - 6 баллга
җәмгыять белеменнән - 1.1 баллга
географиядән - 8,5 балл
әдәбияттан - 3,3 баллга үсеш күзәтелде.
4 укучы БДИ буенча 100 балл җыйды (рус теленнән -2, химиядән 2 укучы).
Бөтенроссия, региональ, республика олимпиадаларында җиңгән 71 укучы Алабуга муниципаль районы башлыгы стипендияләренә лаек булды, стипендиянең тулаем суммасы 137700 сум тәшкил итә.
Олимпиада хәрәкәте лидерлары булып традицион рәвештә 9,10,8 нче мәктәпләр, 1,4 нче гимназияләр санала.
2012 елның апрелендә укучыларның экология буенча Оренбургта үткән XX Бөтенроссия олимпиадасында катнашып, 10 нчы мәктәп укучысы, Балалар экология-биология үзәгендә шөгыльләнүче Резеда Әхтәмова җиңүче булып кайтты (җитәкчесе Асия Әхтәмова).
"2012 елда Ел укытучысы, ел тәрбиячесе, өстәмә белем педагогы" дигән муниципаль конкурста җиңү яулаучылар:
- Татьяна Фомина, 8 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы.
- Виктория Молоткова, 22 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.
- Михаил Семенов, "Юлдаш" балалар-үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр үзәге педагогы.
Казанда башлангыч сыйныф укытучылары арасында үткән конкурста "Тәрбия процессында иҗади якын килү" номинациясендә 5 нче мәктәпнең сыйныф җитәкчесе Фаина Пестерникова лауреат исеменә лаек булды.
2011-2012 уку елында район мәгариф системасында эшләгән 2606 хезмәткәрнең 1451е - педагоглар; 30 яшькә кадәрле педагоглар - 176 кеше; пенсия яшендәгеләр - 85 кеше.
Узган уку елында 250 мәгариф хезмәткәре (16 процент) аттестация үтте, шуларның 16,3 проценты югары категориягә, 56,4 проценты беренче категориягә лаек булды, 27,2 проценты вазифасына яраклы дигән раслау алды. Аттестация узган барлык хезмәткәрләр һөнәри сынауларны уңышлы үтте.
Укытучыларның уртача хезмәт хакы 16 мең 124 сум тәшкил итте.
"Мәгариф" милли проект кысаларында иң яхшы укытучыларны сайлап алу конкурсы дәвам итә. 2012 елда районның өч педагогы Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы рейтингына керде һәм алар республика бюджетыннан 30-65 мең сум күләмендә акча алачак.
2012 елда ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан "ИКТ өлкәсендә иң яхшы педагог" гранты билгеләнде һәм Алабуга районыннан аны алу өчен 16 педагог материал тапшырды, шуларның 14е грант иясе булды.
Алабуга муниципаль районының иң яхшы педагогларына билгеләнгән "Танылу" премиясенең гомумфонды Геннадий Емельянов карары нигезендә 200000 сумга җитте.
2012 елның 1 сентябрендә 13 меңнән артык бала мәктәпкә һәм балалар бакчасына киләчәк.
Яңа уку елында районда 44 муниципаль балалар бакчасында 580 педагог эшләячәк, анда 4349 бала тәрбияләнә.
5 миллион 579 мең сумлык муниципаль акча хисабына кайбер балалар бакчаларына ремонт ясалды, Поспелово, Яковлево авылларындагы балалар бакчасы уңайлы биналарга күчерелде, Хлыстовода тарихта беренче тапкыр 35 урынлык балалар бакчасы ачылды, Поспелово, Бехтерево, Танайка, Яковлевода өстәмә группалар булдырылды.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау өчен 5 миллион 861 мең 122 сум акча бүленде, Иске Юраш һәм Морт урта мәктәпләрендә эш төгәлләнеп килә, аларның смета бәясе 23 миллион 300 мең сум тәшкил итә.
254 укучыны мәктәпкә 12 маршрут буенча 12 автобус ташый, автобусларның барысы да "ГЛОНАСС+112" системасы белән тәэмин ителгән, бу аларның маршрутларын катгый контрольдә тоту мөмкинлеге бирә.
2011-2012 уку елында Алабуга муниципаль районы мәгариф учреждениеләренә республика бюджеты хисабыннан 3627440сумлык 22 мең данәдән артык басма китап кайтты, шуларның 81 проценты - дәреслекләр. Район мәгариф учреждениеләренең түләүсез федераль дәреслекләр белән тәэмин ителеше 98 процент булса, региональ дәреслекләр белән тәэмин ителеш 99 процент.
Мәгариф системасын мәгълүматлаштыру барышында 2011-2012 нче уку елында мәктәпләрне компьютерлер, мультмедиале җиһазлар белән тәэмин итү буенча зур проектлар гамәлгә ашырылды ( укучылар өчен 152 стационар компьютер, башлангыч звенолар өчен 3 мобиль компьютер классы, 42 интерактив комплект алынды).
Матбугатка К. Габиди әзерләде.
-
19 апрель 2018 - 16:42Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
18 апрель 2018 - 14:27Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
18 апрель 2018 - 10:43Һәр сүзе ялкынлы Март ахырында Яр Чаллыда иҗат кешеләре танылган татар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатова белән очрашты. Алабугадан бу кичәдә катнашкан Кадрия Наил кичерешләрен шигъри юлларга салган.
-
18 апрель 2018 - 10:38Безнекеләр икенче урында Үткән ялларда Алабугада Космонавтлар көненә багышланган Бөтенсоюз хоккей турниры булды.
-
18 апрель 2018 - 10:33Алкогольле продукцияне теркәү Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмәт системасында теркәлмәгән алкоголь продукциясенең әйләнеше “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүен һәм әйләнешен җайга салу һәм һәм алкогольле продукциякуллану (эчү) күләмен чикләү турында” Федераль Закон белән тыелган.
-
18 апрель 2018 - 08:19Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
17 апрель 2018 - 14:59Башта челтәрләр, аннары – мунча Үткән атна ахырында Алабугада мунча комплексын төзү проекты буенча фикер алыштылар. Бу уңайдан узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов, проект инвесторы Юрий Бычков, шулай ук шәһәр предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.
-
17 апрель 2018 - 14:55“Җиңү язы” Алабугада Безнең шәһәрдә “Җиңү язы” хор музыкасының III төбәк фестивале үтте.