Алабуга нуры

Укытучы – горур яңгырасын

Ах , гомер, гомер! Тынгысыз дәрья кебек агасың да агасың. Кеше дигән олуг затның (укытучы дип укы) бу дөньяда бәрәкәтле эш кылып, бәхет һәм шатлык, хөрлек вә хозурлыклар татып кына яшәргә тиеш булса да, аның тормышының күпчелек көне михнәт, моң-зар, кайгы-хәсрәт, әрнү һәм сыкраулар белән үтә.

Сугыш китергән афәт

Без - сугыш чоры балалары (1941 елда туганмын). Үземне белә башлаганнан бирле, үткән гомерем турында уйланып утырам да, сагышланып, моңсуланып куям.

Өстәл артында җиделе лампа яна... Ул да соңыннан гына барлыкка килде. Шуның яктысында черек бәрәңге ашыйбыз. Ул безнең өчен алтынга тиң ризык иде шул. Өстәлдә алабута күмәче сыныклары, чүлмәктә кычыткан шулпасы...

Авылга бик күп ир-атлар сугыштан кайта алмый калдылар. Безнең әти дә, күпме көтсәк тә, олы юлда күренмәде. Белоруссия кырларында ятып калган ул.

Сугыш китергән афәтне нинди күләм-дәрәҗәдә булуын бүген дә халык төгәл генә белми. Һәлак булган халык санын да төгәл итеп санамаганнар. Чама белән 20, 28, хәтта 50 миллион кеше харап булган, диләр.

Чама белән... Нинди әхлаксызлык! "Бөек Җиңү"нең, "изге" сугышның чын йөзе әнә шундый. Ә без: Туган ил, Ватан, Рәсәй дибез. Нигә кирәк Ватан, әгәр ул кыз һәм уллары турында кайгырта, аларны яклый алмаса, ачлыкка, җәбер-золымга дучар итсә һәм син, табигатьнең олуг заты, Кеше буларак шушы Ватан өчен ике тиенгә дә тормасаң?

Мин үзем Германиядә (Берлинда) 3 ел хезмәт итеп кайттым. Танк командиры булдым, смотрларда полкның байрагын күтәреп йөрттем, США, Англия солдат-офицерларын үз күзләрем белән күрдем, ГДР һәм ФРГ арасындагы чикләр (перекрытие границы) булдыруда да катнаштым... Барысы да әйбәт булырга тиеш сыман. Шул хезмәтләрем өчен миңа нәрсә бирделәр соң? Рәхмәт әйттеләр... Льготалар булмады. Ә халыкка һич кенә дә җиңеллек килмәде. Мин моны сизмәдем. Тормышның тиз генә уңай якка үзгәрүенә өмет тә юк.

Ач тамаклы балачак

Иң уңган, иң булган колхозчы да - минем әнием, апаларым, абыем - ачка яшәргә дучар ителгән иде! Шул исәптән мин дә - мәктәп укучысы. Һәр колхозчы елына 300 хезмәт көне эшләргә тиеш. Ким эшләсәң, сиңа өстәмә салым салачаклар. Колхозда уңышны җыеп алып, күпмедер ашлыкны озатканнан соң бер хезмәт көненә 75 грамм исәбеннән колхозчыларга икмәк бирәләр. Базарда бер кило тоз 50 сум тора, бер кап шырпының бәясе 50 сум. Тоз алсаң - шырпысыз каласың, шырпы алсаң - тозга җитми. Ашыйсы килү бер минутка да тынычлык бирми. Ашамаган нәрсә калмады: алабута, черек бәрәңге, кычыткан, балтырган ... Әй, халыкның ачка тилмергән еллары! Мәктәптә эшләгән Мәрзия апа, Роза апа, Сания апа һәм башкалар үзләренең сыныкларын балаларга өләшә иде. Менә сугыштан бер кулын югалткан Тарасов Дмитрий Григорьевич кайтты. Соңыннан ул да Иске Үтәгән мәктәбендә укытты.

Авыл кешеләре арасында да төрле кешеләр булды. Колхоз амбарында эшләгәннәр икмәктән өзелеп тормадылар - мич тутырып ипи пешерделәр. Без, балалар, барысын да белмәдек инде, ләкин сизенә торган идек. Укыдык бит. Без дә ач, укытучылар да шулай ук. Түздек бит. Ышанмасагыз, Салахов Әсгатьнең "Аккан сулар" китабын укып карагыз. Ул минем шикелле генә түгел, елатырлык итеп язган! Сүзләр белән әйтеп бетерү мөмкин түгел.

Зур һәм көчле туган ил

Ярты гасыр дәвамында безне "безнең илебез зур, иң көчле һәм иң бай ил" дип ышандырдылар, үзебезгә дә шулай тоелды. Һәм хәтта иң көчсезләр дә безнең арада үзләрен көчле итеп хис иттеләр, бу бигрәк тә нинди дә булса башка ил, әйтик, "ниндидер шведлар" турында сүз чыкса шулай булыр иде. Тик кайсы яктан килеп карыйсың бит! Безнең начальниклар ничек яши? Иң яхшы, иң зиннәтле йортларда - сарайларда алар яши, иң шәп машиналарда алар йөри, иң югары эш хакын алар ала, дәүләт дачалары һәм өстенлекләреннән алар файдалана.

Әгәр Радищев безнең гасырга күз салса, болай дияр иде: "Мин тирә-юнемә күз ташладым - күңелем кешеләрнең җәфа чигүләрен күреп рәнҗеде. Безгә бу коточкыч нәрсәләрне алып ташларга вакыт!" Без бүген үзгәртеп кору, хәбәрдарлык, демократия идеяләрен эшебез, сүзебез белән хуплап, революция идеалларын: азатлык, туганлык, тигезлекне дә яклыйбыз. Ассызыклап шуны әйтәм: начальниклар белән алар кул астында эшләүчеләр арасындагы тигезлек.

Абруйлы абруйсыз укытучы

Сентябрь, октябрь айларында "минем укытучым" акциясе үткәрелде дип яздылар район газеталарында. Соң булса да, уң булсын дип шул теманы дәвам итәсем килгән иде, ләкин... Хәзер укытучылар "шәп" яшиләр - хезмәт хакы арткан, зарланырга урын юк. Ә безнең чор укытучылары ничек яши икән? Безгә пенсия дә артмады, андый хәбәр дә юк әлегә. Бәяләр генә көн саен арта тора.

Культура революциясенең триумфаль җиңүгә ирешүендә безнең чор укытучыларының да өлеше зур булуы бәхәссез. Шунысы аяныч, нәкъ менә шушы егерменче, 30-70 нче елларда тәрбияләнгән балалар үзләре җитәкче булып алгач, кем аркасында җитәкче булуларын оныттылар. Китте укытучыга приказ бирүләр, җикеренүләр, кем генә командалык итми! Үтә белдекле әти-әниләрдән алып, колхоз-совхоз җитәкчеләре, бригадирлар һәм авыл советы башкарма комитеты хезмәткәрләре, ферма мөдирләре, медицина работниклары, исәпсез-хисапсыз "ирекле җәмгыятьләр", эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләре һ.б. һ.б. Алар акрын-акрын укытучының тоткан кыйбласын үзгәртергә мәҗбүр итте. Һәр "әйт!" дигәнгә "вәйт!" дип торучы умырткасыз, инициативасыз, өстән кушкан һәр нәрсәне (шул исәптән, авыл бригадирлары боерыгын да) закон дип кабул итүче "тере курчаклар" плеядасы барлыкка килде. Совхоз директоры (колхоз рәисе) яшь ягыннан үзенә әти һәм абый тиешле мәктәп директорын кабинетына чакыртып наряд бирергә, теләсә нинди сүзләр әйтеп сүгәргә хаклы дип саный. Киңәш-табыш итәргә кергән директорны, кәефсез чагы туры килгәндә, "юк белән баш катырып йөрмә әле", дип куып чыгару да берни тормый аңа. Моны мин үз башымнан кичердем. Иске Үтәгән авылында башлангыч мәктәп җиткердем һәм өч ел шуның мөдире булып эшләдем. Күрде инде башлар!

Укытучының абруен тагын нәрсә төшерә? Минемчә, аның мәңгелек сораучы ролендә булуы да дыр. Транспорт кирәкме, терлеккә азык-төлек, кешечә яши торган квартира (45 ел эшләп минем әле бүгенгә кадәр андый фатир күргәнем юк!), яисә бәрәңге бакчасын сукалатырга кирәкме - укытучы, башын иеп, хуҗалык җитәкчеләренә барырга мәҗбүр иде, бүген дә шулай ук. Ә алар үз властьларын бик яхшы белә!

Укытучы шул ук вакытта авылның политик җаны да. Төрледән-төрле докладлар ясау, күп вакытны ала торган агитаторлык вазифасы, әти-әниләр белән даими элемтәдә тору, укучылар белән концерт-спектакльләр кую һәм башка чаралар үткәрү - һәммәсе укытучының намус эше. Игътибар итик, болар барысы да төп вазифадан соң башкарыла, дәресләргә әзерләнү, дәфтәр тикшерүләр төнге йокы исәбенә эшләнә. Тавык та чүпләп бетерә алмый торган эшләрне ерып-ерып барган укытучының өе һәрвакыт салкын булыр, эчәренә су булмас.

Укытучы! Горур яңгырый!

Бүгенге яшь укытучылар: "Нәрсәгә һаман ул вакыт укытучылары турында язасың?" - дип әйтергә мөмкин. Җавап бирергә тырышам: "Район газетасы сентябрь-октябрь айларында "Минем укытучым" акциясе үткәрелә дип язган иде. Мин дә шул акциядә катнашып, үземнең укытучыларым турында язарга булдым: мәктәп директоры Сания апа Фәйзуллина, рус теле укытучысы Роза Садыковна. Үтәгәндә мәктәп ябылгач Иске Юраш мәктәбендә укыдык. Мәктәп директоры Мирза Вәлиевич Вәлиев, тарих укытучысы Тимерхан абый Сабиров, интернатта тәрбияче Шәмсенур апа һәм башкалар - минем укытучыларым. Аларга рәхмәт, безне кеше иттеләр.

Морт урта мәктәбендә 1967 елдан бирле рус теле укыттым, коллегаларым Әхтәмов Камил Ахунович, Мусина Либәбә апа, татар теле укытучысы Шәмсия Хасановна, аның иптәше Зиннуров Хаммат Зиннурович, иптәшләрем Рәвил Гарифович, Фәймә Фәттаховна, Зиннур Гыйльмуллович һәм башкалар минем укытучыларым булды.

"Кеше! Ул нинди мәгърур! Кеше! Горур яңгырый! Кешене хөрмәт итәргә кирәк..."

Кинәт А.М.Горькийның бу бөек сүзләрен укыганда, эчтән генә тагын бер кат борчылып куюымны сиздем. Һәрвакыт кеше горур яңгырыймы? Ә укытучы? Ул чакта, ни өчен барысы да хөрмәт иткән укытучыны ашыга-ашыга пенсиягә чыгардылар? Ни өчен дан казанган бу кешенең үзен акларга тырышулары җиңелү белән тәмамланды? Әйе, донкихотлык кыйммәткә төшә - хаксызлыкны җиңә алмыйсың, үзең генә корбан буласың. Ул чакта мин ни өчен ярты гасыр ваемсыз рәвештә "барысы да кеше өчен! Кешене хөрмәт итәргә кирәк!" дип кабатлыйм? Шуның белән килешеп калыргамы? Ә Укытучыны кайчан хөрмәт итәргә? Заманы ул түгел. Укытучы! Ул горур яңгырый! Укытучыны хөрмәт итәргә кирәк. Ә сез ничек уйлыйсыз, укучылар?

Павел АНДРЕЕВ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: