Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ

«Адымнар-Алабуга» комплексында әти-әниләр өчен татар теленнән олимпиаданың йомгаклау туры үтте

Быел олимпиаданың онлайн турында барлыгы 1036 кеше катнашты.

Татарстан Республикасында 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан 28 апрельдә «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында Татарстан Республикасының барлык «Адымнар» мәктәпләрендә укучыларның әти-әниләре өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау туры узды.

Әти-әниләр өчен олимпиада оештыруны «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының беренче директоры Надир Дамир улы Курамшин башлап җибәрде. Узган уку елында әлеге олимпиада Алабуга мәктәпләренең әти-әниләре өчен уздырылганнан соң, Надир Дамирович әлеге чараны республика күләмендә үткәрергә тәкъдим итте. Быел олимпиаданың онлайн турында барлыгы 1036 кеше катнашты. «Адымнар-Актаныш», «Адымнар-Яр Чаллы», «Адымнар-Түбән Кама», «Адымнар-Әлмәт», «Адымнар-Казан», «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексларының әти-әниләре арасыннан 60 катнашучы югары балл җыеп, йомгаклау турына чакырылды.

«Яңарыш» республика фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин мәктәбебездә кунакта булды. Алар өчен җиденче сыйныф укучылары Самира Габитова һәм Алсу Мөхәммәтҗанова комплекс буйлап экскурсия үткәреп, хөрмәтле кунакларыбызны танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары исемнәрен йөрткән туган тел һәм әдәбият кабинетлары белән таныштырды.

Бүлмәләрнең һәммәсендә оештырылган укучылар чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде. Ике ел рәттән Халыкара олимпиада призёры исемен яулаган укучыбыз Камилә Хәбибуллина үзенең проект эшен тәкъдим итте. Кунаклар игътибарына актлар залында искиткеч күңелле бәйрәм концерты да әзерләнгән иде.

Олимпиадада катнашучы әти-әниләр барлык биремнәрне зур тырышлык белән үтәп, уңышка ирештеләр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Гран-при иясе — Лилия Зиннәтова («Адымнар-Алабуга»);
1 урында — Чулпан Гарифҗанова («Адымнар-Яр Чаллы»);
2 урында — Чулпан Шәрипова («Адымнар-Актаныш»), Алсу Бәшәрова («Адымнар-Алабуга»);
3 урында — Рәфидә Нурисламова («Адымнар-Яр Чаллы»), Әлфинә Кәримова («Адымнар-Алабуга»), Сәрия Хәйруллина («Адымнар-Казан»).

Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез. Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм май ахырында мәктәпнең еллык эшенә йомгак ясау тантанасында көтеп калабыз!

Айгөл ӘХМӘТШИНА, «Адымнар-Алабуга» мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы

ФОТО: Шәхси архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев