Алабуга нуры

Үзгәрешләр булачак

Әле кайчан гына Алабуга педагогия университеты (АДПУ) исемен йөрткән югары уку йорты 2011 елның 2 февраленнән РФ мәгариф министры А.Фурсенко боерыгы белән Казан федераль университетына (КФУ) кушылып, аның структурасындагы филиалга әйләнде. Бу гамәлнең уңай яклары күп булырмы, әллә кимчелеклеме, анысы турында әлегә сүз алып барырга иртәрәктер.

Әмма бер нәрсә ачык: КФУның (якын киләчәктә филиал дип түгел, ә Алабуга институты атамасын алачак диләр) бер өлеше буларак, ул үз эчендә генә кайнап, күбесенчә белгеч-педагоглар әзерләп чыгару белән генә түгел, ә илнең халык хуҗалыгында эшләрлек күп төрле белгечләр әзерләүгә дә зур игътибар бирәчәк. Һәм, әлбәттә инде, филиалны финанслау да яхшырачак.

Шулай да безне милләт язмышы, татар теленең киләчәге нык борчыганлыктан, үзгәртеп корулар фонында, филиалдагы татар филологиясе факультетының язмышы күбрәк кызыксындыра. Шуңа күрә кайбер нәрсәләргә ачыклык кертү максатыннан, факультет деканы тарих фәннәре кандидаты Альберт Зөфәр улы Нигамаев белән очрашып сөйләшүне кирәк санадым.

- Альберт Зөфәрович, без Сезне Алабуга җирлегендә (башлыча борынгы Алабуга шәһәрлегендә) инде 20 еллап студентларыгыз белән зур археологик казынулар алып баручы һәм тарих фәне укытучы буларак беләбез. Кинәт кенә сезне институтның татар филологиясе факультетын җитәкләргә куюлары көтелмәгәндәрәк булды дип әйтимме. Татар теленең дәрәҗәсе төшеп барган бер вакытта моңа ризалашу өчен иң ким дигәндә дә Ана телеңне яратырга кирәктер инде ул?

-Җанында аз гына булса да татарлыгы, милләт белән горурлану сакланып калган һәркем Ана телен яратырга тиештер дип беләм.

-РФ мәгариф системасында БДИ кертелгәнлектән, татар мәктәпләренең язмышы аянычлы икәнен барыбыз да беләбез. Хәерсез 309 нчы федераль боерыкны күпләр әле һаман да каһәрләп телгә ала һәм, зурдан алганда, алар хаклыдыр да. Тик әйтәсе килгәнем ул түгел, Татарстанда һәм бигрәк тә Русия киңлекләрендә милли мәктәпләр берсе артыннан берсе ябылганда һәм шуның нәтиҗәсендә читтәге пединститутларның татар филологиясе бүлекләре менә-менә эшчәнлекләрен туктатырга торганда (мәсәлән, Башкорт дәүләт университеты һәм Тубыл педагогия институты) Сез әллә кайларга барып килешүләр төзисез икән.

-Бу, чыннан да, шулай. Бетмибез дисәк, татар филологиясе факультетын яшәтү өчен төрле юллар эзләргә туры килә. Пермь краеның Барда районы хакимияте һәм андагы Каенлы авылы белән КФУның Алабуга институты арасында өчъяклы килешү төзедек. Шуның нигезендә урта мәктәпне тәмамлаучы берничә укучы бездә белем алачак. Шундый ук килешүне Ульян шәһәрендәге 91 нче татар мәктәп-лицее белән дә төзедек. Киләчәктә Удмуртиянең Балезино, Глазов районнарындагы кайбер татар авыллары мәктәпләре белән дә нәкъ шундый планда эш алып барырга ниятләп торабыз. Кул кушырып кабинетларда гына утырсак, билгеле инде прогресска түгел, регресска дучар ителәчәкбез.

- Педуниверситет статусыннан КФУның Алабуга институты статусына күчү сезгә өстенлекләр бирәме?

- Иң әүвәл, хәзергә федераль университетның филиалы дип аталсак та, якын арада нәкъ менә сез әйткәнчә, "Алабуга институты" дип йөртеләсебезне әйтим әле. Ә инде өстенлекләргә килгәндә, алар бар, әлбәттә. Аның беренчесе - имидж. Элегрәк "чиста институт" дип карасалар, хәзер инде илкүләм дәрәҗәдәге уку йорты дип карыйлар. Икенчедән, пединститут булып сакланып калган очракта да, КФУ ачкан (керткән дип әйтик) нәрсәләрне без дә ача алабыз. Әйтик, менә институт структурасына кергән 9 факультетка 2011 елның сентябреннән башлап янә бер "икътисад һәм идарә итү" факультеты өстәлү - шуның бер чагылышыдыр. Өченчедән, филология һәм сәнгать институты белән (элеккеге ТДГПИ) турыдан-туры килешүләр төзү мөмкинлеге алдык. Дүртенчедән, матди мөмкинлекләр күпкә артты. Мисалга, безнең факультетның гомер бакый лингафон кабинеты булганы юк иде, сөенечле күренеш: бик кыйммәтле, заманча лингафон кабинеты кайтарылачак һ.б.

-Альберт Зөфәрович, Сез санап киткән күп кенә үзгәрешләрне мин начар дияргә җыенмыйм, киресенчә, алар тулаем алганда, уку-укыту процессын яхшыртуга һәм уңай нәтиҗәләргә ирешү җәһәтеннән файдалы булыр кебек. Тик шулай да, әлеге дә баягы дигәндәй, БДИның урыс телендә генә кабул ителүе, килешәсездер, Русиядәге башка тел вә милләтләрнең акрынлап юкка чыга баруына китерәчәк бит.

- Әйе, БДИны үзгәртмичә, бары тик урыс телендә генә тапшыру мөмкинлеге калдырганда, тискәре нәтиҗәләр озак көттермәячәк. Дөресрәге, алар инде күз алдында. Мисалга Мәскәү дәүләт педагогия университетын китерер идем: андагы татар теле бүлегенә былтыр бер студент та кабул ителмәгән. Болай дәвам итсә, телләрнең киләчәге булмаска да мөмкин. Шуңа күрә татар тел белгечләре (башкалар да, әлбәттә) һәм зыялылары югары даирәләргә БДИны урыс теле буенча мәҗбүри бирүдән тыш башка фәннәрдән ана телендә бирү мөмкинлеге тудыру тәкъдиме белән чыкты. Без - КФУның татар филологиясе факультеты галимнәре - бу процедураны оештыруның методик һәм фәнни-педагогик якларын чишүдә һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Белүемчә, Мәскәү дәүләт педуниверситетындагы татар галимнәре дә зур потенциаль мөмкинлекләргә ия, аларның да эшлекле тәкъдимнәре җитәрлек.

Күпләр әле белми торгандыр: Мәскәү мәдәният университеты ректоры Рамазан Абдулкәрим улы Абдулатыйпов әйтүенчә, инициатив төркем Русия Дәүләт Думасы каравына документлар пакеты керткән. Анда төп игътибар нәкъ менә һәр милләт баласына БДИны үз ана телендә тапшыру мөмкинлеге тудыруны тәэмин итүгә юнәлтелгән, ди. Бу гамәл 2011 елның көзендә үк башкарылса да, кызганычка, ил парламенты аны һаман тикшерүгә куймаган. Шулай да дәүләтнең югары органы андый мөрәҗәгать-тәкъдимнәрне бернинди игътибарсыз калдыра алмый, заманы ул түгел. Җәмгыятьтә алгарыш булсын өчен, барыбер ниндидер үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Шунсыз булмый, шунсыз илдә либераль кыйммәтләр түгел, унитаризм тантана итәчәк. Ә бу исә тупик дигән сүз. Хәер, өметсез - шайтан гына диләр. Яхшыга өметләник.

Әңгәмәдәш Фирдәвес Хуҗин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим