Алабуга нуры

Укытучылар тәҗрибә уртаклашты

5еннән 7 августка кадәр КФУның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының унынчы Халыкара фестивале узды. Фестивальнең темасы – “Үзгәрешләр мәктәбе”. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Хәтерләсәгез, Беренче мәктәп укытучылары фестивале 2010 елда булган иде, шуннан алып бүгенгә кадәр ул үз ихтыяҗын югалтмый, бары тик тагын да үсә, киңәя генә бара. 10 ел әз вакыт түгел, һәм, әлбәттә, мәгариф системасында күп кенә үзгәрешләр барлыкка килде: укытучылар актив рәвештә мәгълүмати технологияләр кулланып эшли, яңа методика һәм алымнар, укытучыларның профессиональ стандартлары кертелде, мәктәпләр яңа федераль дәүләт стандартларына күчте, дәреслекләр алмашынды, гадәти планнар урынына технологик карталар килде, кәгазь көндәлекләр электронга алыштырылды һәм башкалар.

Әлеге форум белем бирү системасындагы иң кискен һәм актуаль сорауларны чишәргә, күпме оста һәм талантлы укытучыларның фикер, тәҗрибә алышуына ярдәм итә. Быел да фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500дән артык укытучы килде, модераторлар тарафыннан 100дән артык осталык дәресләре оештырылды.

Фестивальне ачу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов катнашты. Бирегә Россия, Германия, Великобритания, Чехия, Һиндстан, Төркия, Белоруссия һәм Казахстаннан галимнәр, педагоглар килгән иде. Быел беренче тапкыр форумда республиканың ата-аналар комитеты вәкилләре дә булды.

Форум башланганчы, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белән “Мәгариф” милли проекты кысаларында оештырылган тематик күргәзмә белән танышты. Ул Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда үтте. Алабуга районы мәгариф учреждениеләре уку процессында кулланыла торган инновацион технологияләрне тәкъдим итте. Алар арасында “Экотек”, “ЦифроЛето” белем бирү лагере, “Методик блокчейн “Лицей 5.0” һәм башка проектлар бар.

Әйтик, 29нчы балалар бакчасы нәниләре аларда уза торган робототехника дәресләрендә нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәтте. Балалар кыю рәвештә роботлар белән идарә итте һәм 3D рәсем ясау өчен ручка белән төрле фигуралар ясады. Минтимер Шәймиев әйтүенчә, мәгариф системасы шулкадәр тиз үзгәрә, шуның өчен бар нәрсәгә дә өлгереп калырга кирәк. Башкарылган эшләргә ул бары тик уңай бәя бирде.

Тантана кысаларында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” традицион республика акциясе дә узды. Почетлы кунаклар кулыннан мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләрне 19 булачак беренче сыйныф укучысы алды. Портфельләрдән кала балаларга Минтимер Шәймиевның шәхси автографы белән “Ак барс кайда яши” дигән китап та бүләк ителде.

Пленар утырышны КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон ачты, ул барлык катнашучыларны сәламләде. Аннан соң сүз алган Рафис Борһанов, беренче чиратта, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын яңгыратты. Анда:

“... Республиканың мәгариф системасында дистәләрчә мең педагог эшли, без укытучыларыбызның һәм укучыларның уңышлары белән горурланабыз. Бүген мәгариф идарәсе – ул теләсә кайсы дәүләт өчен стратегик бурыч. Алабугада Халыкара укытучылар фестивален үткәрү матур традициягә әверелде. Узган еллардагы кебек үк, ул Россия мәгарифенә дөнья инновацияләре һәм иң яхшы авторлык методикаларын кертергә әзер булган актив педагогларны җыя. Беренче әһәмиятле юбилей белән котлыйм. Сезгә нәтиҗәле эш, уңышлар телим”, – диелгән.

– Еллар дәвамында әлеге халыкара форум Татарстан, Россия регионнарыннан һәм чит иллләрдән кунакларның тәҗрибә уртаклашуы өчен әйдәп баручы мәйданчык булып тора. Нәтиҗәдә, Алабуга туризм һәм спортның гына түгел, ә инновацион педагогика үзәгенә дә әверелде. Безнең укытучылар үзләренең һөнәри үсешенең яңа дәрәҗәсенә күтәрелә алдылар, инновацион технологияләрне үз педагогик эшчәнлекләрендә актив кулланалар. Бу эштә “Милли мәгариф” проекты аерым роль уйный, яңа үрләргә ирешергә ярдәм итә, шуңа күрә “Яңарыш” республика фондының (Казаннан соң Алабуга –икенче шәһәр), полилингваль белем бирү комплексын ачу карары безнең өчен зур дәрәҗә булды, ул мәгарифнең рус, татар һәм инглиз телләрендә көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итәргә һәм алдынгы тәҗрибәләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк, – диде Геннадий Емельянов.

Моннан тыш, пленар утырыш кысаларында Минтимер Шәймиев ачык лекция укыды, анда бөтен республика буенча полилингваль комплекслар төзүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Алабугада мондый комплексны 2021 елда ачу планлаштырыла:

– Күп телле мәктәпләр (полилингваль) чит илләрдә киң кулланыла. Мәсәлән, күрше Казахстанны гына алырга була. Белем бирү системасы бер урында гына торырга тиеш түгел. Элек белемең булса да, беркая барырга мөмкинлек юк иде, ә бүген дөнья ачык. Бүген белемең булмаса, мескенгә әйләнәсең. Ә берничә тел белсәң, дөньяның теләсә кайсы почмагына барып укырга, эшләргә була. Моңа бернәрсә дә комачау итә алмый. Менә безнең горурлык нәрсәдә булырга тиеш. Без бу мәсьәләне алга сөрергә, балаларыбызга шундый шартлар тудырырга тиеш. Бүген төзелеп килә торган беренче күп телле белем бирү комплексын без “Адымнар – белем һәм татулыкка юл” дип атарга булдык. Чөнки тормышта нәрсәгә дә булса ирешү өчен, без барыбыз да билгеле бер тырышлык куябыз һәм куелган максатка ирешүгә адымнар ясыйбыз. Бер-беребезгә таба адымнар ясап кына, без күпмилләтле җәмгыятебезнең килешүенә ирешә алабыз.

– Безнең Мәгариф министрлыгы өч милли проектта катнаша. Аның иң беренчесе “Демография” проекты, аның бер өлеше “Мероприятие” дип атала. Проект эчендә чаралар бар. Балалар бакчалары төзү буенча быел 6 меңгә якын урын булдырырга ният, 3 меңе – 2 айдан алып 1 яшь ярымга хәтле балалар, калганы 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар өчен. Киләсе елларга да бу программа буенча 50дән артык балалар бакчасы планга кертелгән, әлбәттә, аның саны кимемәячәк, чөнки бу сан эченә Президентыбыз ел саен өстәмә балалар бакчасы кертә. Ул исә безнең республика бюджеты хисабына төзелә. Мәсәлән, киләчәктә IT-куб, авыл мәктәпләрендә өстәмә рәвештә тормыш иминлеге нигезләре һәм информатика, технология курслары булачак, – дип сөйләде Рафис Борһанов.  

Шулай ук әлеге чарада, Казан шәһәренең Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназия чыгарылыш укучысы Рамил Баһавиев КФУның беренче проректоры кулыннан студент билеты алды. Ул БДИны бик югары күрсәткечкә, ягъни 399 баллга тапшырган. Аңа 11 ел буена, татар телендә уку бары тик уңай нәтиҗә генә биргән. Аның саф татарча сөйләшүе залда утырган күп кешене шаккаттырды. Димәк, үз телеңдә белем алып та, югары нәтиҗәләргә ирешергә була. Рамил КФУның Лобачев исемендәге Математика һәм механика институтында белем алачак.

Лекция вакытында, Минтимер Шәймиев та татар телен саклау буенча үз фикерләрен җиткерде:

– Туган телнең, Ана теленең беренчел булуы барыбызга да аңлашыла. Бу нечкә материя. Аны саклау проблемасы бар, һәм ул гади генә түгел. Илнең тотрыклы бердәмлеге хакына көч һәм вакытны кызганмыйча, безгә моның өстендә бергәләп, конструктив, сабыр рәвештә эшләргә кирәк.

ТР Дәүләт Киңәшчесе ассызыклаганча, ЮНЕСКО халыкара оешмасы, белем бирү сыйфатын күтәрү чараларының берсе буларак, туган телдә белем бирүне хуплый.

Чарага Оренбург шәһәренең 86нчы мәктәп директоры, педагогия фәннәре кандидаты Елена Владимир кызы Сапкулова да чакырылган иде. Ул талантлы педагоглар белән аралашу мөмкинлеге булуына шат булуын белдерде, укытучыларга уңышлар теләде. Елена Сапкулова сүзләренә караганда, күп нәрсә укытучыдан тора:

– Укытучы – белем бирүче генә түгел, ул шул ук вакытта игелек, дөреслек, патриотлылык һәм башка шундый сыйфат дәресләрен дә укучыларына җиткерә алырга тиеш. Мөгаллим белән укучы арасында яхшы мөнәсәбәт булуы мөһим.

Фестивальдә катнашучылар, дискуссия мәйданчыкларында һәм осталык дәресләрендә, белем бирүнең күп телле киңлеген булдыру, мәктәптә цифрлы  технологияләр куллану, укучыларның сәләтен үстерү һәм аларга ярдәм итү, мәктәп укучыларының проект һәм тикшеренү эшчәнлеген оештыру һәм җитәкләү, милли мәгарифне үстерү кебек проблемалар турында фикер алыштылар.

КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев полилингваль мәктәпләр өчен кадрлар әзерләү буенча Алабуга югары уку йортының мөмкинлекләрен югары бәяләгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: