Алабуга нуры

Төбе-тамыры белән – укытучы

XVIII гасырда яшәгән галим Карл Фридрих Гаусс: "Математика - фәннәр патшасы..." дигән, чөнки һәр фәннең нигезенә математик исәп салынган. Бүген беркемне дә компьютер машиналарының музыка язуы белән гаҗәпләндереп булмый. Һәр кеше математик булмаса да, һәр математик кешене фикерләргә өйрәтергә тиештер.

Кешелек таңында яралган белемнәрдән бүгенге заман фәннәре бик ерак китсә дә, аларның асылы бер: тереклек кануннарын аңлату. Аларны аңлау бер нәрсә, истә тотып эш итү - бөтенләй икенче мәсьәлә. Заманча яшәеш бигрәк тә үзара аралаша белү зарурлыгын таләп итә. Әле кайчан гына тел фәннәре өчен беренче урында торган аралашу компетенциясе төгәл фәннәргә дә килеп керде. Предметара бәйләнешне саклап, танып белү эшчәнлеген үстерү, логик фикерләү күнекмәләре булдыру гына аз, укучыларны үз фикерләрен белдереп, аралашырга өйрәтергә кирәк, чөнки тупланган белемне, ул никадәрле зур хәзинә булмасын, сандыкка салып булмый, аң-белем кешегә хезмәт итү өчен бирелгән.
Шәһәребезнең ике укытучысы "Ел укытучысы-2014" бәйгесенең зона турында җиңеп, республикабызның иң яхшы 10 педагогы исемлегенә керде һәм Казанда үткән бәйгеләрдә катнашты. Аларның берсе, 10нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Закирова турында язган идек инде. Икенчесе, 8нче мәктәпнең математика укытучысы Сирень Исакова, үзен "Иң яхшы математика укытучысы" һөнәри осталык конкурсында күрсәтте. Призлы урын бирелмәсә дә, республика күләмендә чыгыш ясау - зур дәрәҗә.

"Математика дәресләрендә даими эшчәнлекле якын килү һәм метапредмет бәйләнешләр" дигән тема өстендә Сирень икенче ел эшли. Бүген бу тема бик актуаль. Яңа федераль дәүләт мәгариф стандартлары (ФГОС) таләпләре буенча, метапредметлык принципларына нигезләп, белем бирүнең эчтәлеген үзгәртергә кирәк, әмма дәүләт стандартларында аңа аңлатма бирелмәгән һәм әлегә бу төшенчәгә анык билгеләмә биргән фәнни әдәбият та юк. Укыту программасында каралган белемнәр күләме зур, шуңа күрә яңа укыту стандартлары кертү проблемалы бурыч булып тора. Шулай да, галимнәр фикеренчә, мәгариф өлкәсендә бу - алга китеш. Яңа укыту стандартлары укучы шәхесен һәр яктан үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлеккә таяна.
Төрле фәннәр арасында бәйләнеш булмау өзек-өзек белемнәр алуга китерә, хәзерге заман баласына әйләнә-тирәдәге тормышны бөтен тулылыгы белән күзалларга ярдәм итәргә кирәк, чөнки дөньяда сәяси, мәдәни, икътисадый багланышлар арта. Укытучы эшчәнлегендә метапредметлык - төрле фәннәргә нигезләнеп алынган белемнәрне куллану ул. Мондый ысуллар укучыларга мәктәптә генә түгел, тормышта да ярдәм итә. Шул максатка корылган, чынбарлык белән бәйле мәсьәләләрне математикадан имтихан материалларында күрергә мөмкин. Мәсәлән, гаиләнең энергия өчен чыгымнарын яки нинди дә булса әйбер алуга киткән акчаны исәпләү.
Казанда мастер-класс вакытында Сирень Исакова шушы принципка нигезләнеп, республика укытучыларыннан бәхет формуласын чыгарттыра. Башкаладагы 82нче мәктәпнең 7нче сыйныфында дәрес бирә. Гаҗәеп, дәрес бетүгә, укучылар, йөгереп килеп, аны кочаклап алалар һәм җибәрми торалар.
- Жюридан берсе балаларга: "Чыгыгыз, чыгыгыз!" - дигәч кенә, миннән аерылдылар, - дип искә ала Сирень. Бөтенләй күрмәгән-белмәгән балалар бер дәрес эчендә шулай яратып өлгергәч, укытучының нинди оста булуы турында сүз куертып тору кирәкми дә.
Сирень Исакова - төбе-тамыры белән - укытучы. Аның әнисе Әлфинур апа, ике апасы, Миләүшә белән Гөлзидә - укытучылар. Әлфинур апа хәзерге көндә лаеклы ялда. Ул - минем энем Робертның һәм сеңлем Гөлнараның беренче укытучысы. Сирень белән без бер авылдан - Мамадыш районының иң гүзәл бер почмагына урнашкан Яңа Комазаннан. Сирень мәктәптә укыган чагында апаларыннан да чая иде. "Яшь ленинчы" газетасы, "Ялкын журналы"ның актив хәбәрчесе, һәр эштә дә башлап йөрүче булу белән бергә, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы да. Ике белгечлек күңелен били аның - журналистика һәм укытучылык. Ахырда укытучы һөнәре җиңеп чыга: Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Хезмәт юлын туган районында башлап җибәрә. Эшләвенең икенче елында "Гыйффәт туташ" Бөтендөнья татар конкурсында катнаша.
Алабугага ул 1994 елда килә, 8нче мәктәпкә эшкә урнаша. Математика укытучыларына кытлык булмый һәм Сирень, җиң сызганып, рус балаларына татар телен укытырга керешә. Берничә елдан үз фәненә күчә. Менә ике дистә елдан артык инде шушы мәктәп балаларына математика серләрен төшендерә. Укыган елларындагы кебек үк, ул һаман да актив: яраткан җиденчеләре сыйныфын җитәкли, математика укытучыларының шәһәр методик берләшмә җитәкчесе, аттестация буенча эксперт төркемендә, сайлау комиссиясе эшендә дә катнашырга өлгерә. Сирень Исакова Алабуга муниципаль район хакимият башлыгының Мактау грамотасы, олимпиадада җиңгән укучылар әзерләгән өчен Мактау грамоталары, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы Дипломнары, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия.
Гаиләсе - Сиреньнең горурлыгы. Бәхете, таянычы булган ире Валерий белән ике кыз үстерәләр: Гөлназ һәм Гүзәл - мәктәп укучылары.
Зөлфия ПРИМАКОВА


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!