Алабуга нуры

Телебез – чишмә челтерәве

«Тел» дигән бөек чишмә — татар халкының барсына да кагыла торган яшәү көче. Яшәү көчең нык булганда гына, синең киләчәгең дә ныклы була ала.

«Тел» дигән бөек чишмәң,
Челтерәтсәң — син исән. 

Хашия Төхбәтуллина
Челтерәп аккан чишмә беркемне дә битараф калдыра алмый. Челтерәү тавышына күтәрелеп карыйсың. Салкын суына үреләсең, аны эчүгә, бөтен җаның-тәнең әйтеп бетергесез рәхәтлек кичерә башлый. 
Телебез дә шулай. Аны сөйләмебез белән саклап һәм яклап яшибез. Җанга якын авазлары, халкыбызның моңы булып, үзеннән-үзе агылырга тора ич ул. Яшәтәсе, буыннан-буынга тапшырасы иде үзен.
Телебез мәсьәләсе халкына карата битараф булмаган беркемне дә читтә калдырмый бүген. Аның яшәеше — милләтебез яшәешенә барып тоташканын да һәммәбез ачык аңлый. Шулай булмый: яшәү көче — эчәр суыбыз кебек булган телебез ич ул.
Тел сагында бүген татар телчеләре тора, чөнки алар турыдан-туры бала белән тоташа. Аларның һәр үзгәрешен, теләген алар күрә. Укысыннар, өйрәнсеннәр генә...
Укытучының бар теләге — халкының үз баласына чишмәдәй челтерәп аккан авазлы телен, гореф-гадәтләрен, әдәби мирасын, җырларын һәм сәнгать әсәрләрен җиткерү. Бала күңеленә милли хисләрне салу.
8нче мәктәпнең туган тел мөгаллимнәре дә бу өлкәдә көчләреннән килгән барлык чараларны кулланалар, үзләрен һөнәрләренең остазы итеп эшли беләләр.
Бүгенге көндә мәктәптә 10 татар теле укытучысы белем бирә. Югары һәм беренче категорияле укытучылар, үз фәнен яратып, аны укучы балалар күңеленә салырга тырышалар. Мәктәптә балалар белән төрле кичәләр үткәрелә, балалар үз сәләтләрен күрсәтергә атлыгып торалар, төрле бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, фән буенча үткәрелгән шәһәр һәм республика олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар алалар.
Бу өлкәдә әти-әниләрнең дә ярдәмен билгеләп үтми булмый. Алар үстергән баланың, укытучы тырышлыгы белән яулаган үре ич ул. Бик зур рәхмәт аларга.
Татар телчеләре үзләре дә төрле чараларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйгеләрдә актив катнашалар. Үзең юл күрсәткәндә генә, башкаларны үз артыңнан ияртеп була шул. Үз өстеңдә эшләү генә бүгенге көн таләбенә җавап бирергә мөмкинлек булдыра.
Укытучылар дәрескә һәр баланың тел белү дәрәҗәсенә карап иҗади биремнәр әзерлиләр, өй эшләре дә укучының эшли алу мөмкинлегенә карап бирелә. Укучыны фән белән кызыксындыру өчен күп көч сарыф ителә, билгеле. Мәктәптә ел саен төбәк семинары үткәрелә. Туган тел укытучылары анда ачык дәресләр, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрәләр.
Быелгы семинар аеруча үзгә булды, чөнки «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе белән «Түгәрәк өстәл» оештырылды. Чакырылган шагыйрәләребез ачык дәресләрне һәм кичәләребезне карадылар, бик яратып киттеләр. Укучыларга карап та сокланып утырды алар.
Ачык дәресләрдә укучыларыбызның белем дәрәҗәсе дә чагылыш таба. Барысы да үз белемнәрен күрсәтергә тырыша. Иң мөһиме ул гына да түгел: укучы үз телен өйрәнә, аның мохитендә яши.
Директорыбыз Миңлечулпан Наил кызы да татар теле дәресләрен зур әзерлек белән үткәрүне таләп итә. Туган телеңне өйрәнү шулай булырга тиеш тә. Тырышып хезмәт куйганда гына, аның билгеле нәтиҗәсе күренә. Җитәкченең телгә карата булган игътибары безне һәр дәрескә үтә җаваплы карарга өйрәтә. Шул ук вакытта аның бөтен мөмкинлекләребезне белүе дә безне ышаныч белән алга карарга өнди. Без шундый терәгебез булганга бик рәхмәтле.
Мәктәбебездә 25 ел хезмәт куйган Лилия Зөфәр кызы Шакированың да телне өйрәнүгә, балаларны милли рухта тәрбияләүгә керткән өлешен әйтми китми булмый. Ул милли эшләр буенча директор урынбасары булып эшләгәндә, татар телчеләре бик күп иде. Татар теленең барлык балалар өчен дә укытыла торган вакытлары иде ул чорлар. Лилия Зөфәровнага да яңалыкларның барлык дулкыны аша чыгарга туры килде. Билгеле, җиңел булмагандыр. Тел өйрәтү зур җаваплылык сорый. 
Бүгенге көндә милли эшләр буенча директор урынбасары булып Ильяс Мансур улы Борһанов эшли. Кешелекле, һәр укытучыга хөрмәт белән караучы шәхес үзенә йөкләнгән бурычны лаеклы дәвам итәргә тырыша.
Мәктәп сукмагыннан атлаган һәр бала — безнең киләчәгебез. Әгәр без аны милли җанлы, кешелекле, олыларга карата ихтирамлы, әти-әнисенең газиз телен белергә теләүче итеп тәрбияли алсак, бу безнең хезмәтебезнең нигезе булып торачак. Нигезе нык булган корылма җимерелмәгән кебек, телебез дә, чишмә кебек челтерәп торганда, үз көчен югалтмаячак.
8нче мәктәпнең татар теле укытучылары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: