“Салават күпере”ндә күңелле җәй


Без сезне 34нче балалар бакчасында жәй көне үткәрелә торган чаралар белән таныштырасыбыз килә.
Бакчаның мөдире Шәймарданова Сөмбел Моряковна, методистыбыз Шәйдуллина Зөлфия Әнәс кызы – үз эшләренең осталары. Шулай ук бакчабызда 33 тәрбияче, 2 логопед, физрук, бассейн буенча инструктор, психолог эшли. Алар арасында тәҗрибәле югары һәм Iнче квалификацион категорияле тәрбиячеләр дә бар. Бакчада барлыгы 13 төркем эшләп килә. Ел саен мәктәпкә уңышлы гына 2шәр төркем чыгарыла. Алар урынына кечкенә балалар җыела. Бакчага яңа балалар кабул итү – мөдиребез өчен бик җаваплы чор. Сөмбел Моряковна һәр әти-әни белән белән аерым сөйләшеп, документларны бик төгәл хисап белән алып бара, аларны бакча һәм тәрбиячеләр белән таныштыра. Шулай ук җитәкчебез бакчаның режимын әти-әниләргә аңлаешлы итеп аңлата, һәм шул ук вакытта алардан да төгәллек таләп итә.
Балалар һәм тәрбиячеләр өчен җәйге чор бик катлаулы. Педсоветта мөдир методист белән берлектә җәйге чорга чыныктыру программасы кабул итә, ул ел саен үзгәртелеп тора һәм шул программа буенча эш алып барыла. Балаларга җәйге чор бик ошый, чөнки һәр атнаның үзенең темасы бар, шул темага таянып төрле чаралар үткәрелә.
Җәйге иң күңелле бәйрәмнәрнең берсен – “Сабантуй”ны үткәрдек. Шулай ук Юл йөрү кагыйдәләре атналыгы, Сәламәтлек, Чәчәкләр аланы, Гаилә атналыгында кебек күңелле чаралар оештырылды. Асфальтта рәсемнәр ясау, күңелле стартлар, гаилә белән ял итү, күргәзмәгә рәсемнәр ясауда балалар бик теләп катнашалар.
Җәйге чорда сәламәтлеккә бик нык игътибар итәбез: эссе көндә яланаяк йөрү, даими рәвештә иртәнге гимнастика, урамнан кергәч аяк юу, йокыдан торгач чыныктыру. Төркемнәр арасында төрле ярышлар уздырыла, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнала. Балалар белән һәр чәршәмбе көнне кинотеатр “Иллюзион”га мультфильм карарга йөрибез.
Шулай ук һәр төркемнең уен мәйданчыгында балаларга төз табанлык өчен массажлы юллар ясап куелган.
Җәй көне шулай ук хезмәтне дә читтә калдырмыйбыз, балалар белән чәчәкләргә су сибәбез, чүпләрен утыйбыз. Һәр төркемнең үз түтәле бар, алардан уңышлар алабыз. Балалар түтәлләрдә үзләре үстергән яшелчәләргә карап, сөенеп туймыйлар.
Балаларның кызыксынучанлыкларын үстерү өчен, методистыбыз Зөлфия Әнәс кызы җитәкчелеге белән экологик сукмак ясалды. Аңа кошлар ашханәсе, бал кортлары һәм үрмәкүч оялары, әбиемнең бакчасы керә. Балалар бу сукмак буенча бик яратып йөриләр, һәм һәр өлкә буенча үзләренең белемнәрен тулыландыралар, сөйләм телләрен үстерәләр.
Әти-әниләр белән берлектә бик күп эшләр алып барыла. Мәсәлән, аларга төрле темаларга консультацияләр тәкъдим ителә, күргәзмәләргә балалар белән берлектә рәсемнәр ясала.
34нче балалар бакчасында җәй көне менә шундый кызыклы һәм күңелле эшләр алып барыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә»Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.2700
-
16 май 2022 - 11:37Татарстанда Сабантуй бәйрәмен үткәрү көннәре билгеле Татарстан Президенты Сабантуй бәйрәмен үткәрү турында Указга кул куйган.24200
-
15 май 2022 - 15:30Алабуга урамнарын юкә һәм миләшләр бизәде Май бәйрәмнәре алдыннан шәһәр урамнарында яңа агач үсентеләре утыртылды.18100
-
16 май 2022 - 10:15Алабугада «Аҗаган» хәрби-спорт уенының зона этабы узды Анда Татарстанның 6 районыннан килгән командалар катнашты.16900
-
15 май 2022 - 13:00Алабуга ветераннарына Җиңү көненә бүләкләр тапшырылды Шәһәр һәм район ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына азык-төлек тупланмасы бирелде.16700
-
15 май 2022 - 09:00Алабуганың 40нчы балалар бакчасында патриотик тәрбиягә багышланган чара узды Биредә хәрби истәлекләр куелган күргәзмә дә бар иде.16300
-
16 май 2022 - 16:41Синоптиклар кырау турында кисәтә Яңгырлы суык һава торышы атна ахырына урнашачак.11800
-
16 май 2022 - 15:46Алабугада атна эчендә 3 караклык очрагы теркәлгән Шуларның берсе ачылган.11000
-
17 май 2022 - 16:35Алабугалыларны иртәнге рейд турында кисәтәләр Иртәгә Алабуга-Гари-Абалач юлында дәүләт инспекторлары тикшерү үткәрәчәк.10100
-
16 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.9200
-
17 май 2022 - 14:19Рөстәм Нуриев муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде Алабуга районы башлыгы «Җиңүне каршылап» һәм «Тыл фронтка» конкурсларында җиңүчеләргә бүләк тапшырды.9000
-
16 май 2022 - 13:34Алабугада Спас ярминкәсе августта узачак Катнашучыларны рәсми рәвештә теркәү башланган инде.8900
-
17 май 2022 - 13:27Алабуга укытучыларына ноутбуклар тапшырдылар Яңа техниканы шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән ун укытучы алды.8900
-
16 май 2022 - 14:09Тузганак балы Тузганак балы ясадыгызмы әле? Җитешмәгән булсагыз, сәламәтлек өчен бик файдалы кайнатма рецепты белән уртаклашабыз.8800
-
17 май 2022 - 10:43Алабугада атна эчендә 16 гаилә низагы чыккан Бу турыда полиция бүлегендә хәбәр итәләр.8600
-
15 май 2022 - 10:30«Алабуга нуры» газетасының редакциясендә Дилбәр Булатова китабын алырга була Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың әлеге повесте укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә.8500
-
17 май 2022 - 12:06«Алабугада җәйге кичләр»нең кайчан узачагы билгеле Быел ул дүртенче мәртәбә үткәреләчәк.8300
-
16 май 2022 - 09:40Алабуга районында 4 айда 778 тонна ит җитештерелгән Бу сан узган ел белән чагыштырганда 4 процентка арткан.8200
-
17 май 2022 - 08:30Алабуга спортчысы авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты Шәһәр һәм республика данын «Яшьлек» спорт мәктәбе спортчысы яклады.8200
-
17 май 2022 - 15:40Соңгы кыңгырау бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеләнде Быел аларны элеккечә үткәрергә тәкъдим ителә.8200
-
17 май 2022 - 09:14Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне.8000
-
16 май 2022 - 09:09Работники АО «Транснефть — Прикамье» отмечены знаками отличия ГТО Работники АО «Транснефть — Прикамье» получили знаки отличия Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса (ФЗСК) «Готов к труду и обороне» (ГТО).7600
-
17 май 2022 - 07:22Бавырның сәламәтлеген кайгыртыйк Моның өчен ниләр ашарга кирәклеген сөйлибез.7400
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.5100
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.4500
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.4100
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.3600
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.3300
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.2700
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.1600
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.1500
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика