Яшьнәп яши безнең Гөлнара
Һәр коллективта аның үзәгендә кайнаучы, аны җанландырып торган кешеләр була. 10 нчы мәктәптә дә андыйлар шактый. Бүген сүзем шуларның берсе турында.
Гөлнара Хөсәенова хезмәт юлын башлаганга да инде 15 ел узып киткән. Дөресен генә әйткәндә, татар телчеләре берләшмәсен аннан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Энергиясе ташып торган яшь белгеч буларак килеп кергән иде ул безнең арага. Узган еллар, әйтерсең, аңа яңа көчләрне өстәп кенә тора. Ул һәр эштә башлап йөрүче дә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе буларак, иң авыр эшләрне үз җилкәсендә күтәрүче дә. Өлкәнрәк буын вәкилләрен аның кыюлыгы, тәвәккәллеге жәлеп итсә, укучылары аны алар кебек тә фикер йөртә алганы өчен, яшьлеге, зәвыклылыгы өчен ярата һәм хөрмәт итәләрдер. Үз итмәсәләр, аның тирәсендә бөтерелмәсләр, хәтта малайлар да үзләренең күңел түрендәге иң яшерен хисләре белән бүлешергә ашыкмаслар иде. Һәр баланың йөрәгенә юл салу серләрен белә шул ул!
Күкрәп, яшьнәп, ашкынып яшәүчеләрдән Гөлнара. Гомеренең бер генә минутын да заяга уздырмыйдыр ул. Нинди генә авыр эшкә тотынмасын, һәрберсен зур җаваплылык, җитдилек, тырышлык белән башкара, шуңа күрә ул катнашкан һәр бәйге уңай нәтиҗәләр бирә. 2011-2012 нче уку елында Гөлнара "Иң яхшы укытучы" гранты иясе булган иде. Ә узган уку елы аңа шулай ук зур уңыш китерде. Үзе белән, вакыты, сәламәтлеге белән хисаплашып тормастан әзерләнүләр, йокысыз төннәр нәтиҗәсез узмады. Ул Россиякүләм "Туган тел" мастер-класс бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, мәктәбебез генә түгел, шәһәребез данын, республикага гына түгел,бөтен Рәсәйгә шаулатып кайтты.
Әлбәттә, Гөлнараның бу уңышларында мәктәп администрациясенең, хезмәттәшләренең, дуслары һәм фикердәшләре, гаиләсенең дә өлеше әйтеп бетергесез. Ләкин үзе дә дуслык кадерен белгән, ярдәмчел, ышанычлы булган кешенең генә тормышта терәк булырдай якыннары күп була бит!
Кош - канаты белән, кеше гаиләсе белән көчле. Гөлнара да зур терәге, яраткан кадерле кешесе, гомерлеккә сайлаган (бирсен Ходай) ире янәшәсендә - сөекле хатын, кызы Лиана өчен - газиз әни, якын дус һәм сердәш. Кар өстендә казан асып аш пешерердәй, кулларыннан гөл коючы уңган хуҗабикә дә әле ул. Һәр нәрсәгә өлгерә, яшь кенә булса да бөтен эшнең кадерен дә, тәмен дә белә торган кешеләр бүгенге көндә "аяк астында аунап ятмый"!
Диләрә Рамазанова,
10 нчы урта мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 14:45Алабугада Корбан бәйрәменә әзерләнәләрКорбан бәйрәмен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтәчәкбез, ул 9 июльгә туры килә.2800
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.43500
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.15800
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.14500
-
1 июль 2022 - 18:30Алабугада җәядән ату буенча турнир булачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.14400
-
4 июль 2022 - 08:00Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.13800
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.13600
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.13300
-
2 июль 2022 - 15:00«Алабугада җәйге кичләр» фестивале 14-17 июльдә узачак Проект 2018 елда ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.13300
-
2 июль 2022 - 12:00Алабуганың 8нче мәктәбендә капиталь ремонт бара Шәһәр һәм районның берьюлы берничә мәктәбендә ремонт бара.12300
-
1 июль 2022 - 16:55Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды.11200
-
2 июль 2022 - 08:30Алабугалылар өчен Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.10800
-
2 июль 2022 - 10:30Алабугада — ябык футбол мәйданы булачак Тугаров урамында 1408 квадрат метрлы мәйданда каркас-тентлы өслек белән футбол манежын төзү эшләре бара.10100
-
3 июль 2022 - 14:00Алабугада җәядән ату буенча турнир узачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.10100
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.8900
-
3 июль 2022 - 12:00Әбисеннән калган истәлекне саклый «Алабуга нуры» нда «Гаилә истәлекләре» акциясе дәвам итә.8500
-
3 июль 2022 - 09:00Алабуга районында сөт җитештерү артты Бер тәүлектә савып алынган сөт күләме 73 тонна тәшкил итте.7500
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.5100
-
4 июль 2022 - 11:00Алабугада видеокамераларның кайсы тукталышларга куелуы билгеле булды Камералар 6 тукталыш павильонына куелачак.4300
-
2 июль 2022 - 10:102022 елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 12 остаханә ачыла Быел Татарстанда көллият һәм техникумнардагы студентлар өчен 12 остаханә төзелә. Моның өчен «Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында 62 миллион сум бүленә.3700
-
4 июль 2022 - 10:00В Канашском транспортно-энергетическом техникуме состоялось вручение дипломов выпускникам 2021-2022 учебного года Представители АО «Транснефть — Прикамье» приняли участие в церемонии вручения дипломов выпускникам Канашского транспортно-энергетического техникума — одного из корпоративных образовательных центров компании.3400
-
4 июль 2022 - 14:00Борычлардан мул уңыш алырга теләсәгез, аңа сөт сибегез Әгәр борычлардан мул уңыш алырга теләсәгез, ашламалар турында онытмагыз, бигрәк тә җимешләр барлыкка килгән чорда.2900
-
4 июль 2022 - 14:45Алабугада Корбан бәйрәменә әзерләнәләр Корбан бәйрәмен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтәчәкбез, ул 9 июльгә туры килә.2800
-
4 июль 2022 - 12:30Иммунолог нинди продуктлардан баш тарту гомерне озайтырга мөмкинлеген әйтте Врач-иммунолог Андрей Продеус «Беренче канал» эфирында нинди продуктлардан баш тарту гомерне озайтырга мөмкинлеген әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.2500
-
4 июль 2022 - 16:58Корбан бәйрәмендә өстәмә ял булачакмы? 8 июльдә татарстанлыларның эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.1700
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.1600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика