Алабуга нуры

Сугыш эзләре буйлап

"Сугыш - ул явыз чынбарлык. Миллионнарның язмышын чәлпәрәмә китереп, кыйпылчыкларын төрле якларга ташлый, кешеләрне кайгы-хәсрәткә төрә, күз яшьләрен дәрья кебек агыза, гомерлеккә бәхетсез итә; җан ярасы да, тән ярасы да үзәкләрне өзгәли, иксез-чиксез сагышы белән күңелләрне тетрәндерә, - дип яза Г.Әхтәмова "Сугыш кайтавазлары" дигән язмаларында.

Язучы иҗатында сугыш темасы киң чагылдырылган, ул тема аңа бик якын, чөнки ул үзе - сугыш еллары баласы. Аның әтисе, Ягъфаров Хаҗи Латыйп улы, сугышның беренче көннәреннән соңгы көненә кадәр сугышта булган. Дүрт мәртәбә яраланган. Балалары бәхетенә исән калган. Әтисенең сугыштан исән-имин әйләнеп кайтуын ул "Сугыш беткән елны" дигән әсәрендә тасвирлый.

Кырык беренче елда туган балаларның гомер юлы кайгылы еллар белән башлана. Шагыйрәнең "Кырык беренчеләр" исемле шигыре шул хакта.

Ярты авыл яу кырында чакта

Исәннәрнең санын арттырдык.

Кырык беренче елда оран салдык,

Үлә яза-яза ач тордык.

"Сагышлы сер" исемле лирик парчасында Гөлзадә Әхтәмова Зөләйха әбинең күрше кызы белән бер серне ачарга омтылулары турында яза. Ә бу сер нигә дип соң сагышлы дип атала? Чөнки Зөләйха әбинең бердәнбер улы сугыштан кайтмаган. Кара бөдрә чәчле, зәңгәр күзле улын гомер буе сагынып яши ул. Ә җирдә аны хәтерләтүче балалары да, хатыны да калмый. Ләкин Зөләйха әбигә улы колагына пышылдап кына әйткән сүзләре ирек бирми: "Әни, җаным, үзеңә килен таптым, ул безнең урамда гына үскән кыз, әлегә исеме сер",- дигән. "Кем соң ул? - дип төпченергә Зөләйха әбинең кыюлыгы җитмәгән ул кичтә. Икенче көнне исә ил өстенә авыр кайгы килә, сөекле улы берничә көннән сугышка китә һәм озакламый һәлак була. Әсәрдә сагышлы сер чишелмичә кала. Бу сер күрше кызын да уйландыра. Зөләйха әбинең тумый калган оныгы, бәлки, җирдә минем бердәнбер мәхәббәтем була алыр иде, ди: "Әйе, минем белән яшел үләннәрдә аунап үсәсе, аннан соң мине туган авылымнан беркая да җибәрмичә, кечкенә инешебезнең җырын гомер буе тыңлатып яшәтәсе кеше булгандыр. Ә ул исә җирдә тумый калган. Бәлки шуңа йөрәгем тулы моң мине әллә кайларда эзләндерә, күңелемә сагышлы уй сала, һич кенә дә тынгылык бирмидер."

Гөлзадә Әхтәмованың тормыш иптәше Шамил абыйның әтисе Әхтәмов Ахун Яппар улы шулай ук сугышның беренче көннәреннән үк фронтта санитар була. Балтыйк диңгезе буенда сугыша. 1945 елның апрель азагында, инде сугыш беткәндә, чит ил туфрагында мәңгелеккә ятып кала. Гаиләсендә аның хатлары сакланган. Шагыйрә "Солдат хаты" шигырендә окопларда шәмәхә карандаш белән язылган соңгы хат турында яза. Инде ул хат менә ничә еллар гаиләсендә сакланган, саргаеп беткән. Әмма ул бик кадерле, аның җаны бар кебек.

Әтисе Хаҗи Ягъфаров сугыштан исән йөреп кайта. Дүрт мәртәбә яраланса да, үлем аны урап уза. Гөлзадә апа бу хакта "Яудан кайткан солдатлар" шигырендә яза. Хаҗи абый сугышта стрелок - төз атучы була. Аның кызылармияче кенәгәсе дә сакланган. Сугыштан кайткач, бик сирәк булса да, күргән авырлыкларын сөйли. Аны искә алуы ветераннар өчен бик авыр. Чөнки алар сугыш мәхшәрләрен искә төшереп, күңелләрен яралыйлар. Солдатка исән калу өчен өлгерлек, зиһенлек, осталык та кирәк икән. Көчләр тигез түгел: фашист самолетта, ә ул басу уртасында берүзе.

Сөйләгән чакта ветеранның

Яшь иде күзләрендә.

Үткәнне актару авыр -

Моң-сагыш йөзләрендә, - дип яза автор.

Г.Әхтәмова "Оныта алмый ветераннар" дигән шигырендә ветераннарның сугышта ни кичерүләрен оныта алмаулары, күкрәкләрендә чыңлаган медаль-орденнарның нәрсә өчен алганнары һәрчак күз алдына килүләре турында яза.

"Ветеран төше" шигырендә тәнендә ядрә кыйпылчыгы сакланган ветеран үзенең күз алдында һәлак булган һәм аннан снаряд чокыры гына калган дустын исенә төшә. Ветеран сугышның нәрсә икәнлеген җаны белән татыган кеше, шуңа күрә ул киләчәк өчен, оныклары өчен борчылып яши:

Үсеп җиткән бүген оныклары -

Теләми ул яңа сугышны!

Бөек Җиңүне искә алу көне туган илебездә тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә. Сугышның бөтен авырлыгын җилкәләренә күтәргән ветераннарга хөрмәт белән карарга кирәклеген аңлата. Бу көннәрдә солдат хатлары яңадан укыла, солдат фотосурәтләре яңартыла, төрле очрашулар үткәрелә, китаплар басыла, төрле истәлекләр языла.

Җиңү килде! Ветеран гына

Аның бәясен белә, - ди Гөлзадә Әхтәмова.

Мөгаен, шагыйрә хаклыдыр.

Лилия Кашапова, Рузилә Әгъләмова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: