Алабуга нуры

Тарихи сәхифә

Күптән түгел икенче номерлы мәктәптә "Ватанның төтене дә татлы һәм күңелгә ятышлы" дигән регионара методик семинар булып үтте.

Укучыларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләү - мәктәпнең иң мөһим бурычларының берсе булып санала. Семинарга Алабуга районы һәм шулай ук күрше район укытучылары да чакырулы иде. Килеп кергәч тә, фойеда Надежда Дуровага багышланган китап күргәзмәләре, методик кулланмалар, укучыларның һәм укытучыларның фәнни эшләренә тап булдык.

Озакка сузылган ремонттан соң мәктәп гаҗәеп матурланган кебек тоелды. Элек штукатурланган, акшарланган, буялган стеналарга яңача исемдәге ясалма шакмаклар беркетелгән, тәрәзәләре пластик материалдан, ишекләре дә элеккеге калын агачлардан түгел инде - бик җиңел. Экологик яктан балаларның сәламәтлегенә ничек тәэсир итәдер - белмим, әмма бар да заманча зәвык белән эшләнгән, бик матур дигән тәэсир калдыра.

Актлар залына узабыз. Ул да үзгәргән, хәтта йөри алмаган инвалид укучылар өчен дә уңайлыклар тудырылган - коляскалары өчен тоткалы сукмаклар да бар. Мәктәп кавалерист-кыз Надежда Андреевна Дурова исемен йөртә. Аның кем икәнлеген монда һәрбер укучы белә, аның исеме генә дә патриотик тәрбия бирүгә хезмәт иткәнлеге сизелә.

Мәктәп директоры Сергей Немтыревның кереш сүзеннән соң, шушы мәктәптә кайчандыр укыган, хәзер исә Алабугада эшләп килүче Суворовчылар училищесы укытучысы полковник Александр Рохлин чыгыш ясады. Ул суворовчылар мәктәбендә ничек патриотик тәрбия бирүләре турында сөйләде, шулай ук башка мәктәпләрдәге кадет сыйныфларының да әһәмиятенә кагылып үтте. Шәхсән үземне бигрәк тә, тарихчы-археолог, КФУ ның филфак деканы Альберт Нигамаевның чыгышы дулкынландырды. Ул 1812 елгы Ватан сугышында Идел-Урал регионында оешкан хәрби частьләрнең 1813-1814 елларда чит илләрдә алып барган көрәшләре турында сөйләде. Башкорт, типтәр һәм мишәр дип йөртелгән татарлар, калмык, тува, хәтта якутларның да бу сугышта катнашулары, аларның ничек киенүләре, нинди корал йөртүләре турында белдек. Сөйләмен ул дистәләрчә төрле тарихи фактлар, саннар белән тулыландырды. Әйе, уртак Ватаныбыз өчен күп халыклар башларын салганнар!.. Аннан соң үзем дә кавалерист-кыз Надежда Дуровага багышлап язылган "Өметбикә" исемле поэмамнан бер өзек укыдым. Тәрбия эшләре буенча урынбасар Ирина Козырева мәктәптә патриотик тәрбия бирүнең өһәмияте турында үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Надеҗда Дурованың тормыш юлын чагылдыручы тарихи-әдәби композициядә укучыларның чыгышы төрле рәсемнәр, портретлар, кинофильмнардан алынган өзекләр белән баетылып бирелде.

Мәктәп ишек алдында алып барылган театральләштерелгән панорама Бородино сугышына багышланган иде. Анда бар да булды - французлар да, матур купшы киемле гусарлар да, хәтта атлар да катнашты. Барабанчылар һәм тынлы оркестр исә дәртләндереп торды.

Семинарның соңгы өлешендә унтугызынчы гасырның күңелле бер балына килеп эләктек.

Монда матур ефәк күлмәкләр кигән башлангыч сыйныф укучылары вальс әйләнеп, безне таң калдырды. Гомумән, икенче мәктәп укытучылары алга куйган максатларына иреште. Аның өчен бердәм һәм дус коллектив аз көч куймагандыр. Тарихи сәхифә уңышлы үтте.

Гөлзадә ӘХТӘМОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: